МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 237 ( 238 ) 239 240 >>
-
Ачык дәрес 04.03.2015

27 нче февраль көнне рус теле укытучысы Габидуллина Наилә Наилевна 5 нче сыйныфта “Буквы ё – о после шипящих” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрестә күп төрле алымнар кулланылды. Укучылар актив булдылар, шуңа күрә дәрес бик җанлы үтте. Дәрестә укучыларның грамоталы язуларына басым ясалды. Укучылар дәрестә өйрәнгән кагыйдәләрне текст өстендә эшләгәндә файдаландылар. Бу кагыйдәгә туры килгән җөмләләр төзеделәр.
-
Финал ярышлары 03.03.2015

Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин истәлегенә үткәрелгән хоккей ярышының зона бәйгесендә егетләребез командасы җиңүче булып, финал ярышына үттеләр. Әлеге уенның финал бәйгесендә егетләребез командасы өченче урынга лаек булдылар. Әфәрин, егетләр, киләчәктә тагын да зур уңышлар, зур җиңүләр телибез сезгә!
-
Безнең шахматчыларыбыз 03.03.2015

28 нче февраль көнне район күләмендә үткәрелгән шахмат ярышында безнең егетләребез һәм кызларыбыз командасы да катнашты. Әлеге ярыштан 10 сыйныф укучылары Гильметдинов Ильназ беренче урын, ә Гарифуллина Ләйсән икенче урын алып кайттылар. Ильназ белән Ләйсәнне бу җиңүләре белән котлыйбыз. Әфәрин!
-
Гаилә гомер бишеге 02.03.2015

28 нче февраль көнне авылыбызның мәдәният йортында Бөрбаш, Салавыч, Норма мәктәпләренең актив гаиләләре арасында зона бәйгесе булып үтте. Бәйге дип әйтеп тә булмый, чөнки кайсы гына гаиләне алсаң да барсы да күркәм, һәркайсының үз гореф – гадәте, үз йоласы бар, һәркайсы узенчә матур. Шуңа гаиләләрнең берсен дә аерып алып урын бирерлек түгел. Бүгенге көндә авылыбызның бердән – бер Бөек Ватан сугышы ветераны Нурҗиһан апа да, бик олы яшьтә булса да, балалары, гаиләсе хакына сәхнә түренә күтәрелде. Изге теләкләрен теләде, рәхмәт сүзләрен белдерде. Күкрәгенә орден, медальләр таккан Нурҗиһан апабыз балкып торды сәхнә түрендә. Гаиләләр үзләрен төрле яктан күрсәттеләр. Җыр,бию, нәфис сүздән мәдәният йорты яңгырап торды. Тамашачылар да искиткеч соклануларын белдереп, аларны туктаусыз алкышларга күмделәр. Район мәгариф бүлеге методисты Резеда Сәләхиевна һәм мәктәбебез директоры Гүзәл Галимулловна да чиксез зур рәхмәтләрен белдереп, аларга изге теләкләрен җиткерделәр. Әнә шундый матур бәйрәм үтте бу көнне авылыбызда.
-
Хоккей мәйданчыгында уен гөрли 01.03.2015

Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин истәлегенә үткәрелгән хоккей ярышының зона бәйгесендә егетләребез командасы җиңүче булып, финал ярышына үттеләр. Әлеге уенның финал бәйгесендә егетләребез командасы өченче урынга лаек булдылар. Әфәрин, егетләр, киләчәктә тагын да зур уңышлар, зур җиңүләр телибез сезгә!
-
Аҗаган 01.03.2015

Район муниципаль этабында үткән “Аҗаган” уенында укучыларыбыз актив катнашты. Төрле ярышларда үзләрен сынап карадылар егетләр һәм кызларыбыз. Нәтиҗәдә турникта тартылу буенча 9 сыйныф укучысы Фәхертдинов Рүзәл икенче урынны, ә ату ярышында 10 сыйныф укучысы Хабибрахманова Сөмбелә өченче урынны яуладылар. Молодцы, егетләр һәм кызлар, шундый тырыш һәм актив булганыгыз өчен!
-
Инглиз теленнән ачык дәрес 28.02.2015

26 нчы февраль көнне инглиз теле укытучысы Мөхетдинова Гөлнара Сафуановна 6 нчы сыйныфта “Бергәләп яшибез” дигән темага ачык дәрес үткәрде. Дәрестә күп төрле эш алымнары кулланылды. Укучылар актив булдылар, шуңа күрә дәрес бик җанлы үтте. Презентация аша үзләре яшәгән өйләре, яраткан бүлмәләре турында сөйләделәр. Укучыларның чит телне яратып өйрәнүләре барыбызны да сокландырды.
-
Өченче сыйныфларда ачык дәрес 28.02.2015

26 нчы февраль көнне 3 нче сыйныфта татар теленнән “Сыйфат темасын йомгаклау” буенча ачык дәрес уздырылды. Дәрес эшлекле узды, төрле алымнар кулланылды. Укучылар актив катнаштылар, сыйфат турында тулы мәгълүмат алдылар.
-
Халыкара гражданнар оборонасы көне 27.02.2015

Халыкара гражданнар оборонасы көне (World Civil Defence Day) һәр елны 1 март көнне билгеләп үтелә, тарихы белән 1931 елда төзелгән "Женева зонасы ассоциясе"нә барып тоташа. Әлеге ассоциация соңрак Халыкара гражданнар оборонасы оешмасы (International Civil Defence Organisation, ICDO) дип үзгәртелгән.
-
Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт 27.02.2015

25 нче февраль көнне 8 нче сыйныф укучылары Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан һәм “Ватанны саклаучылар” көненә концерт куйдылар. Концертта укучылар кызыклы тамаша да, яңа биюләр дә, матур җырлар да башкардылар. Аларның зур тырышлык куеп әзерләнгән бәйрәмнәре кадерле әтиләребезгә һәм килгән кунакларга бик ошады. Концертта катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.











