МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422255, Россия, Республика Татарстан, Балтасинский район, село Бурбаш, ул. Ф. Шакирова, д. 41, 41/1 |
| Телефон: | +7(843)-683-37-16;+7(843)-683-39-20 |
| E-Mail: | scola_burbash@mail.ru; Sbrb.Blt@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Бурбашская СОШ |
| Руководитель: | Сибагатуллин Малик Тимерханович |
| Год основания учреждения: | 1966 |
| У нас учатся: | 158 учащихся/158 укучы |
| У нас учат: | 24 учителя/24 укытучы |
МБОУ «Бурбашская средняя общеобразовательная школа» Балтасинского муниципального района РТ/"Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы "Бөрбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 241 ( 242 ) 243 244 245 246 247 248 249 250 >>
-
Өмә 02.02.2015

Мәктәбебез территориясендә өмәләр еш булып тора. Шулай ук укучыларыбыз һәйкәл тирәсен дә чистарталар. Якын-тирәдәге чүпләрен җыялар һәм карларын көриләр. Ялгыз әби-бабайларны да онытмыйлар алар
-
Семинар 01.02.2015

30 нчы гыйнвар көнне мәктәбебезгә районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Федераль дәүләт белем стандартларына күчү шартларында татар теле һәм әдәбияты укытуда традицион һәм инновацион методлар” дигән семинарга килделәр. Килгән кунакларга укытучыларыбыз Бариева Г.Г., Нуретдинова З.З., Хәйруллина В.Н. татар теленнән ачык дәрес, “Җиңү таңы шатлык китерсә дә...” дигән әдәби-музыкаль кичә күрсәттеләр. Аннары түгәрәк өстәл артында фикер алышулар булды һәм чыгышлар тыңланылды. Килгән кунаклар мәктәпне бик яратып һәм дәресләргә, ачык чарага югары бәя биреп киттеләр.
-
Радиотапшыру 31.01.2015

Чираттагы атналык радиотапшыру булып үтте, 30 нчы январь көнне. Пресс – үзәк һәм сәнгать министрлары тапшыру аша укучыларыбызга җиткерәсе барлык хәбәрләрне белдерделәр.
-
Хоккей 30.01.2015

Район күләмендә 1997 – 1999 нчы елгы егетләр арасында хоккей ярышлары булып үтте. Әлеге ярышларда безнең 9 – 11 сыйныф егетләреннән торган команда 3 урынны яулап кайтты. Әфәрин егетләр, киләчәктә тагы да матур җиңүләр булсын, тырышлыкны киметмичә гел алга барыгыз, зур уңышлар сезгә!
-
Очрашу 30.01.2015

-
Класс җитәкчесе - 2015 29.01.2015

Класс җитәкчесе - 2015
-
"Ярдәм итик!" акциясе 28.01.2015

Гильметдинова Зөләйхага ярдәм итү максатыннан укучыларыбыз “Ярдәм итик!” акциясенә чыктылар. Укучыларыбыз салкын көннәр булуга карамастан, үз теләкләре белән авыл халкыннан Зөләйхага ярдәм итүләрен сорап, авыл буйлап йөрделәр. Авылыбыз халкының берсе дәбу эшкә битараф булмаган, укучыларыбызның бу изге ниятләрен хуплап, барсы да ярдәм итеп, рәхмәт сүзләрен белдергәннәр.
-
Бу уку елында 5-10нчы сыйныф укучыларының төрле фәннәр буенча белемнәре бәяләнә, 9нчы һәм 11нче сыйныфларда диагностик тестлар уздырыла 27.01.2015

Узган уку елында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан укучыларның белем сыйфатын күтәрү һәм бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләрен яхшыртуга юнәлтелгән чаралар комплексы эшләнде. Министрлык бүген дә бу юнәлештә Республика белем бирү сыйфаты мониторингы үзәге базасында актив эшчәнлек алып бара. Мәктәптә укучыларның белемен өзлексез тикшерүне максат итеп куйган мониторинг системасын булдыру һәм аны куллану уйланып төзелгән методика булдыруны таләп итә.
2014-2015 уку елында 5-10нчы сыйныф укучыларының мәктәп программасындагы төрле фәннәр буенча белемнәре бәяләнәчәк. “Хәвефле төркем”не аерып чыгару максатыннан, 9нчы һәм 11нче сыйныфларда диагностик тестлар уздырыла. 4нче һәм 10нчы сыйныфларда мониторинг тикшеренүләре Югары икътисад мәктәбе белән берлектә үткәреләчәк. Татарстан укучылары белем бирү сыйфатын милли тикшерүнең актив катнашучылары булачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сөйләде.
Исегезгә төшерәбез: 11нче сыйныф укучыларының дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен яхшыртуны күз уңында тотып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында координация советы төзелде, гомумбелем бирү оешмаларындагы укыту-методик эшчәнлек торышын өйрәнү өчен республиканың муниципаль районнарына Мониторинг үзәгеннән мобиль төркемнәр һәм югары категорияле укытучылар җибәрелде -
Ярдәм итик!!! 26.01.2015

Авылыбызның матур гына бер кызчыгы, Гильметдинова Зөләйханың сәламәтлеге кыл өстендә. Зөләйха бик нык авырый. Аны дәвалау өчен бик күп суммада акча кирәк. Бәлки безнең аңа булган изгелегебез аның аз гына булса да авыруын җиңеләйтеп торыр. Әйдәгез, Зөләйхага ярдәм итик! Бу матур кызчыкның күңеленә шифа өстик. Изгелек җирдә ятмый ул!!!
-
Хәерле иртә! 25.01.2015

Һәр атнаның җомга көнендә укучыларыбыз оешмасының сәнгать һәм пресс – үзәк министрлары әнә шулай башлап җибәрә мәктәбебезнең хәерле эш иртәсен. Алар шулай радио тапшыру алып баралар . Тапшыруда “Белем үрләре”, “Тәрбияле бала”, “Сәламәтлек серләре” , “Әдәби манзара”, “Җырлы бүләк” рубрикалары астында укучылар һәм укытучыларыбызга, авыл кешесенә төрле мәгълүматлар җиткереп торалар. “Белем урләре” рубрикасында укучыларыбызның белем өлкәсендә булган җитешсезлекләрен һәм уңышларын, “Тәрбияле бала” рубрикасында мәктәбебездә укучыларыбызның үрнәк булырдай эшләрен, “Сәламәтлек серләре” рубрикасында мәктәбебезнең шәфкать туташы Гөлфия Харисовнаның киңәшләрен, “Әдәби манзара “ рубрикасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан барлык язучылар һәм авылыбызның сугыш һәм тыл ветераннары турындагы белешмәләрне бәян итеп, “Җырлы бүләк” рубрикасында туган көн ияләрен күркәм бәйрәмнәре белән тәрбикләп үтәчәк радио тапшыруны алып баручыларыбыз











