Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 ( 76 ) 77 78 79 80 >>
-
Хезмәттәшебезгә 55 яшь! 06.10.2015

Хөрмәтле Гөлфәния Тәлгатовна!
Күп тә түгел, аз да түгел - чын юбилей.
Гомерегезнең бер күңелле бәйрәме бу.
Кулларыгызда чәчәкләрнең генә түгел,
Ирешелгән уңышларның бәйләме бу.
-
Мәктәп белән тыгыз элемтә. 05.10.2015

Мәктәпкә хәзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар бүген укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котладылар. Нәни дусларыбызның җырлары, биюләре, изге теләкләре укытучылар күңеленә үтеп керде.
Җир йөзендә иң-иң матур теләкләрне
Сорасалар багышларга кемгә диеп.
Үзенә бик күп йөрәкләрне әсир иткән
Укытучы, дияр идем, башым иеп.
-
Гөлләрем, гөлкәйләрем!!! 30.09.2015

Урамда салкын көз булса да, безнең төркемебездә һаман җылы, чәчәкле җәй. Уртанчылар төркемендә эшләүчеләр балалар белән бергә ел дәвамында бүлмәләрен гөлчәчәккә күмеп тоталар.
-
Бәйрәмегез белән өлкәннәр! 28.09.2015

Өлкәннәр декадасы кысаларында бакчабызга йөрүче балаларның бабалары һәм әтиләре бакчабызда кунакта булдылар. Оныкларының, балаларының матур чыгышларын карап куандылар.
-
Бәйрәмегез белән, хөрмәтле тәрбиячеләр! 28.09.2015

Бүген иртән бакчабыз коллективын мәктәп укучылары бәйрәм белән котладылар. Үзләренең дәртле биюләрен, моңлы җырларын, изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Гает бәйрәме белән! 25.09.2015

Бакчабызда гает бәйрәме уңаеннан матур чара үткәрелде. Җәлил хәзрәт Фазлыев һәр балага күчтәнәч өләште. Аңа әти-әниләр, балалар һәм бакча хезмәткәрләре исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Оста куллы әниләребез! 25.09.2015

"Көз" проектын йомгаклап әниләребез табигый хәзинәләрдән төрле композицияләргә җан өрделәр. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Көздә кунакта. 23.09.2015

"Алтын көз" проекты кысаларында нәниләр төркемендә "Көздэ кунакта" исемле бәйрэм иртәсе узды. Балалар бу чарада бик теләп катнашып көзнең сихри мизгелләре, аның муллыгы, матурлыгы белән танышып үзләренең көз турында белемнәрен ныгыттылар. "Көздә кунакта" булу балалар күңелендә бик матур истәлекләр калдырды.
-
Алтын көздә кунакта! 22.09.2015

Бүген бакча балалары көз патшалыгында кунакта булдылар. Көзге табигатьнең матурлыгына сокланып карадылар. Сары күлмәкле каеннар, көнбагышлы басу, көзнең җылы җиле белән дулкынланып торган бия суы балаларны көлеп каршылады. Күктәге кояш та нурларын мулдан койды. Көннең җылылыгы, матурлыгы карап туймаслык иде.
-
Совхозга булышабыз! 18.09.2015

Көзге икмәкне җыеп алуга бакчабыз хезмәткәрләре дә үзләреннән өлеш керттеләр. Туган совхозыбызга бик теләп булыштык.










