Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 ( 108 ) 109 110 >>
-
“Әдәби марафон” җиңүчеләре 18.11.2019

9 Дөньякүләм китап укучылар бәйгесе “Әдәби марафон” игълан ителгән иде. Мәктәбебез укучылары ярыша-ярыша матур әдәби китаплар укыдылар. Бу бәйгедә 5 нче сыйныф укучылары җиңү яуладылар. 15 нче ноябрьдә алар Казан Универсиада авылы, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясенең “Академия” концертлар залында “әдәби марафон” 9 Дөньякүләм китап укучылар бәйгесенең бүләкләү тантанасында катнаштылар. Афәрин, балалар! Китаплар сезнең гомерлек юлдашыгыз булсын. Китап-дустыгыздан аерылмагыз.
-
Фәнни-гамәли конференция 16.11.2019

14 нче ноябрь көнне Буа шәһәренең Сагдеев мәктәбендә “Шәҗәрәләр-нәсел агачы” дигән темага фәнни-гамәли конференция булды. Анда 9 нчы сыйныф укучысы Салават Аксу авылы мәчете тарихы турында уңышлы чыгыш ясап, зур уңышка иреште. Киләчәктә дә зур уңышларга ирешергә булсын.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 15.11.2019

15 нче ноябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булды. Ул 1 нче чирек йомгакларына багышланды. Җыелышта сүз балаларның сәламәтлеген саклау, аларны төрле куркыныч гамәлләрдән, сәламәтлеккә зыян китерүче эчемлекләрдән, ризыклардан ничек йолып калу юнәлешендә барды. ОГЭ һәм ЕГЭга әзерләнү юнәлешендәге эшләр турында сөйләшенде. Мәктәптә балалар өчен дәрестән соң эшләрен оештыруга, түгәрәкләргә йөрергә , олимпиадаларга әзерләнергә мөмкинлекләр тудырылуы турында әйтелде. Әти-әниләрнең үз чиратларында балаларның тәртипләрен, телефоннарда кайда утыруларын, дәресләргә, имтиханнарга әзерләнүләрен контрольгә алырга тиешлекләре әйтелде. Ата-аналар комитеты сайланды. Сау-сәламәт балалар тәрбияләү - һәрберебезнең уртак эше, шуңа күрә бергә ярдәмләшеп эшлик.
-
Кино карадык 14.11.2019

Укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру максатыннан, авыл мәдәният йортына кино карарга бардык “Водяная” дигән фильм күрсәтелде. Фильм эчтәлеге буенча әхлакый тәрбия бирү юнәлешендә иде. Балаларга бик ошады.
-
Химиядән ОГЭга әзерләнәбез 05.11.2019

Каникул көннәрендә 9 нчы сыйныфлар өчен мәктәп базасында “Акыллы каникуллар” дигән проект эшләде. Укучылар фәннәр буенча имтиханнарга әзерләнү дәресләренә килделәр. Химия фәнен сайлаган укучылар Дилбәр Мансуровна белән шөгыльләнделәр.
-
Математика фәне буенча “Акыллы каникуллар”да 05.11.2019

9 нчы сыйныф укучылары Математика фәненнән ОГЭга әзерлек дәресендә төрле катлаулылыктагы мәсьәләләр чиштеләр.
-
Акция 25.10.2019

Укучыларга сафтан чыккан батарейкаларның тирә-якка һәм кеше организмына зарары турында аңлатылды. Батарейкаларны җыю акциясе башлануы хәбәр ителде һәм залга махсус пакетлар куелды. Искергән батарейкалар җыябыз!
-
Мостай Кәримгә-100 яшь 23.10.2019

“Шигырьләрең, Мостай, һәрчак шулай, Гизеп утсен илләр арасын1- дигән темага 22 нче октябрьдә авыл китапханәсендә бик эчтәлекле шигырь бәйрәме булып үтте. 5-6 сыйныф укучылары матур-матур шигырьләрен сөйләделәр, китапханәче апалары әдипнең портреларын күрсәтте, биографиясен сөйләде.
-
Татарча диктант 22.10.2019

19 нчы октябрь көнне Дөньякүләм белем бирү “Татарча диктант” акциясе уздырылды. Безнең мәктәп бу акциягә бик теләп катнашты. Барлыгы 60 кеше диктант язды. Алар арасында укучылар да, укытучылар да, мәктәп хезмәткәрләре дә, әти-әниләр дә бар иде. Текст халык шагыйре Р.Миңнуллиннан иде. “Мин кулыма китап алам”. Текст бик тирән эчтәлекле, тәрбияви һәм көн кадагындагы теманы чагылдырган. Диктантны язу читенлек тудырмады, һәркем бик тырышып язды.
-
Боз сараенда шугалакта 22.10.2019

Буа шәһәрендәге боз сараена шугалакка бардык. Рәхәтләнеп бозда шудык. Безгә шундый мөмкинлек тудырган иминият кампаниясенә зур рәхмәт белдерәбез.






