МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 221 222 223 224 ( 225 ) 226 227 228 229 230 >>
-
Табигать кочагында 01.06.2015

Юлга чыктык без бергә,
Туган илне күрергә.
Туган илнең матурлыгын,
Гүзәллеген күрергә!
28 нче май көнне 5 нче, 6 нчы класс укучылары Бөре елгасы буйлап экскурсиягә чыктылар. Каенлыкта тукталып ял иттеләр. Төрле уеннар уйнадылар. Күңелле ял иттеләр -
Хәрби җыен 01.06.2015

10 нчы сыйныф егетләре районыбыз мәктәпләре укучылары өчен хәрби җыеннарда катнашалар
-
1нче июнь–Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2015

Хөрмәтле укучыларыбыз! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз. Без төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда урын алган укучыларыбыз белән горурланабыз. 1нче июнь–каникуллар башланган көн. Балаларыбыз лагерьларда сәламәтлекләрен ныгытырлар, җәйләрен күңелле һәм кызыклы уздырырлар дип ышанабыз. Бәхет, сәламәтлек, уңышлар теләп , сезне яңа уку елында көтеп калабыз!
-
Имтихан 01.06.2015

Бүген 11 сыйныф укучыларыбыз математика фәненнән имтихан тапшыралар. Аларга уңышлар теләп калыйк.
-
Музейга сәяхәт 31.05.2015

29 нчы май көнендә 5нче, 6нчы класс укучылары Чепьядагы “Халыклар дуслыгы” һәм Карадугандагы “ Муса Җәлил” исемендәге музейларда булдылар Һәр ике музейдан бик күп мәгълүматлар тупладылар. Музейларга экскурсия алар өчен бик файдалы булды.
-
“Наркотиксыз тормыш” акциясе 31.05.2015

25 майдан-28 июньгә кадәр барлык мәктәпләрдә “Наркотиксыз тормыш” акциясе игълан ителде.
-
Дару үләннәре җыябыз 31.05.2015

29 нчы май көнне мәктәбебезнең барлык укучылары дару үләннәрен тапшырды. Алар әлегә тузганак, әрекмән тамырлары, кипкән кычыткан үләннәре алып килделәр. Әле җәйге каникул чорында да укучыларыбыз башка төрле дару үләннәре җыеп киптерәчәкләр. Укучыларыбыз бу эштә бик активлар.
-
Туристик слет 30.05.2015

27, 28 нче май көннәрендә бер төркем егетләр һәм кызларыбыз командасы туризм ярышларында булып кайттылар. Алар Кара күл буенда үткән әлеге чарада төрле ярышларда катнашып, күңел ачып, табигать кочагында йоклап кайттылар.
-
Бүген 9 сыйныф укучылары сайлау фәннәреннән имтихан тапшыра 29.05.2015

Бүген 9 сыйныф укучылары сайлау фәннәреннән имтихан тапшыралар. Аларга уңышлар телибез.
-
Җәяүле сәяхәт 28.05.2015

25 нче май көнне 10 сыйныф укучылары туган як табигате буйлап җәяүле сәяхәткә киттеләр. Алар күрше авыллар буйлап, урманнар, кырлар аша табигать – җир - анабызның матур, искиткеч гүзәллеген күреп, аның рәхәтен тоеп, күңел ачып, ял итеп кайттылар. Күпме генә җәяү йөреп, арысалар да аларның йөзләрендә шатлык, матур хатирәләрдән күңелләреннән сөенеч бөркелә иде. Бик яратып, ошатып кайттылар алар әлеге җәяүле походны.











