МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 ( 222 ) 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Лагерыбызга йөрүче балалар мәчеткә экскурсиягә бардылар 20.06.2015

Лагерыбызга йөрүче балалар мәчеткә экскурсиягә бардылар
-
9 нчы сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе
19.06.2015
Бүген 9 нчы сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе үтте. Бәйрәм барышында мәктәп директоры Г.Г.Бариева барлык укучыларга матур теләкләр теләп, өлгергәнлек турында аттестатлар тапшырды. Шулай ук әти – әниләр, укучылар мәктәп дирекциясенә, укытучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.
Кадерле чыгарылыш сыйныфы укучылары!
Алда сезне мавыктыргыч яңа дөнья көтә. Ул бераз куркыта да, үзенә дәшеп кызыктыра да. Барыгызга да алдагы тормышыгызда бары тик уңышлар юлдаш булсын! Хәерле Юл сезгә! -
Бүген лагерыбызда “Оста куллар” көне 19.06.2015

Бүген лагерыбызда “Оста куллар” көне үтте. Балалар үзләре ясаган кул эшләрен алып килделәр, аларны ничек, ни өчен ясаганнарын сөйләделәр. Һәр отряд өчен ярышлар үткәрелде, соңыннан балалар, барысы бергә җыелышып, кәгазьдән куян баласы ясадылар. Осталарның остасы да билгеләнде.
-
«Зирәкләр һәм тапкырлар”. 18.06.2015

17 нче июнь көнне лагерыбызда “Зирәкләр һәм тапкырлар” бәйгесе булды. Бу бәйгедә балалар кызыклы мәсьәләләр, катлаулы биремнәр чиштеләр. Шулай ук иң оста шахмат уйнаучылар билгеләнде. Сәламәтлек минутында чисталык турында башваткычлар чиштеләр. Көн бик матур үтте.
-
Хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучыларда хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләнә. 18.06.2015

Хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучыларда хезмәткә уңай мөнәсәбәт тәрбияләнә. Тәрбиячеләр бер-берсе белән дус-тату эшләүгә дә игътибар бирәләр. Балалар үз куллары белән эшләгән эшнең нәтиҗәсен күреп сокланалар. Бу көннәрдә чөгендер, кишер түтәлләрендә сирәкләү эшләре төгәлләнде.
-
“Гиннес – шоу” көне 17.06.2015

16 нчы июньдә лагерыбызда искиткеч көн уздырылды. “Гиннес – шоу” көнендә балалар скакалкада сикереп, кыршау әйләндереп, рәсем ясап үз осталыкларын күрсәттеләр. “Космодром” уены барлык балаларга да бик ошады. Көн азагында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уен-КВН үткәрелде.
-
Табигать кочагында ял 16.06.2015

15 нче июнь көнне лагерыбызга йөрүче балалар табигать кочагында ял иттеләр. Саф һавада төрле уеннар уйнадылар. Укучылар арасында пазллар җыю буенча конкурс уздырылды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Сәламәтлек минутында “наркотикларсыз тормыш” акциясе кысаларында лекция тыңладылар.
-
Тырыш хезмәтегез өчен, рәхмәт сезгә укучылар 15.06.2015

Мәктәп яны тәҗрибә участогында хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучылар тырышып эшлиләр. Су сибеп, чупләрен утап, төпләрен йомшартып торганда, яшелчәләр дә яхшырак усәләр. Кәбестәләр матур гына үсеп киттеләр. Димәк. Шулай тәрбияләп торганда кәбестәдән мул уңыш алырга мөмкин. Кәбестәдән әзерләнгән ризыклар белән укучылар ел дэвамында туклана алачак. Тырыш хезмәтегез өчен, рәхмәт сезгә укучылар
-
“Йолдызлы мәйдан” марафоны 14.06.2015

13 нче июнь көнне “Йолдызлы мәйдан” марафоны уздырылды. Бу марафонда балалар төрле милләтләр биюләрен биеделәр. Соңыннан эстафета үткәрелде. Бик күңелле булды.
-
Чәчәкләр – тормыш яме 14.06.2015

Чәчәкләр – тормыш яме. Әйе, шулай икәнен хезмәт һәм ял лагерена йөрүче укучылар яхшы аңлый. Бу көннәрдә алар көче белән мәктәп тирәсендәге чәчәклекләрдә күп эш башкарылды. Үсентеләрне күчереп утырту төгәлләнде. Алар яхшы үсеп китсен өчен, көн дә су сибәләр.
Чәчәкләр, хуш исле чәчәкләр-
Лаләләр, сөмбелләр, нәркисләр,
Никадәр гүзәллек,нәфислек,
Алардан сибелә саф хисләр.











