МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 249 ( 250 ) >>
-
Шәүкәт Галиевның туган көне 20.11.2014

Балаларның күңеленә Шәвәли булып кереп калган , иң күркәм язучыларның берсе булган Шәүкәт Галиевны укучыларыбыз тагын бер кат искә алды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфирә Зөфәровна бик матур, эчтәлекле чара үткәрде бу уңайдан. Укучыларыбыз кабат Шәүкәт Галиевның кызык һәм шаян шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның шигырьләренә язылган җырларны да җырлап үттеләр. Укучыларыбыз өчен бик матур балалар иртәсе булды бу көнне
-
11 нче сыйныфлар сочинение яза 20.11.2014

-
Шахмат түгәрәге 18.11.2014

Узган ел шахмат уйнарга яратучы егет һәм кызларыбызны районыбызның шахмат остасы Ландыш Василовна Гарифуллина шахмат серләренә өйрәтә башлаган иде. Быел да әлеге егет кызларыбыз аны түземсезлекбелән көтеп алдылар. Ландыш Василовна быел да шахмат түгәрәге эшчәнлеген башлап җибәрде. Укучыларыбыз бик тырышып һәм яратып, Ландыш апалары белән шахмат серләренә өйрәнәләр. Киләчәктә мәктәбебездә шахмат осталары артыр, аларның бу өйрәнүләре, бу тырышлыклары киләчәктә аларга тагы да матур уңышлар китерсен дигән теләктә калабыз без
-
Педагогик киңәшмә 18.11.2014

18 нче ноябрь көнне укытучыларның педагогик киңәшмәсе үтте. Киңәшмәдә Шафигуллина Л.А. “Иҗтимагый үсеш технологиясе һәм белем сыйфаты” темасына чыгыш ясады. Шулай ук көн тәртибе буенча 1нче чирек нәтиҗәләре, 1нче һәм 5нче сыйныф укучыларының адаптациясе каралды.
-
Кул көрәше 17.11.2014

Мәктәбебезнең иң тырыш укучылары армспорт ярышларында катнашып кайттылар. Бу төр спорт ярышында 1 нче урынны Хисамутдинова Ралия, Нуретдинов Нияз, Фахрутдинов Рүзәл, 2 нче урынны Зарипов Азат, 3 нче урынны Габдрахманов Руслан, Гиниятуллин Рөстәм яулады. Афәрин! Сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз! Сезгә алдагы көннәрегездә дә бары тик уңышлар теләп калабыз!
-
Һәр баланың хокукы бар 14.11.2014

13 нче ноябрь көнне мәктәбебездә прокурор ярдәмчесе Ф.Г. Шарифуллин белән очрашу булды. Ул югары сыйныф укучылары белән балаларның хокуклары турында сөйләште, үзенең киңәшләрен бирде.
-
Ак калфак 13.11.2014

Татарстан Республикасы дәүләт телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү программасын тормышка ашыру кысаларында 12 ноябрьдә Борбаш җирлегендә “Ак калфак” татар хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән очрашу булып узды. Анда милли, рухи, әхлакый кыйммәтләр формалаштыру максатыннан, мәктәп китапханәчеләре һәм мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары да катнашты. Әлеге очрашуда килгән вәкилләребез башлангыч сыйныфларның “Аулак өй”ләрендә кунакта булдылар, яңа мәктәп белән таныштылар, директорыбыз Бариева Гүзәл Галимулла кызының “Милли тәрбия” буенча чыгышын тыңладылыр. Борбаш балалар бакчасы әзерләгән концерт номерлары да көчле алкышларга күмелде. Зур һәм матур итеп әзерләнгән күргәзмәдә балалар бакчасы һәм мәктәп коллективларының да өлеше зур иде. Әлеге очрашуда “Ак калфак” оешмасы рәисе Идрисова Кәдрия Рәис кызы һәм “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина да катнашты.
-
Шахматчылар бәйгесендә 10.11.2014

Каникул чорында , район күләмендә үткәрелгән шахмат ярышында безнең укучыларыбыз командасы да катнашты. Әлеге шахмат ярышыннан безнең 9 сыйныф укучысы Хайруллина Ләйсән зур җиңү белән кайтты. Ләйсән БЕРЕНЧЕ урынны алган. Шахмат ярышларыннан Ләйсән һәрвакыт менә шундый матур җиңү белән кайта. Әфәрин, Ләйсән! Гел шундый тырыш һәм акыллы бул. Башка шахматчыларыбызның да остазы булып, аларны да үз артыңннан әйдәп бар.
-
Спартакиада 10.11.2014

Каникулда шулай ук мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасы булды. Анда район мәктәпләренең укытучылары катнашты. Безнең мәктәп командасы да бу спартакиадада активлык күрсәтте.
-
Укучыларның ялы файдалы үтсен! 08.11.2014

Каникул вакыты булуга карамастан мәктәптә эш тынып тормый. Укучыларга фән олимпиадаларына әзерләнү өчен индивидуаль консультацияләр оештырылды. 9нчы һәм 11 сыйныф укучылары план нигезендә дәүләт имтиханына әзерләнә. Бүген аларга математика, физика, рус теле фәннәреннән консультацияләр үтте. Укучыларның ялы файдалы үтсен!











