МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 242 ( 243 ) 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
“Милли тавыш” 24.01.2015

22 январь көнне Чепья мәдәният йортында үткән “Милли тавыш” прокты концертының икенче өлеше булып үтте. Анда безнең укучыбыз Шакирова Галия дә катнашты. Концерт бик матур үтте, тамашачы балаларыбызның чыгышларын бик җылы кабул итте, җырчыларыбызның чыгышлары көчле алкышларга күмелде. Әлеге бәйрәмгә Татарстанның халык артисты Мингол Галиев та килгән иде. Ул балаларга булган киңәшләрен бирде, шундый матур концерт куюларына рәхмәтләрен җиткерде. Балтач районында шундый талантлы яшьләрнең үсеп килүенә соклануын һәм алда алар белән бергә эшләргә теләк белдерде. Концерт ахырында мәгариф бүлеге җитәкчесе Алия Юнысовна да балаларга, аларны тәрбияләп үстергән әти – әниләргә, аларның укытучыларына изге теләкләрен, рәхмәт сүзләрен җиткерде. Сәхнә кешене тәрбияли, әдәпле һәм итәгатьле итә, кешене матурлыкка өнди дигән матур сүзләрен дә белдерде.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек 23.01.2015

“Үлемсез полк” акциясенә әзерлек эшләре алып барыла. Һәр класс укучысы сугышта һәлак булган әби-бабайлары турында мәгълүмат җыя.
-
Кино 23.01.2015

22 нче гыйнвар көнне мәктәбебез укучылары кино карадылар. Башлангыч сыйныфлар өчен “Тайна принцесс”. Бу әкият балаларны мәрхәмәтле, олы йөрәкле булырга өйрәтте. Югары сыйныфлар Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган “Чаклун и Румба” киносын карап, батыр, кыю, сабыр, нык булырга өйрәнделәр.
-
Ачык тәрбия сәгате 22.01.2015

20 нче гыйнвар көнне 5 нче сыйныфларда ачык тәрбия сәгате узды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тәрбия сәгатендә укучылар герой райондашларыбыз белән таныштылар. Алар турында күп мәгълүмат бирелде, шигырьләр тыңланылды. Тәрбия сәгате бай эчтәлекле, тормышчан булды.
-
Педагогик киңәшмә 22.01.2015

Педагогик киңәшмә
-
ГТО нормалары 22.01.2015

Мәктәбебездә ГТО нормалары тапшыру буенча зур эш алып барыла. Укучыларыбыз үзләренең сәламәтлекләрен ныгыту өстендә эшлиләр. 23 - 29 нчы гыйнвар көннәрендә укучылар чаңгы ярышларында катнашачак.
-
Үлгәннәрнең кадерен бел 21.01.2015

Укучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә һәйкәл янын гел карап, кардан чистартып торалар.
-
Хоккей 20.01.2015

Хоккей ярышында 3 нче урынны алган егетләр кәшәкә белән бүләкләнделәр. Иң яшь хоккейчы буларак 4 нче сыйныф укучысы Вәлиев Асаф истәлекле бүләккә лаек булды
-
Юбилей 20.01.2015

16 нчы гыйнвар, җомга көнне мәктәбебездә зур вакыйга – директорыбыз Гүзәл Галимулловнаның юбилее хөрмәтеннән бәйрәм чарасы булып узды. Бәйрәмгә авыл халкы, республика, район үзәгеннән дә күренекле кешеләр килгән иде. Туган көн бәйрәме матур һәм эчтәлекле булды
-
Һәр класс чаңгыда 19.01.2015

14-16 нчы гыйнвар көннәрендә югары сыйныф укучылары чаңгы шуарга чыктылар. Алар чаңгы трассасы ясап, плотина буена сәяхәт кылдылар











