МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 226 227 228 229 ( 230 ) >>
-
Тукай әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсе 22.04.2015

“Туган тел” айлыгында һәр ел саен 7нче сыйныф укучылары тарафыннан Тукай әсәрләре буенча кул эшләре күргәзмәсе оештырыла. Быелгы айлыкта да бу эш башкарылды. 7нче сыйныф укучыларының эшләре арасында Тукай әсәрләренең геройлары : Су анасы да, Шүрәле дә, Бала белән күбәләк тә, Кәҗә белән Сарык та һәм башкалар да бар. Күңел җылысын биреп ясаганга күрә, эшләр бик матур килеп чыккан. Аларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе. 21.04.2015

20 нче апрель көнне "Туган тел" айлыгы кысаларында башлангыч сыйныф укучылары арасында шигырь сөйләүчеләр бәйгесе булды. Алар Габдулла Тукайның балалар өчен язылган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Иң оста шигырь сөйләүчеләр булып Газизуллин Кәрим, Сәфәргалиев Айрат, Нурмиева Зилә һәм Газизуллина Нәргизә танылды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Котлыйбыз 20.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларда безнең укучыларыбыз бик теләп катнашалар. 17 апрель көнне “Балтач спорткомплексында “ 2002-2003 нче елгы кызлар арасында үткәрелгән волейбол ярышында кызларыбыз 3 урынга лаек булдылар. Афәрин кызлар!
-
10 класс укучылыры өчен рус теленнән мониторинг 20.04.2015

Мәктәптә 18 апрель көнне 10 класс укучылыры өчен ABBYY Мониторинг компаниясе үткәргән республика күләм мониторинг үткәрелде. Укучылар рус теле фәне буенча белемнәрен сынадылар.
-
“Күркәм гаилә” район бәйгесендә Корбангалиевлар гаиләсе 19.04.2015

17 нче апрель көнне район мәдәният узәгендә район мәгариф идарәсе һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы тарафыннан оештырылган Гаилә бәйрәме булып узды. Бу кичәдә районыбызның зона ярышларында җиңеп чыккан 8 гаилә катншаты: Бөрбаштан Корбангалиевлар, Кунырдан Саттаровлар, Кече Лызидан Филиповлар, Нөнәгәрдән Гарифуллиннар, Соснадан Хабибуллиннар, Кенәдән Ибраһимовлар, Нормабаштан Галиповлар, Субаштан Васильевлар гаиләләре.
-
Радиотапшыру 18.04.2015

17 нче апрель көнне чираттагы радиотапшыру үтте. Атна саен алып барыла торган әлеге тапшыруда Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан аерым рубрика алып барыла. Бу атнада “Үлемсез полк” рубрикасын 5 нче сыйныф укучылары алып барды. Аларның һәммәсе үзләренең сугышта булган бабайлары, туганнары хакында сөйләп үттеләр. Алар бу эшкә бик җаваплы карап, чыгышларын матур итеп әзерләгәннәр һәм аларны төгәл, матур итеп сөйләп тә чыга алдылар. Аннан соң бабалары турында язылган бу язмаларын “Үлемсез полк” күргәзмәсенә куйдылар . Әнә шулай “Үлемсез полк” акциясе мәктәбебездә атна саен дәвам итә. Укучылар моңа аеруча җаваплы карый.
-
4 нче сыйныф укучылары иҗади проект эше эшләделәр 18.04.2015

17 нче апрель көнне 4 нче сыйныф укучылары иҗади проект эше эшләделәр. Укучылар бер төркемгә тупланып, "Дөнья кисәкләре, материклар һәм океаннар" темасына плакат ясадылар. Үз эшләрен планлаштырып, бүлешеп, тырышып башкардылар. Нәтиҗәдә бик эчтәлекле плакат килеп чыкты.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек 17.04.2015

Сугышта катнашкан, сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт куйган, сугышның ачысын үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызны – Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән котлау акциясе бара. Бөрбаш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары үз куллары белән котлау открыткалары ясап, үзләренә “тимурчылык” буенча билгеләнгән Әхмәдиева Рәисә апаны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.
Әлеге тыныч көннәр, аяз күк йөзе өчен без, иң беренче чиратта, нәкъ менә ветераннарыбызга рәхмәтлебез! Моңа ничек ирешкәнлегегез бары тик Сезгә генә мәгълүм. Дошманга каршылык күрсәтә алырлык көч туплый алуыгызга, иң кыен вакытта да рухи батырлык табып, халык киләчәге өчен көрәшүегезгә, бүгенге аяз көннәр, тыныч тормыш өчен Сезнең алда баш иябез! Андый дәһшәтле, авыр көннәрне безгә дә, Сезгә дә бүтән беркайчан да күрергә язмасын! -
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек 17.04.2015

“Язгы яхшылык кыл!” атналыгына әзерлек бара. 6 нчы сыйныф укучылары “Бөек Җиңүгә 70 ел” тулу уңаеннан котлау открыткалары ясадылар.Күңел җылысын биреп эшләгән бүләкләре, сугыш һәм тыл ветераннарына алдагы көннәрдә тапшырылачак.
-
Арадаш аттестацияләр 16.04.2015

Һәр класста класстан класска күчерү максатыннан арадаш аттестацияләр бара. Укучыларыбыз укыган барлык фәннәреннән төрле формада аттестация эшләре эшлиләр. Әлеге эшләр мәктәп администрациясе тарафыннан алына











