Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Чыгарылыш - 2015. 25.05.2015

Бүген бакчабызда мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары белән хушлашу кичәсе булды.
Уза гомер аккан сулар кебек,
Үсеп бара безнең балалар.
Бакчабызда үскән сабыйлар
Мәктәпләргә инде баралар.
Хәерле юл сезгә, балалар!
-
Рәхмәт сезгә, әти-әниләр! 25.05.2015

Бакчабызның чыгарылыш төркеме әти-әниләре коллектив өчен язгы табигатьтә күңелле ял оештырды. Аларга үзебезнең коллектив исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез, алга таба да шулай бергә яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.
-
Бакча эшләре... 20.05.2015

Бакчада язгы эшләр тәмамлану алдында. Кишер, чөгендер, суган, бәрәңге утыртылды. Ишегалдын бизәү өчен бик күп төрле чәчәкләр чәчелде, рассадалар күчерелде.
-
Лаләләр... 19.05.2015

Бакчабызда матур булып,
Лаләләр чәчәк атты.
Ялдан килгәч бөтен бала
Яңалыкка шаккатты.
-
Үзебез ясаган чәчәкләр! 18.05.2015

Оста куллы хезмәткәрләр шундый матур гөлләргә җан өрделәр.
-
Сайлау. 13.05.2015

Бөрбаш авыл җирлеге уздырган праймерзда бакчабыз мөдире Шарифуллина Розалия Харисовна район советы депутаты буларак чыгыш ясады.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел. 08.05.2015

Бүген авыл уртасындагы һәйкәл янында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган митинг булды. Митингка авылыбызның бердән-бер исән калган сугыш ветераны Нурҗиһан апа, сугыш чоры балалары һәм тыл ветераннары чакырылган иде. Бакчабызның мәктәпкә хәзерлек һәм зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалары да кулларына чәчәкләр, флаглар, тынычлык кошы - күгәрченнәр тотып бәйрәм тантанасын карадылар.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 07.05.2015

Бүген бакчабызда зур бәйрәм уздырылды. Бездә күп еллар шәфкать туташы булып эшләүче, Советлар Союзы герое Габдулла Гарифуллинның кызы Кәүсәрия ханым белән очрашу үткәрелде. Ул әтисе турындагы истәлекләр белән уртаклашты, аның орден-медальләре белән таныштырды. Без Кәүсәрия Габдулловнаны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз. Аңа тормышында һәм эшендә зур уңышлар, сәламәтлек, озын гомер телибез.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 07.05.2015

Советлар Союзы герое кызы Кәүсәрия Габдулловна балаларны Җиңүнең 50 еллыгы уңаеннан әтисенә бирелгән бүләкләр белән таныштыра.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап... 07.05.2015

Советлар Союзы героеның шәхси архивында булган әйберләре белән танышу балаларга бигрәк тә ошады. Малайлар геройның фуражкасын да киеп карадылар.










