МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 236 ( 237 ) 238 239 240 >>
-
Информатика һәм физика укытучылары семинары 13.03.2015

Хөрмәтле Гөлсинә Фазлыевна! Сезне олы бәйрәмегез – юбилеегыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр , балаларыгызның, якыннарыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәк көннәрегез кояш кебек якты, җыр кебек матур булсын.
12 март көнне бездә информатика укытучыларының тәҗрибә уртаклашу максатыннан семинарлары булып үтте. Аларның җитәкчеләре - район мәгариф бүлеге методисты Гөлсинә Фазлыена. Шул форсаттан файдаланып, безнең мәктәбебезнең кураторы булган Гөлсинә Фазлыевнаны без дә укучыларыбыз белән бергә аның туган көне – 55 яшьлек юбилее уңаеннан котлап үттек. -
Кошлар безнең дусларыбыз 13.03.2015

Биология фәне укытучысы Сибагатуллин Мәлик Тимерханович "Кошлар - безнең дусларыбыз" темасына КВН үткәрде. Югары сыйныф укучылары 2 командага бүленеп көч сынаштылар һәм бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.
-
Классташыбыз Адиләнең әбисендә кунакта 11.03.2015

-
“Яхшы эшләр генә эшлә” акциясе 11.03.2015

“Язгы игелек” атналыгында “Яхшы эшләр генә эшлә” акциясендә башлангыч сыйныф укучылары актив катнашалар. 1нче сыйныф һәм 2 нче сыйныф укучылары бүлмәләрендәге гөлләрне яңарттылар.
-
Бәйрәм концерты 10.03.2015

7 март көнне 7 сыйныф укучылары 8март – Халыкара хатын – кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты куйдылар. Бик матур әзерләнгәннәр. Яңа матур биюләр, җырлар өйрәнгәннәр. Концерт алдыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан , ирен, газиз улын сугышка озатып, аларны югалткан ялгыз калган ана кичерешләрен тасвирлап күрсәттеләр. 7 сыйныфларның бәйрәм концертын һәркем яратып карады, аларның һәр номерын тамашачы алкышларга күмде. Бик күңелле булды бәйрәм киче.
-
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның 8 Март –Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате 09.03.2015

Кадерле ханымнар һәм туташлар!
Сезне чын йөрәктән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
Мартның нурлы, җанга җылы өсти торган бу көне хатын-кызларга ихлас мәхәббәт, эчкерсез соклану һәм олы хөрмәт белән сугарылган. Гүзәл һәм нәзакәтле затлар элек-электән тереклекнең гәүдәләнеше, шәфкать-мәрхәмәт һәм илһам чыганагы, матурлык, камиллек, мөлаемлык үрнәге булып санала. Табигать аларга кешелек яшәешен дәвам иттерү кебек олы бурыч йөкләгән.
Әнием, хатыным, апам, сеңлем, кызым – нинди ягымлы сүзләр! ... -
Бәйрәм белән хөрмәтле хатын-кызлар 08.03.2015

Кадерле хатын-кызлар!
Сезне язның иң күңелле һәм иң тормышчан бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март белән чын күңелдән котлыйбыз!
Һәрбер хатын-кыз иң ягымлы мактау сүзләренә, олы мәхәббәткә, ихтирамга һәм кайгыртуга лаек. Без, ир-атлар, бүген сезгә йөрәктә саклап йөрткән иң назлы сүзләребезне аеруча дулкынланып әйтәбез.
Бәхетле һәм сөекле булыгыз! Балалар һәм оныклар куанычын күреп яшәргә насыйп булсын. Тыныч тормыш, сәламәтлек, игелек һәм муллык телибез сезгә, кадерле хатын-кызлар! -
Боз мәйданчыгы 07.03.2015

5 март көнне укучыларыбыз Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан район күләмендә үткәрелгән “Ледовый шоу”- бозда фигуралы шуу бәйгесендә катнаштылар. Алар әлеге бәйгедә III урынга лаек булдылар. Әнә шулай, һәр көнебезне бәйрәмгә тиңләп, конкурсларда актив катнашып, матур уңышларга ирешеп, һәр көнебезне күңелле итеп үткәрик. Ә бозда шуучы осталарыбызны бу уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз. Тырышлыклары өчен, әфәрин, рәхмәт аларга.
-
“Үлемсез полк” акциясе 06.03.2015

Атна саен, җомга көнне үткәрелә торган радио тапшыруда укучыларыбыз ,Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек максатыннан, һәркайсы үзләренең сугышта катнашкан туганнары, әби – бабайлары хакында таныштырып баруны дәвам итәләр. Алар шулай “Үлемсез полк” акциясенә әзерлек эшләре алып баралар.
-
Әлифба бәйрәме 04.03.2015

27нче февраль көнне 1 нче сыйныф укучыларының “Әлифба бәйрәм”нәре булды. Әлифба китабын тәмамлаган укучылар укып та, язып та күрсәттеләр, башваткычлар да чиштеләр. Укучылар арасында моңлы җырчылар да, матур биючеләр дә, нәфис сүз осталары да булганлыгы ачыкланды. Укчыларга истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Әти-әниләргә, сыйныф җитәкчеләре Солтанова Гөлсинә Нурлоходовнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Ә 1 нче сыйныфларга алдгы көннәрендә тырышып укуларын теләп калабыз











