Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Зур иҗат концерты! 30.04.2015

Бүген авылыбызның мәдәният йорты балаларның моңлы җырларыннан, дәртле биюләреннән, нәфис сүзләреннән шаулап торды. Чөнки анда балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләрнең зур иҗат концерты булды. Килгән кунаклар, әти-әниләр бәйрәм киченнән сөенешеп, балаларга һәм хезмәткәрләргә рэхмәтләр әйтеп, шатланышып таралыштылар.
-
Сугыш урлаган балачак. 24.04.2015

Зурлар төркеменә йөрүче Сәйфетдинов Җәлилнең әбисе Кәфия апаның балачагы сугыш чорларына туры килгән. Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар белән очрашуда Кәфия апа шул турыда сөйләде, ирексездән күзләргә яшь килде. "Хәзерге матур тормышның кадерен белегез, күгебездәге кояшны "дошман" дигән болыт капламасын", - дип теләкләр теләде.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 20.04.2015

Мәктәп һәм балалар бакчалары арасында район мәдәният йортында үткәрелгән Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурста Бөрбаш балалар бакчасы коллективы актив катнашты. Сугышка кадәрге, сугыш чоры моңы залда утыручыларның йөрәкләрен тетрәндерде, күзләр дымланды. Бер кеше дә бу кичәдән тыныч күңел белән кайтмагандыр,сугышның куркыныч вакытларын чын итеп сурәтләгән укытучы һәм тәрбиячеләр сугышта катнашмаган, аны күрмәгән кешеләрне дә елатты, хәтерне яңартты.
-
Гаилә бәйрәме. 17.04.2015

Бүген район мәдәният йортында Гаилә бәйрәме гөрләп узды. Анда безнең хезмәткәребез Мәйсәрә Хәйретдинова хэм безнен бакчабызнын " нэни артисты " Эдел да катнашты. Аларның гаиләләре үзләренең моңлы җырлары, дәртле биюләре белән халык күңеленә хуш килде.
-
Тукай атналыгы... 16.04.2015

Бакчабызда атна дәвамында "Тукай - безнең күңелләрдә" проекты дәвам итте. Төркем тәрбиячеләре балаларга шагыйрьнең әкиятләрен укыдылар. Музыка җитәкчебез Фирдәүс Галимуллин ясаган иллюстрацияләр белән таныштылар. Аның яратып укыган шигырьләрен ятладылар, әкиятләрен сәхнәләштерделәр. Балалар үзләре дә шигырьләренә, әкиятләренә карап рәсемнәр ясадылар.
-
Язгы ташу. 15.04.2015

Көннәр җылы тору сәбәпле күп җирдә кар эреп бетте инде. Урман һәм болыннардан төшкән су белән елгалар ярларыннан тулыа акты. Бу матур күренеш бары тик апрельдә генә була. Бүген шул хозурлыкны карарга мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар экскурсиягә чыктылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 14.04.2015

"Үлгәннәрнең каберен бел,исәннәрнең кадерен бел" дигән әйтем белән уртанчылар төркеме балалары авылыбыз уртасындагы һәйкәлгә экскурсия ясадылар.
-
Халкыбызнын кунел бизэклэре. 10.04.2015

Уртанчылар торкемендэ тэрбиялэнуче балалар "Халкыбызнын кунел бизэклэре " проекты кысаларында бакчабыздагы музейга сэяхэт ясадылар.Аларны тэрбияче апалары эби-бабаларыбыздан калган тарихи ядкарьлэр белэн таныштырды.
-
Эй,голлэрем ,голкэйлэрем... 08.04.2015

Бакчабызда матур голлэр устеручелэрнен берсе-нэнилэр торкемендэ кече тэрбияче Голусэ Хайретдинованын голлэре шаулап чэчэк аталар.
-
Милли тәрбия. 03.04.2015

Нәниләр төркемендә "Милли төбәкне өйрәнү" почмагында тәрбиячеләр татар милли сәнгатенә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбиялиләр.










