МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 238 239 ( 240 ) >>
-
Бәйге 21.02.2015

Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында яшелләр һәм кызыллар командалары арасында укучылар өчен төрле ярышлар үткәрелде. Командалар арасында противогаз кию, шахмат, чаңгы, мылтыктан ату ярышларына нәтиҗәләр ясалды
-
«Батырлык дәресе» 20.02.2015

19 нчы февраль көнне мәктәбебездә укучыларга гыйбрәт һәм үрнәк булырлык очрашу булып үтте. Очрашуга Бөрбаш урта мәктәбендә укып чыккан Афганстанда хезмәт иткән , батыр абыйларыбыз килде. Алар Бөрбаш , Нормабаш, Бөрбаш Сәрдегәне, Алан авылларыннан килделәр. Барысы да сокланып туймаслык көчле шәхесләр . Бик үтемле һәм файдалы “Батырлык дәресе ” үтте бу көнне укучыларыбыз өчен.
-
Әфган сугышы ветераннары белән очрашу 19.02.2015

Әфган сугышы ветераннары белән очрашу
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган ачык тәрбия сәгате 19.02.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, укучыларда сугыш чорында кешеләрнең батырлыкларын бәяләү, аларны хөрмәтләү, кадерләрен белү сыйфатларын тәрбияләү максатыннан, 7 нче сыйныфта ачык тәрбия сәгате булып узды. “Үлемсез полк” акциясе кысаларында укучылар сугышта катнашкан туганнары турында бик тулы мәгълүматлар туплаганнар һәм чыгышлар әзерләгәннәр. Җыелган материаллардан альбом да төзеп куйганнар. Сыйныфта сугышчан батырлыклары өчен бирелгән бүләкләрдән күргәзмә дә оештырылган иде. Тәрбия сәгате бик бай эчтәлекле, файдалы, үзенчәлекле булды.
-
Форпост 18.02.2015

ФОРПОСТ буенча оештырылган район спорт ярышларында егетләр командасы уңышлы гына катнашып, 10 нчы сыйныф укучысы Гильметдинов Илназ “Рәхмәт хаты”, 9 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинов Рүзәл 3 нче урынга лаек булдылар. Аларны уңышлары белән котлыйбыз, алга таба да зур җиңүләргә ирешүләрен телибез
-
Бер күрешү – бер гомер 17.02.2015

14 нче февраль көнне очрашу кичәсе булып үтте. Әлеге очрашуга Бөрбаш урта мәктәбен 50, 40, 35, 30, 25, 20, 15 ел элек тәмамлаган шәхесләр чакырылды. Очрашу бәйрәме искиткеч күңелле һәм матур үтте. Килгән кунакларның барысы олы рәхмәтләрен белдереп, укыткан укытучыларына, мәктәпкә бүләкләр тапшырдылар. Һәр класс үзләренчә искә алды мәктәп елларын. Классташлары белән, укытучылар белән булган кызыклы, истәлекле мизгелләрен хәтерләренә төшерделәр. Очрашудан һәркем якты , матур хатирәләр белән таралды
-
Без – көрәшле халык 17.02.2015

15 нче февраль көнне “Хыял” комплексында оештырылган татарча көрәш ярышларында егетләребез уңышлы гына чыгыш ясады. Фәхретдинов Рүзәл 1 нче урын, Ахметзянов Хәниф 2 нче урын, Нуретдинов Нияз 3 нче урынга лаек булдылар. Егетләребезне уңышлары белән котлыйбыз.
-
Казанда тиздән татар әкият һәм риваятьләре йорты барлыкка киләчәк 16.02.2015

Казанда тиздән тагын бер яңа музей – татар әкият һәм риваятьләре йорты барлыкка киләчәк. Классик музейлардан аермалы буларак, аның төп максаты – күңел ачу. Ләкин моннан тыш биредә әкият терапиясен үтеп, психолог ярдәмендә балаларның проблемаларын да хәл итеп булачак.
Музейда балалар экспонатларны карап кына калмый, кулларында да тотып карый алачак. Шулай ук тематик мастер-класслар оештыру да каралган. Мондый музейны оештыру тәкъдиме белән ТИСБИ идарә институтының студенты Мария Никонова чыккан.
“Әкият дөньясы” дип аталган әлеге музей дүрт залдан торачак. Аларның һәрберсе берәр табигать көчен (стихияне) тасвирлый... -
Мәктәбебездә гражданнар оборонасы айлыгы 16.02.2015

Җиңүнең 70 еллыгы һәм оборона масса эшләре айлыгы уңаеннан мәктәбебездә ату ярышлары булып узды. Беренчелекне 8 һәм 10 нчы сыйныфлар бүлеште. Чаңгы ярышларында 5-11 сыйныф укучылары актив катнаштылар. Противогаз кию буенча әле ярышлар дәвам итә. Нәтиҗәләр экранга эленә.
-
Сыйныф җитәкчеләре семинары 15.02.2015

13 нче февраль көнне мәктәбебездә сыйныф җитәкчеләре семинары булды. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Вәлиева Раушания Урановна сыйныф җитәкчеләрен эш планы белән таныштырды. Шулай ук “Үлемсез полк”, “Гаилә бәйрәме” турында фикер алышулар булды.











