МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 241 ) 242 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Кышкы урманга сәяхәт 14.02.2015

12 нче февраль көнне 8 нче сыйныф укучылары кышкы урманга сәяхәткә чыктылар. Сыйныф җитәкчеләре Сибагатуллин Мәлик Тимерханович ТИН фәне буенча укучыларның белемнәрен камилләштерә алды. Укучылар экстремаль очракларда азык табу, азык пешерү, ут кабызу алымнарын өйрәнделәр, салкыннан саклану өчен агач ботакларыннан, кардан шалаш төзеп карадылар. Кышкы урманга сәяхәт кызыклы да, шул ук вакытта тормышчан да булды. Укучылар бик канәгать булып кайттылар. 8 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Мәлик Тимерхановичка зур рәхмәтләрен җиткерәләр.
-
Яшь хәбәрчеләребез 14.02.2015

Мәктәбебез укучыларынның иҗат җимешләре даими "Көмеш кыңгырау", "Салават күпере", "Сабантуй" газеталарында басылып килә. Афәрин, укучылар! Иҗат уңышлары сезгә!
-
Очрашу кичәсенә рәхим итегез! 14.02.2015

Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле.
Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар. Беренче кыңгырау, беренче дәрес, беренче укытучы... Белемнәрнең нигезләрен ныклы үзләштерү өчен тырышлык, төрле кызыклы эшләргә өйрәнү, җәмәгать эшләре белән елларның үтүе сизелми дә калган.
Һәр мәктәпнең үзенә генә хас традицияләре бар. Безнең мәктәптә – Очрашу кичәсе. Мәктәбебездә бу матур традиция елдан-ел дәвам итә. Быел да төрле елларда мәктәбебезне тәмамлап чыккан укучыларны үзләренең укытучылары, сыйныфташлары белән очрашу кичәсенә чакырабыз.
Очрашу кичәсе 14 нче февраль көнне 18 сәгатьтә башлана. Һәммәгезне бәйрәмгә көтеп калабыз. -
Ватанны саклаучылар белән очрашу 13.02.2015

12 нче февраль көнне 8 сыйныф укучылары якын көннәрдә генә армия сафларыннан кайткан солдатлар белән очраштылар. Очрашуга Бөрбаш урта мәктәбен тәмамлаган укучылар - Ахметханов Разил һәм Джуманиязов Радик килгән иде. Алар укучыларга армия хезмәтенең авырлыклары, аларны җиңү юллары турында сөйләделәр. Укучыларыбыз үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап та ала алдылар. Әңгәмә бик эзлекле рәвештә үрелеп барды. Очрашу укучылар өчен файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Чаңгы ярышы 12.02.2015

11 нче февраль көнне гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында 5-11 нче сыйныфлар арасында чаңгы ярышы уздырылды. Барлык катнашкан укучыларга уңышлар телибез.
-
Нәрсә ул батырлык? 11.02.2015

10 нчы февраль көнне 6 нчы сыйныфта сыйныф җитәкчесе Нуретдинова З.З. “Нәрсә ул батырлык?” темасына тәрбия сәгате үткәрде. Тәрбия сәгате методик яктан дөрес төзелгән иде. Укучылар бик актив булдылар. Ф. Кәрим, М. Җәлил шигырьләрен яттан сөйләделәр, мәкаль – әйтемнәрнең мәгънәсен аңлаттылар, сугышта катнашкан туганнарының батырлыгын сөйләделәр
-
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы айлыгы 10.02.2015

Мәктәбебездә гражданнар оборонасы айлыгы бара. Һәр сыйныф укучылары шахмат ярышында катнашалар, мылтыктан ату буенча көч сынашалар. Катнашкан укучыларның шәхси нәтиҗәләре язылып бара һәм ай азагында нәтиҗә ясалачак. Уңышлар, сезгә!
-
Котлыйбыз 09.02.2015

11 нчы сыйныф укучысы Хәйретдинова Гүзәл республика буенча технология фәненнән олимпиадада катнашып кайтты. Гүзәл үзен бик тырыш укучы буларак күрсәтә алды һәм таныклык белән бүләкләнде. Гүзәлгә алдагы эшчәнлегендә дә уңышлар телибез! Афәрин, Гүзәл!!!
-
Татарстан чаңгы юлы 2015 07.02.2015

Кояш нурларында җемелдәгән карда чаңгы шуу искиткеч ләззәт бирә икән. Мәктәп укучылары һәм укытучылары чаңгы юлына зур теләк белән чыктылар.
Барлык укучылар һәм укытучылар рәхәтләнеп чаңгы шудылар. Чаңгы шуганнан соң, һәммә кеше табигать кочагында тәмләп чәй эчте. -
Концерт 04.02.2015

3 нче февраль көнне Бөрбаш мәдәният йортында башлангыч сыйныф укучылары “Бәхетле балачак” смотр концерты куйдылар. Укучыларның дәртле биюләре, моңлы җырлары тамашачыларны таң калдырды. Барлык укучыларга һәм укытучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез











