МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 225 ( 226 ) 227 228 229 230 >>
-
Экскурсия 27.05.2015

26 май көнне 7 сыйныф укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар Казанның истәлекле, тарихи урыннарын карап, Казанның матур урыннарында фотоларга төшеп, күңел ачып, ял итеп кайттылар. Әлеге экскурсиядән укучыларыбыз бик канәгать булып, күңелләре булып кайттылар. Алар моның өчен сыйныф җитәкчеләренә, мәктәп администрациясенә бик рәхмәтле.
-
В Татарстане работает «горячая линия» по вопросам ЕГЭ-2015 26.05.2015

В Татарстане продолжает работу специальная «горячая линия» по вопросам ЕГЭ. Участники ЕГЭ, их родители, а также преподаватели могут обращаться к специалистам отдела общего образования и итоговой аттестации обучающихся Минобрнауки РТ с вопросами, касающимися разных аспектов экзамена: процедуры, оформления заданий, организационных требований и т. д. Также можно получить консультации по всем возникшим вопросам о ЕГЭ-2015, психологическую поддержку и содействие в разрешении конфликтных ситуаций.
Кроме того, пользователи могут сообщить и о нарушениях на экзамене, сообщает пресс-служба Министерства образования и науки РТ.
Вопросы можно задать по телефону в Казани, позвонив в Министерство образования и науки Республики Татарстан +7 (843) 294-95-62 с понедельника по пятницу с 8.00 до 17.00.
Помимо «горячей линии» Минобрнауки РТ продолжает свою работу и специальная «горячая линия» Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки, которая на время проведения ЕГЭ, для обеспечения бесперебойной связи с регионами из других часовых поясов, увеличила время работы многоканальной бесплатной линии +7−495−984−89−19 с 00.00 до 18.00 (по московскому времени) в дни проведения экзаменов.
Выпускники, родители и педагоги могут обратиться к специалистам «горячей линии» с 25 мая по 30 июня. -
Әти-әниләр җыелышы 26.05.2015

25 нче май көнне укучыларны җәйге каникулга озату , җәйге чорда балаларны саклау максатыннан ата – аналар җыелышы үтте. Башта җыелышны Гүзәл Галимулловна алып барды. Ул уку елы дәвамында мәктәп күләмендә укучылар белән эшчәнлек турында сөйләп китте. Аннан җәйге чорда балаларны саклау, аларга күбрәк хезмәт тәрбиясе бирү хакында аңлатып үтте. Аннан җыелыш һәр класста аерым үтте. Әти – әниләрдән сыйныф җитәкчеләре балаларның иминлеге өчен җаваплылыкны алуны раслап имзалар алдылар. Җәйге чорда барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен балаларга аңлатырга, аларга игътибарлы булырга кирәклеге хакында фикер алыштылар.
-
Саубуллаша көмеш кыңгырау 24.05.2015

23 нче май көнне чыгарылыш сыйныф укучылары өчен мәктәбебезнең көмеш кыңгыравы соңгы тапкыр чылтырады. Мәктәпне тамамлаучы укучыларыбызга изге теләкләребезне теләп, аларга хәерле , якты , ак юллар теләп озаттык без.
Дәшә серле юллар,
Башта төрле уйлар,
Яшь йөрәктә чыңлый мең сорау.
Якты юллар теләп,
Матурлыкка өндәп
Саубуллаша көмеш кыңгырау.
Хәерле юл !
Хәерле юл, сезгә укучылар! -
Әти-әниләр җыелышы 22.05.2015

22 нче май көнне чыгарылыш сыйныфларда ата – аналар җыелышы үтте. Башта җыелышны Гүзәл Галимулловна алып барды. Ул уку елы дәвамында мәктәп күләмендә укучылар белән эшчәнлек турында сөйләп китте, имтиханнарга алып керү тыелган әйберләр исемлеген искәртте.
-
Табигать кочагына сәяхәт 22.05.2015

-
Без - эзтабар, без - варислар! 21.05.2015

19 май көнне элекке традициягә тугры калып , 2 сыйныф укучыларын эзтабарлар, 4 сыйныф укучыларын варислар сафына кабул иттек. Укучыларыбыз иптәшләре алдында тырышып укырга, мәктәбебезнең актив укучылары булырга, мәктәп һәм укучыларга хас кагыйдәләрне төгәл үтәргә сүз бирделәр. Тантаналы вәгъдәләреннән соң югары сыйныф укучылары аларга эзтабар һәм варислар икәнлекләрен белдереп торучы тамгалар тактылар. Киләчәктә укучыларыбызның акыллы һәм тырыш укучылар булып, мәктәбебез данын югары күтәрүче укучылар булырсыз дигән теләктә калып, аларга зур ышанычыбызны белдердек без.
-
Ышаныч телефоны 17.05.2015

16 май көнне мәктәбебездә Бөтенрәсәй “Ышаныч телефоны”көне үткәрелде һәр класс җитәкчесе сыйныф сәгатьләре үткәрделәр.
Татарстан Республикасы территориясендә 8-800-2000-122 бердәм Гомумроссия номеры белән «ышаныч телефоны» кертелде. Бу номерга стационар яки кәрәзле телефоннан балалар һәм әти-әниләр гаиләдә һәм башка урыннарда рәхимсез мөнәсәбәт һәм ирексезләү, җенси җәберләү очракларында консультатив-психологик ярдәм алу өчен бушлай һәм аноним рәвештә шалтырата алалар.
-
Очрашу 16.05.2015 9-класс укучылары алдында зур сынау-имтиханнар. Ә аннары һөнәр сайлау яки укуны мәктәптә дәвам итү. Бу юнәлештә ел дәвамында төрле очрашулар, төрле һөнәр турында сөйләшүләр, тестлар, психологик тренинглар үткәрелде. Чираттагы очрашуыбыз Кукмара районы Яниль лицее вәкилләре белән булып узды.

-
Башлангыч сыйныфларда ышаныч телефоны көненә багышланган чаралар 16.05.2015

Башлангыч сыйныфларда "Халыкара балалар ышаныч телефоны көне"нә багышланган класс сәгатьләре үткәрелде











