МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 ( 224 ) 225 226 227 228 229 230 >>
-
Лагерьның 3 нче көне. 06.06.2015

Бүген лагерьда “Баллы агач” көне үтте. Балалар төрле биремнәр чишеп, матур җырлар җырлап, агачлар турында шигырьләр язып, конфетлар эленгән агачны таптылар. Көннең икенче яртысында кино карадылар. Кино балаларга бик ошады. Лагерьда көн бик күңелле үтте.
-
“Хезмәт лагере” 05.06.2015

Хезмәт һәм ял лагереньдә укучыларыбызның эше гөрли. Алар бакчаны тәртипкә китерәләр су сибәләр, чәчәкләр утырталар, чүп утыйлар. Берсе дә эшсез утырмый.Әфәрин укучыларыбыз матурлык бар кешене дә сөендерә!
-
ЕГЭ по географии на 100 баллов сдали три татарстанских выпускника 05.06.2015

Сегодня стали известны результаты первых экзаменов выпускников 11-х классов. ЕГЭ по географии на 100 баллов сдали 3 выпускника, по литературе - 2.
В целом результаты по этим предметам в этом году улучшились. Так, по географии средний балл увеличился на 2,6 (64,73- в 2014г., 67,33 – в 2015г.). По литературе средний балл увеличился на 4,58 балла (53,84 - в этом году, 58, 42 – в 2015 г.).
Сократилась в сравнении с 2014 годом и доля не преодолевших минимальный порог по этим предметам. Если в 2014 году по литературе таких выпускников было 20 (2,15%), то в этом году 6, а по географии в 2014 году было 9 (3,18%), в этом году- 6 (2,42%) . -
Лагерьның икенче көне. 05.06.2015

Бүген “Кояшкай” лагерында көн бик күңелле үтте. Лагерьның икенче көне “Юлда йөрү кагыйдәләрен” өйрәнүгә багышланган иде. “Игътибар, балалар!” айлыгы кысаларында көн юл кагыйдәләре буенча мультфильм караудан башланды. “Светофор” дип аталган бәйрәм концерты оештырылды һәм “Юлларда сак бул!” дип исемләнгән ярышта балалар белемнәрен дә сынадылар. Көннең ахыры авылыбыз буенча экскурсия белән тәмамланды.
-
“Игьтибар балалар” айлыгы 04.06.2015

15 майдан-15 июньгә кадәр Татарстан Республикасында “Игьтибар балалар” айлыгы игълан ителде. Барлык укучыларыбызда да юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәрләр дип ышанып калабыз.
-
Татарстанның 15 меңнән артык чыгарылыш класс укучысы математика буенча профиль дәрәҗә БДИ тапшыра 04.06.2015

Бүген Россия төбәкләрендә математика буенча профиль дәрәҗә бердәм дәүләт имтиханы тапшырыла. Татарстанда исә чыгарылыш классларның 15,6 мең укучысы әлеге эш белән мәшгуль. Республика буенча шуның өчен 86 кабул итү пункты гамәлдә. Математика буенча БДИны база һәм профиль дәрәҗәгә бүлү – имтиханнар тапшыру кампаниясендә быел кертелгән яңалык.
Рособрнадзор сайтында әйтелгәнчә, база дәрәҗә имтихан нәтиҗәләре урта гомуми белем турында аттестат бирү һәм укырга алганда сынау имтиханнары исемлегенә бу предмет кертелмәгән югары уку йортларына кабул итү өчен, ә профиль дәрәҗәдәге имтихан нәтиҗәләре математика керү имтиханы исемлегенә кертелгән югары уку йортлары өчен кирәк. -
“Үз мәктәбеңә булыш” (Помоги своей школе). 03.06.2015

Мәктәп тормышына битараф булмаган барлык якташларыбызны “Үз мәктәбеңә булыш” акциясендә актив катнашырга чакырабыз.
-
“Лагерьнең беренче көне” 03.06.2015

“Наркотиксыз тормыш” айлыгы кысаларында укучыларыбыз сәламәт яшәү рәвешен сайлыйлар. Алар саф һавада төрле спорт уеннары уйнап рәхәтләнеп ял итәләр.
-
Кырлайда кунакта 02.06.2015

30 нчы май көнне 8 нче сыйныф укучылары Кырлайга бөек шагыйрь Габдулла Тукай музейна экскурсиягә бардылар.Әкият геройлары янында фотоларга төштеләр. Сәгъди абзый йортында да булдылар. Укучыларыбыз файдалы мәгълүматлар алдылар һәм күңелле ял иттеләр.
-
“Тәмәке төтененә каршы” айлык 02.06.2015

25 майдан Республикада “Тәмәке төтененә каршы” айлык старт алды.











