Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Республика Татарстан, Балтасинский район, с. Бурбаш, ул. Ф Шакирова, д. 30 |
| Телефон: | 8(843)68-3-37-28 |
| E-Mail: | burbash-sad@mail.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Бурбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шарифуллина Розалия Харисовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 36 воспитанников/36 бала |
| У нас учат: | 6 педагогов/6 педагог |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Бурбашский детский сад" Балтасинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 74 ( 75 ) 76 77 78 79 80 >>
-
Туган көнең белән, әбием! 30.10.2015

"Әздән дә хәтер кала, юктан да күңел була" дигән халык мәкален күздә тотып, Диләрәнең әбисен туган көне белән котладык.
-
Гүзәл туган җиребез! 28.10.2015

"Туган авылым Бөрбаш" исемле фильмны караганнан соң, балалар үзләрендә туган уй-фикерләр белән уртаклаштылар: "Авылыбыз зур, матур, нык, димәк халкы да тырыш, хезмәт сөючән".
-
Белем-күнекмәләрне тикшерү. 26.10.2015

Мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларның стартлы мөмкинчелекләрен өйрәнү вакыты.
-
Рәхмәт сиңа, игенче! 23.10.2015

"Һөнәрнең һәркайсы яхшы" дип исемләнгән проектны тәмамлап, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә шундый теманы ачкан игенче әтиләр белән очрашу-кичә уздырылды. Авыл баласы өчен таныш - игенче һөнәре турында белемнәр тирәнәйтелде.
-
Конкурста катнаштык. 20.10.2015

Район социаль яклау бүлеге өлкәннәр айлыгы уңаеннан "Минем яраткан әбием" темасына открыткаларга конкурс үткәрде. Монда безнең балалар да атив катнашты.
-
Шифаханәгә сәяхәт. 15.10.2015

Зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүче балалар "Һөнәрнең һәркайсы яхшы" проектына нигезләнеп төрле һөнәр, һөнәр ияләре турында өйрәнәләр. Бүген алар авылыбыз шифаханәсенә сәяхәт иттеләр. Шәфкать туташы һөнәре турында белем тупладылар.
-
Эх, күңелле балачак! 13.10.2015

Нәниләр төркемендә балалар рәхәтләнеп уйныйлар. Алар балалар бакчасында шөгыльләрдән тыш вакытларда күңелле итеп уйныйлар, балачакның рәхәт мизгелләрен тоеп йөриләр.
-
Гөрләде ярминкәләр... 10.10.2015

10 нчы октябрь көнне Балтач бистәсендә уздырылган көзге ярминкәдә безнең бакча хезмәткәрләре дә актив катнашты.
-
Без - күргәзмәдә... 09.10.2015

9 нчы октябрь көнне Бөтендөнья татар конгресы "Ак калфак хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы" тарафыннан оештырылган "Шәҗәрә - безнең тамырлар" дигән семинарда безнең балалар бакчасы күргәзмәдә катнашып, Бөтендөнья татар конгресының Рәхмәт хатына лаек булды.
-
Үзебез тудырган могҗиза! 07.10.2015

Бакчада үскән яшелчәләр арасында әллә нинди могҗизалылары бар. Без, зурлар төркеме балалары, шуларга җан өрдек: йөзләр ясадык һәм киендердек. Менә дигән курчаклар килеп чыкты.










