МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 221 ) 222 223 224 225 226 227 228 229 230 >>
-
Энгель Фәттахов: БДИ нәтиҗәләренә карап кына чыгарылыш укучыларына да, аларның укытучыларына да бәя бирү дөрес түгел 05.08.2015

Быелгы БДИ нәтиҗәләре начар дип әйтәсем килми. Шулай да, министр буларак, мин алардан тулысынча канәгать түгел. Бүген ТР Хөкүмәте йортында уздырылган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шундый фикер әйтте.
“Татарстан укучыларының нәтиҗәләре, башка төбәкләр күрсәткечләре белән чагыштырганда, начар булмаса да, бу юнәлештә эшлисе эшләр бик күп әле”, – дип билгеләп үтте ул. Шул ук вакытта Энгель Фәттахов бары тик БДИ нәтиҗәләренә карап кына чыгарылыш укучыларына да, аларның укытучыларына да бәя бирүнең дөрес түгеллегенә игътибар юнәлтте.
“БДИ тирәсендәге шау-шу, ыгы-зыгыны бетерергә кирәк: укучылар, әти-әниләр, укытучылар күпме борчыла. Баланың 1нче сыйныфтан башлап шәхси белем алу траекториясе булырга тиеш. Аның кайсы юнәлеш буенча һәм ни дәрәҗәдә сыйфатлы белем алуы турында алдан белү зарур. Башлангыч, төп һәм урта мәктәпләрдә укучыларның белемен тикшерү дә нәкъ менә шуңа юнәлтелгән”, – дип сөйләде министр үзенең чыгышында.
Быел аерым фәннәр, әйтик, профильле дәрәҗәдәге математика, информатика, биология буенча БДИ тапшырып, канәгатьләндерерлек нәтиҗәләргә ирешмәүчеләр саны арту нәрсәгә бәйле дигән сорауга, Энгель Фәттахов моның очраклы фактор булуын инкарь итеп: “Әлбәттә, бу безнең шушы юнәлештә тиешле дәрәҗәдә эшләп җиткермәвебезне күрсәтә”, – дип җавап кайтарды. -
Укытучыларның республика август киңәшмәсе Бөгелмәдә уздырылачак 04.08.2015

18 августта Бөгелмә шәһәрендә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык республика август киңәшмәсе уздырылачак. Анда Татарстанның югары җитәкчелеге катнашыр дип көтелә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быелгы киңәшмә “Заманча мәгариф: яңа стратегик ориентирлар – яңа чишелешләр” темасына багышлана. Утырышта ТР Премьер-министры Илдар Халиков, аның урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФ Дәүләт Думасы, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, районнарның хакимият башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, мәгариф идарәләре башлыклары, югары уку йортлары ректорлары, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре, мәктәп директорлары, мәгълүмат-методика үзәкләре методистлары, укытучылар, тәрбиячеләр катнашыр дип планлаштырыла.
Укытучыларның август киңәшмәсе кысаларындагы чаралар 10-12 августта Алабугада уздырылачак мәктәп укытучыларының VI халыкара фестивалендә үткәрелә башлый. Фестивальдә РФ һәм ТРның әйдәп баручы укытучылары, урта һәм югары белем бирү системасы вәкилләре, гомуми белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек итүче галимнәр, чит ил белгечләре катнашыр дип көтелә. Халыкара фестиваль кысаларында мастер-класслар, түгәрәк өстәлләр, эшлекле уеннар, тренинглар оештыру, алдынгы педагогик тәҗрибәләрне презентацияләү күздә тотыла. Шулай ук хәзерге заман мәгарифе өлкәсендәге галим-белгечләр укытучыларга лекцияләр укыячак. Моннан тыш, катнашучылар өчен иҗади һәм һөнәри осталык конкурслары, укыту-методик әдәбият ярминкәсе, күргәзмәләр үткәрелә. Биредә үк “Педагог-оста” конкурсына йомгак ясалыр, Татарстанда физика һәм математика елын ябу тантанасы булыр дип көтелә. -
Мәктәбебез чәчәкләр иле 03.08.2015

