Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Ветеран белән очрашу 08.02.2020

Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә күп төрле чаралар үткәрелә. Шуларның берсе- иң истәлеклесе, авылыбызның бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Котдус бабай белән очрашу. Котдус бабайга да инде 93 яшь. Шулай булса да укучылар белән очрашуларга ул бик теләп килә. Балаларга фронт юлларында күргәннәрен, сугыш китергән авырлыклар, сугыштан соңгы тормышы турында бик тәфсилләп сөйли. Иң зур теләге: бүгенге балалар сугыш афәтләрен күрмәсеннәр; илләр тыныч булып, бәхетле яшәсеннәр, тырышып укысыннар. Котдус бабайның үзенә дә бәхетле картлык, бәрәкәтле тормыш телибез. Изге теләкләрең, ихлас сүзләрең өчен рәхмәт, Котдус бабай!
-
“Беренче театр” мәктәп сәхнәсендә 07.02.2020

Мәктәбебездә “Театр нурга илтә” дигән түгәрәк эшли. Анда йөрүче 5, 6 нчы сыйныф укучылары спектакльләр куярга өйрәнәләр. Шундый спектакльләренең берсен укучыларга һәм студентларга уйнап күрсәттеләр. Ул Г.Камалның “Беренче театр” комедиясе иде. Укучылар бик матур уйнадылар. Булдырасыз, балалар! Сезгә тагын да зур тырышлык һәм уңышлар телибез.
-
Иң күп китап укучылар безнең мәктәптә 07.02.2020

Укучылар ел дәвамында, китапханәләргә йөреп, кызыклы китаплар укыйлар. Ел ахырында иң күп китап укучылар билгеләнә. Ул бик зур бәйрәм-Китап бәйрәме итеп үткәрелә. Быел да бу бәйрәм бик кызыклы һәм эчтәлекле итеп үткәрелде. Балалар китап тарихы, китапханәләр турында, китапларның укучы кулына ничек килеп җитүе турында бик күп мәгълүмат җиткерделәр. Китап турында матур-матур шигырьләр сөйләделәр. Китапханәче апалары иң күп китап укучыларны һәм иң күп китап укыган классларны грамоталар һәм бүләкләр белән билгеләп үтте. Киләчәктә дә китаптан аерылмагыз, балалар.
-
ТАССРга багышланган стенд 06.02.2020

ТАССР га 100 ел тулу уңае белән мәктәп китапханәсендә ТАССР логотибы астында стенд төзелде.
-
Әлифба бәйрәме 05.02.2020

-Әлифба, Әлифба! Китәсең бит инде
Җыр итеп җырлыйбыз иң соңгы битеңне.
Бүген (5 февраль) мәктәбебездә бик матур бәйрәм-“Әлифба” бәйрәме булды. 1 нче сыйныф укучылары “Әлифба” китабын өйрәнеп бетерделәр. Бу - зур җиңү. Менә шул шатлыкларын әти-әниләре, укытучылар белән бергәләп бәйрәм иттеләр. Алар хәзер укый, яза беләләр. Матур җырлар да күп өйрәнделәр, математика буенча да тиз генә исәплиләр. Алга таба да зур тырышлык, уңышлар телибез.
-
75 еллыкка 75 әсәр 04.02.2020

Җиңүнең 75 еллыгына башланган акция дәвам итә. Укучыларыбыз, актив рәвештә китапханәгә йөреп, сугыш турында язылган әдәби китаплар укыйлар.
-
Тиздән мәктәпкә килербез. Скоро в школу. 01.02.2020

1 нче февральдән мәктәпләргә 1 нче сыйныфка укырга керүче балаларның әти-әниләреннән гаризалар кабул итү башланды. Шул уңай белән булачак 1 нче сыйныф укучыларының әниләрен мәктәпкә чакырдык. Аларга безнең мәктәптә уку-укыту тәртипләре, укучы балаларга кирәкле әсбаплар, мәктәп формасы нинди булырга тиешлеге аңлатылды. Укырга керүче балалар белән әзерлек курслары башлануы турында әйтелде. Менә балалар мәктәптә. Алар мәктәптә кулларына ручка тотарга, язарга, кайбер фигураларны ясарга өйрәнеп караячаклар. Быел мәктәпкә 5 бала укырга керер дип көтелә.
-
Республика олимпиадасында тагын бер уңышыбыз 30.01.2020

Татар әдәбияты буенча Республика олимпиадасында 1 укучыбыз катнашты. Ул 11 нче сыйныф укучысы –Айсылу. Тырыш һәм максатчан укучыбыз призер булды. Булдырдың, Айсылу! Мәктәбебез синең белән горурлана.
-
ТАССР тарихы турында күргәзмә 30.01.2020

Татарстанда 2020 нче ел “ТАССР төзелүгә 100 ел” еллыгы дип игълан ителде. Шул уңай белән мәктәбебездә төрле чаралар оштырыла башлады. Библиотекарь Дилбәр Мансуровна тарафыннан Татарстанга багышланган альбомнар, китаплар, фотолар, журналлардан торган күргәзмә оештырылды. Укучылар күргәзмәгә куелган материаллар белән бик кызыксынып таныштылар.
-
ТАССРга 100 ел. 29.01.2020

2020 нче ел -Татарстанда “ТАССР төзелүгә 100 ел” еллыгы. Мәктәбебездә еллыкны ачу тантанасы булды. Ул “Тирән тарихлы Татарстан” дигән тема астында үтте. Укучылар Татарстан турында шигырьләр, җырлар белән чыгыш ясадылар. Тарихи мәгълүмат бирделәр. Чараны тарих укытучысы Гүзәл Җәвитовна һәм авыл китапханәсе җитәкчесе Фәридә Җәүдәтовна әзерләде.






