МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Әти, әни, мин - спорт сөюче гаилә 25.03.2015

Район күләмендә үткәрелгән "Әти. әни, мин - спорт сөюче гаилә" ярышларында Корбангалиевлар гаиләсе 3нче урынга лаек булдылар. Афәрин!!!
-
Брейн-ринг 24.03.2015

Мәктәбебезнең яшь укытучылары "Хыял" яшьләр үзәгендә үткәрелгән "Брейн-ринг" уенында катнашып кайттылар. Алар Норма мәктәбе һәм Балтач гимназиясе укытучылары белән көч сынаштылар.
-
Булачак беренчеләребез кунакта 23.03.2015

1 нче сыйныфка керүче балалар өчен мәктәбебездә әзерлек укулары башланып китте. Балалар бик теләп һәм кызыксынып укыдылар.
-
Бөре операциясе 22.03.2015

Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы тарафыннан дару үләннәре җыю каралган иде. Безнең мәктәбебез укучылары да беренче эшләрен башлап җибәрделәр. Каен бөреләре җыюда һәр сыйныф актив катнашты.
-
ГТО нормалары 22.03.2015

Бу атнада да ГТО нормативлары тапшырулары бара.Турникта тартылу, идәннәң этелү, аяклар туры хәлдә бармаклар яки уч төбе белән идәнгә орыну кебек төрләрне укучылар бик зур торышлык һәм теләп башкардылар
-
“Үлемсез полк” акциясе 21.03.2015

Атна саен, җомга көнне үткәрелә торган радио тапшыруда укучыларыбыз ,Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек максатыннан, һәркайсы үзләренең сугышта катнашкан туганнары, әби – бабайлары хакында таныштырып баруны дәвам итәләр. Алар шулай “Үлемсез полк” акциясенә әзерлек эшләре алып баралар.
-
Урманчылар көне 21.03.2015

Урманчылар көне уңаеннан мәктәбебездә 21 нче март көнне Хадыев Фәргат Фатих улы белән очрашу булды. Аның белән укучыларыбыз бик теләп әңгәмә кордылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
-
Ачык дәрес 20.03.2015

Биология фәне укытучысы Сибагатуллин Мәлик Тимерханович 8 нче сыйныфларда ачык дәрес үткәрде. Дәрес бик эчтәлекле һәм файдалы үтте. Укучылар үзләре өчен бай эчтәлекле һәм тормышта кирәкле булган мәгълүматлар ала алдылар.
-
Яз гүзәле 20.03.2015

19 март көнне мәктәбебезнең сөйкемле , чибәр кызлары белән бик матур бәйрәм булып үтте. Нәүрүз бәйрәме уңаеннан үткән әлеге бәйге 8 - 11 сыйныф кызлары арасында бәйге рәвешендә алып барылды. Кызлар үзләрен әлеге бәйгедә төрле яктан - кул эшләре , пешерү осталары, татар халкының җырларын, биюләрен башкару осталары , бишек җырлары җырлау буенча сынап карадылар. Берсен дә аерып алып була торган түгел , һәркайсы үзенчә завыклы, үзенчә матур итеп, тырышып әзерләнгән. Тамашачылар булып, карап утырган укучыларыбыз да шундый фикердә булдылар. Аларның һәммәсе дә мәктәбебезнең чибәр, тыйнак , сөйкемле “Яз гүзәлләре” исеменә лаек булдылар. Бик күңелле, үзенчәлекле, тәрбияви бәйрәм кичәсе булды ул. Әфәрин кызлар, рәхмәт!
-
“Изгелек атнасы” 19.03.2015

“Изгелек атнасы” кысаларында аерым план төзелде мәктәбебездә. Шул уңайдан һәр класс төрле – төрле эшләрдә аерым активлык күрсәтте. Классларда “Яхшылык җирдә ятмас” темасы астында тәрбия сәгатьләре үтте. Укучылар китапханәдә искергән китапларны да рәтләп куйдылар, канатлы дусларыбызга сыерчык оялары да ясадылар, тимурчылык эшен дә онытмадылар. Менә шулай һәркем изгелек кылырга омтылды . Бездә гомумән әнә шундый матур эшләрдә укучыларыбыз һәрвакыт изге күңелле һәм активлар. Әфәрин, укучыларыбыз!











