Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 ( 107 ) 108 109 110 >>
-
“Учитель года-2020” “Ел укытучысы-2020” 20.12.2019

“Ел укытучысы-2020” бәйгесе кысаларында куст этабы бәйгеләре бара. Безнең мәктәптән бу бәйгедә биология укытучысы Шафигуллина Дилбәр Мансуровна катнашты. Ул “Чәчәк төркемнәре” темасы буенча 6 сыйныф укучылары белән бик уңышлы дәрес күрсәтте. Мастер-классы да шул темага туры китерелгән иде. “Биология дәресләрендә3D модельләштерү технологиясен куллану”. Укытучыга киләчәктә дә зур уңышлар телибез.
-
Финанс грамоталылыгы дәресләре. 18.12.2019

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы җитәкчелегендә укучылар он-лайн финанс грамоталылыгы дәресләрендә булдылар. Инвестиция, биржа, бизнес һ.б. мөһим темалар буенча лекцияләр тыңладылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын яздылар; лекция укучы куйган сорауларга да җаваплар бирделәр. Дәресләр бик үзенчәлекле, тормышчан, кызыклы һәм бик кирәкле.
-
Һөнәрле утта янмый, суда батмый. 10.12.2019

Россиядә һөнәрләр елы уңае белән укучыларыбыз ел дәвамында бик күп һәнәрләр турында өйрәнделәр, укыдылар, эзләнделәр. Иң мөһиме: алар күбрәк авыл җирлеге өчен кирәкле һөнәрләргә басым ясадылар. Бу табигый дә, чөнки алар бу һөнәр ияләре, аларның эшләре белән һәр көнне очрашып торалар. 9 нчы декабрь көнне мәктәбебездә һөнәрләр елын йомгаклау тантанасы булды. Һәр сыйныф билгеле бер һөнәргә багышланган тамаша күрсәтте. Тракторчылар, шофёрлар, сыер савучылар, бозау караучылар, игенчеләр, агрономнар булды алар. Укучыларыбыз бу һөнәрләрнең иң кирәкле һөнәр икәнлеген күрсәттеләр. Туган җиребездә, һөнәрле булып, бәхетле һәм мул яшәргә мөмкин икәнлегенә төшенделәр.
-
Урок цифры 10.12.2019

Отчет
о проведении «Урок цифры» по теме «Управление проектами»
в период с 2 по 9 декабря 2019 года
МБОУ «Аксунская СОШ»
№
п/п
Показатели
1.
Общее количество обучающихся в ОО
64
2.
Количество обучающихся 1-11 классов, которые приняли участия в Уроке
64
3.
Доля от общего количества обучающихся ОО
100%
4.
Основные формы проведения «Урока Цифры» (видеолекция/тренажер/ альтернативные сценарии)
Видеолекция с использованием видеороликов в 9-11 классах (18 уч.) / 1-4, 5-8 /тренажер
5.
Ссылки на информационные ресурсы, на которых было освещено проведение Урока (сайты в сети Интернет)
https://xn--h1adlhdnlo2c.xn--p1ai/lesson/seti-i-oblachnye-tehnologii/#
Тренажеры для 1-4,5-7,8-11 кл.:
https://cloud.datalesson.ru/#/auth/questionary?age_group=1&trainer=cdw
https://cloud.datalesson.ru/#/auth/questionary?age_group=2&trainer=cdw
https://cloud.datalesson.ru/#/auth/questionary?age_group=3&trainer=cdw
https://hb.bizmrg.com/dlsite/Rekomendacii_otkrytyi_urok.pdf
Директор ОО: Т.Д. Хайруллин
Дата: 9.12. 2019
-
Һәр әсәр-сугыш турында тарих 09.12.2019

8 нче сыйныф укучылары, “Җиңүнең 75 еллыгына 75 әсәр уку” акциясенә кушылып, библиотекада сугыш темасына язылган әсәрләр укыйлар.
-
1нче декабрь-СПИДка каршы көрәш көне. 02.12.2019

Сәламәтлек-иң зур байлык. Моны һәркем белә, ләкин үз сәламәтлегебез турында без ничек кайгыртабыз соң? Бөтен нәрсәләрне дә белеп бетерәбезме? Сәламәт булу өчен ниләр белергә тиешбез, нинди чирләр бар, аларны булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә тиешбез, замана афәтләре нидән гыйбарәт? Шулар турында сөйләргә мәктәбебезгә фельдшер Рузилә Шарифовна килде. Ул бик күп авыруларның билгеләре, алардан ничек сакланырга мөмкин булуы турында сөйләде. Бигрәк тә ВИЧ, СПИД авыруларының кеше өчен бик куркыныч , дәвалап булмый торган авыру булулары турында ассызыклады. Укучыларны үз сәламәтлекләре турында кайгыртырга, начар гадәтләргә бирелмәскә өндәде. Әңгәмә бик җитди һәм гыйбрәтле булды. Укучыларга күп нәрсәләр турында уйланырга җирлек бар. Сәламәт һәм акыллы булыгыз, балалар. Сәламәт тәндә-сәламәт акыл.
-
75 еллыкка 75 китап 30.11.2019

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, “75 еллыкка 75 китап” дигән акция башланды. Акциянең максаты укучыларны китап укырга тарту; замана балаларына сугыш һәм аның геройлары турында мәгълүмат җиткерү. Мәктәбебез укучылары бу акциягә бик теләп. Һәр сыйныф атнаның бер көнендә авыл китапханәсенә бара. Анда алар сугыш темасына багышланган китаплар, әсәрләр укыйлар. Җиңү көненә кадәр һәр сыйныф, яки һәр бала 75 китап (әсәр) укырга тиеш.
-
Әниләр бәйрәме 23.11.2019

24 нче ноябрь-Аналар көненә багышлап, беренче сыйныф укучылары “Без Сезне яратабыз, Әниләр!” дигән темага матур бәйрәм оештырдылар. Бәйрәмдә әниләргә багышлап өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар, биеделәр, әниләренә матур котлау сүзләрен ирештерделәр. Бәйрәмгә килгән әниләр балалары өчен шатланып утырдылар. Әнә никадәр һөнәрләр үзләштерергә өлгергәннәр икән бит балакайлары, югыйсә әле яңа гына мәктәп ишеген ачып керделәр бит! Соңыннан чәй табыны оештырылды. Бәйрәмне оештыруда катнашкан сыйныф җитәкчесенә һәм авыл китапханәсе мөдире Фәридә апаларына күп җылы сүзләр әйттеләр әниләр. Киләчәктә дә шулай дус булып, бергәләшеп эшләргә булсын.
-
Әдәби көндәлекләр белән эшлибез 21.11.2019

Башлангыч сыйныф укучыларының “Әдәби көндәлекләр” белән эшләүләренең торышы тикшерелде. Укучылар барысы да эшне башлаганнар. Авыл китапханәсенә барып кызыклы китаплар да укыйлар. Бигрәк тә 1 нче сыйныф укучылары тырышып эшли. Аларга әниләре дә булыша, билгеле. Сайтка кереп эшләүчеләр дә бар. Тырышлык һәм уңышлар телибез балаларга.
-
Пробное сочинение. 19.11.2019

В целях подготовки к проведению государственной итоговой аттестации по образовательным программам среднего общего образования, учащиеся 11 класса написали пробное сочинение по русскому языку.






