МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Без – көрәшле халык 18.03.2015

14 нче март көнне авылдашыбыз Фидаил Шакиров призына көрәш ярышлары үткәрелде. Безнең мәктәбебездән Нуретдинов Нияз, Сәләхетдинов Рәдис, Шәйхетдинов Фәннүр, Галимов Әлфис, Шакиров Әмир, Шакиров Рәмзилләр катнашты.
-
Җиңүчеләр 18.03.2015

Фидаил Шакиров призына үткәрелгән көрәш ярышларында мәктәбебез укучылары да бик теләп катнаштылар һәм төрле дәрәҗәдәге урыннар яуладылар. Сәләхетдинов Рәдис һәм Шакиров Әмир 3 нче урынны алсалар, Галимов Әлфис 2 нче урынга лаек булды. Укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз!!!
-
“Нәүрүз килә, “Карга боткасы” ашыйбыз ! 17.03.2015

15 нче март көнне мәктәбебез укучылары һәм авылыбыз халкы өчен бик күңелле бәйрәм оештырылды авылыбыз җирлегендә. Ул көнне авылдашыбыз, данлыклы көрәшче Фидаил Шакиров истәлегенә зур көрәш бәйгесе дә үтте. Нәүрүз – яз бәйрәме уңаеннан төрле кызыклы уен – ярышларда катнаштылар укучыларыбыз. Аннан һәркем рәхәтләнеп “Карга боткасы” белән сыйланды, самоварда кайнап торган тәмле чәй эчте. Бик матур, күңелле бәйрәм булды ул . Язгы кояш та күңелләргә җылы нурларын күбрәк өләште ахры ул көнне, чөнки һәркем шат йөзле, күтәренке рухлы иде.
-
Данлыклы көрәшче Фидаил Шакиров истәлегенә көрәш бәйгесе 16.03.2015

14 нче март көнне мәктәбебез укучылары һәм авылыбыз халкы өчен бик күңелле бәйрәм оештырылды авылыбыз җирлегендә. Ул көнне авылдашыбыз, данлыклы көрәшче Фидаил Шакиров истәлегенә зур көрәш бәйгесе үтте
-
Матурлык яхшылык тудыра 15.03.2015

“Матурлык яхшылык тудыра” диләр, бу сүзләрдә дөрестән дә хаклык бар. Өйдә укучы Нургаязга классташлары, яз бәйрәмен котлап, открыткалар ясадылар.
-
Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә 15.03.2015

“Язгы игелек” атнасы планы буенча, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәү көне дә бар иде. 12 нче март көнне мәктәбебездән Корбангалиевлар гаиләсе “Хыял” яшьләр үзәгендә уздырылган “Әти, әни, мин – спорт сөюче гаилә” ярышларында катнашып кайттылар. Аларны финалга үтүләре белән чын күңелдән котлыйбыз.
-
В Республике Татарстан 14 марта объявлен днем траура в память о погибших при пожаре в торговом центре «Адмирал» 14.03.2015

Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов приял решение объявить 14 марта 2015 года днем траура.
Траур объявлен в память о погибших при пожаре в торговом центре «Адмирал» в Казани 11 марта 2015 года.
В день траура 14 марта 2015 года в Республике Татарстан будут приспущены государственные флаги, отменены развлекательные мероприятия. На республиканских телеканалах будут внесены изменения в сетку вещания.
Пресс-служба Президента РТ. -
“Шәфкатьлелек” акциясе. 14.03.2015

“Язгы игелек” атналыгы кысаларында 13 нче мартта “Шәфкатьлелек” акциясе көне иде. Шул максаттан 1 нче сыйныф укучылары атна дәвамында кошларга ярдәм итсәләр, 2 – 4 нче сыйныф укучылары мәктәп территориясен пычрак карлардан, бозлардан чистарттылар.
-
“Язгы игелек” атналыгы 14.03.2015

Бу атнада мәктәбебездә “Язгы игелек” атналыгы игълан ителде һәм шул максаттан төрле чаралар үткәрү планлаштырылган иде. “Язгы игелек” атналыгы кысаларында 12 март көнне башлангыч сыйныфларда “Нәрсә ул яхшылык?” темасына тәрбия сәгатьләре уздырылды. Укучыларга һәр көнне игелек кылу турында әңгәмәләр үткәрелде.
-
“Шәфкатьлелек” акциясе. 13.03.2015

“Язгы игелек” атналыгы кысаларында 13 нче мартта “Шәфкатьлелек” акциясе көне иде. Шул максаттан 1 нче сыйныф укучылары атна дәвамында кошларга ярдәм итсәләр, 2 – 4 нче сыйныф укучылары мәктәп территориясен пычрак карлардан, бозлардан чистарттылар.











