Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Республика олимпиадасында уңышларыбыз 28.01.2020

Татар теле буенча Республика олимпиадасында 2 укучыбыз катнашты. Алар бик әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. 9 нчы сыйныф укучысы Салават призер булды. Афәрин, балалар!
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел 27.01.2020

27 нче гыйнвар-Ленинград блокадасы өзелү көне.Шул уңай белән мәктәбебездә зур чара үткәрелде. Укучыларга Ленинград блокадасы турында тарихи мәгълүмат бирелде. Барлык укучыларга да Ленинград блокадасы көннәре чагылдырылган фильм күрсәтелде. Шул көннәр турында тетрәндергеч җырлар тыңлатылды. Бу чаралар тарих укытучысы Камалиева Г.З.җитәкчелегендә үткәрелде. Балалар бик теләп, зур канәгатьлек белән тыңладылар. Балаларыбызның киләчәге якты, күкләребез һәрвакыт аяз, тормышыбыз тыныч булсын иде.
-
Укучыларга һәм әти-әниләргә 22.01.2020

Итоговое собеседование по русскому языку, 2020 год
-
Грипп – куркыныч чир 20.01.2020

16 нчы гыйнвар көнне мәктәп укучылары өчен ФАП фельдшеры Гарафутдинова Р.Ш. гриппка каршы профилактик чаралар турында әңгәмә уздырды. Әңгәмә барышында укучылар грипп эпидемиясе вакытында гигиена кагыйдәләрен үтәү, саф һавада йөрү, зарарлы гадәтләр белән мавыкмаска, физик күнегүләр белән шөгыльләнергә кирәклек турында мәгълүмат алдылар. Төрле информацион плакатлар белән таныштылар.
-
Информация по ВПР, ОГЭ и ЕГЭ 17.01.2020

-
Гражданнар җыены. 15.01.2020

14 нче гыйнварда авыл мәдәният йортында гражданнар җыены булды. Анда район җитәкчеләре, төрле учреждение һәм ведомство вәкилләре, авыл җирлеге һәм “Бола” хуҗалыгы җитәкчеләре катнашты. Алар көн кадагындагы мәсьәләләр буенча чыгышлар ясадылар, авыл халкына тормыш-көнкүреш өлкәсендәге үзгәрешләр, яңа күрсәтмәләр, проектлар турында мәгълүмат бирделәр. Авыл һәм авыл җирлегендәге учреждение җитәкчеләре үз эшчәнлекләре турында халык алдында отчет бирделәр. Аксу мәктәбе директоры да отчет ясады.
-
Олимпиада җиңүчеләре 31.12.2019

30 нчы декабрь көнне фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңү яулаган укучыларны котлау булды. Безнең татар теле һәм әдәбияты буенча җиңүче 3 укучыбыз да бу чарада катнаштылар. Аларга Дипломнар һәм Кыш бабай бүләкләре тапшырылды. Афәрин, балалар!
-
Методик семинарда 26.12.2019

25 нче декабрьдә тарих һәм җәмгыять белеме укытучыларының методик семинары булды. Ул Буа краеведик музее базасында үтте. Темасы: “Историческое краеведение как важное средство связи школы с жизнью”. Семинарда тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гүзәл Завитовна мәктәбебездә эшләп килүче тарихи почмак турында эчтәлекле чыгыш ясады.
-
Мәктәбебездә Яңа ел бәйрәме. 26.12.2019

26 нчы декабрь көнне мәктәптә Яңа ел бәйрәме шаулап үтте. Зал матур итеп бизәлгән, түрдә Яңа ел кунагы-купшыланган чыршы. Иртәнге якта башлангыч сыйныф һәм 5, 6 нчы сыйныф укучылары үзләренең матур программалары буенча чыгыш ясадылар. Шигырьләр, җырлар яңгырады, дәртле биюләр күрсәтелде. Һәр сыйныф укучылары да тырышып әзерләнгәннәр. Аларның тамашаларын карарга Кыш бабай белән Кар кызы да килделәр. Афәрин, балалар.
-
Яңа ел алды ярминкәсе. 24.12.2019

Мәктәбебездә татлы ярминкә оештырылды. Балалар тәмле ризыклар пешереп килделәр. Һәркем татлы нигъмәтләрне алып калырга ашыкты. Балаларга ярдәм иткән әти-әниләргә дә рәхмәт белдерәбез. Яңа еллар матур һәм сый-нигъмәтле булсын.