-
Россиякүләм мөселман балалар Сабан туе 26.07.2015

Иртән торырга өйрәнгән Бөрбаш халкы сәгать 5 тулганчы үзәк урамнан төрле җихазлар төягән машиналарныӊ тыз да быз чабуын күргәч, бүген бездә бәйрәм бит әле дип, өй эшләрен бетерергә ашыкты, кунаклар каршы алырга әзерләнә башлады. Балалар Сабан туе гына дип аталса да, гадәти түгел ул. Бу көнне Бөрбаш халкы бәйрәм уӊаеннан туганнарын, якыннарын һәм бик күп кунаклар кабул итә, алдагы Сабан туенда була алмаганнар да кайталар бит.
Нинди бәйрәм соӊ бу шундый зур? Әйдә, оештыручылар фикерен тыӊлап карыйк әле. Җәлил хәзрәт Фазлыев сөйли: «8 ел әлек бу Сабан туйны үткәрә башлаганда, районыбызда сабантуйлар аракы белән үтә иде. Ул вакытта кешеләрдә хәмердән башка бәйрәм, күӊел ачып булмый, дигән фикер шуныӊ кадәр ныгыган иде, аны үзгәртеп булу мөмкин булмастай тоелды. Мөселман Сабан туе дип башлап җибәрүебез дә шул ялган фикердән арындыру юнәлешендә булды. Нәрсәгә балаларныкы: без, балалар безнеӊ киләчәгебез, дип кабатларга яратабыз, ә киләчәк турында бүген кайгыртмыйбыз. Һәркем баласыныӊ тәрбияле, эчми-тартмый торган булуын тели. Ә моӊа ислам дине аша, тәрбияне бергәләп алып барсак, ирешү җиӊелрәк бит. Бу бәйрәм башка балаларны да кимсетми, катнашасыӊ һәм бүләк аласыӊ килә икәӊ, үзебезчә киен, Коръән аятьләре, сүрәләрен ятла, сөйлә, башкалар алдында үзеӊне бу яктан да күрсәт. Аннан соӊ иӊ әһәмиятлесе – безнеӊ балалар аралашырга, бер-берсе белән танышырга, үзләренеӊ татар, мөселман балалары булганнары өчен горурланырга да тиешләр».
Корьән уку белән башланып киткән бәйрәмдә, балалар да, олылар да күп иде. 5 меӊнән артык кеше катнашкан бәйгедә күрше районнардан гына түгел, ераклардан килгәннәр дә шактый. Ульяновск шәһәренеӊ район башлыгы да гаиләсе белән килергә булган, Мари Иле республикасыныӊ Мари Төрек, Бәрәӊге районнан, Киров өлкәсенеӊ Малмыж, Нократ Аланы шәһәре һәм районнарыннан вәкилләр хәйран. Ерак Башкортстан һәм татарлар яшәгән Самара, Түбән Новгород, Мордовия якларыннан килергә теләүчеләр автобуста балаларны йөртүгә булган кагыйдәләрнеӊ кырыслануы аркасында килеп җитә алмаганнар. Балалар белән бергәләп, олылар да бәйрәм итте, үзара сөйләштеләр, аралаштылар...
-
Мәктәп бакчасында эш гөрли. 27.06.2015

Укучыларыбыз җәйге практикаларында бик тырышып мәктәп бакчасында эшлиләр. Безнең укучыларыбыз эштә дә , укуда да сынатмыйлар. Әфәрин!
-
Чыгарылыш кичәсе 26.06.2015

-
11 нче сыйныф укучыларының чыгарылыш кичәсе 25.06.2015

Чыгарылыш кичәсе
-
Лагерьның ябылу тантанасы 23.06.2015

Лагерьның ябылу тантанасы бик күңелле узды. Дәртле җырлар, матур биюләр һәркемне сокландырды. Һәр бала төрле номинацияләрдә грамоталарга ия булды. Лагерьдагы кызыклы көннәр безнең күңелләрдә озак сакланыр. Биредә ял итүче һәрберебез исеменнән мәктәп директорыбыз Гүзәл Галимулловнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Сабантуй. 22.06.2015

Лагерьның иң күңелле мизгелләре Сабан туе булгандыр, мөгаен. Нинди генә ярышларда көч сынашмады балалар: капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, чиләк-көянтә белән су ташу..... ярышта җиңгән һәр бала бүләксез калмады.бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.
-
Искә алу көне. 21.06.2015

Лагерыбызда "Хәтерләүдән курыкма син, үлгәннәрне онытма син" темасы астында, сугышта һәлак булганнарны искә алу максатыннан, митинг уздырылды.











