Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Әти-әниләрнең гомуми җыелышы 05.10.2017

29 нчы сентябрь көнне гомуми ата-аналар җыелышы булды. Ул “Балалар сәламәтлеген кайгыртып...” дигән тема астында үтте. Җыелышта Аксу авылы акушерлык пункты фельдшеры да катнашты. Ул “Йогышлы авырулар һәм аларны кисәтү” дигән темага доклад укыды. Әти-әниләргә грипп һәм аңа каршы салына торган прививкалар турында мәгълүмат җиткерде, балаларга укол ясатырга каршы килмәскә чакырды. Э.Н.Фәттаховның ЭВИ буенча җибәргән күрсәтмәсе һәм ТР “Предписаниесе”ндә күрсәтелгән чаралар турында укып тикшерелде. Җыелышта шулай ук укучыларны көнгә ике тапкыр ашату мәсьәләсе дә каралды. Ата-аналардан җыела торган акчаларның әйләнеше аңлатылды. Кайбер укучыларның ашамаулары, ризыкны әрәм-шәрәм итүләре җиткерелде. БДИ га әзерлек эшләре турында да сөйләшенде. Уку елы дәвамында эшләнәсе эшләр планы белән таныштырылды. Завуч имтиханнарга әзерлек өчен консультацияләр графигын җиткерде һәм шул график нигезендә системалы эшләргә чакырды. Әти-әниләргә мәктәптә фән опимпиадаларының башлануы; 5 нче сыйныфларда старт эшләре барганлыгы; мәктәп администрациясе тарафыннан үткәреләсе контроль эшләр, төрле иҗади бәйгеләр оештырылганы җиткерелде. Әниләрдән балаларга һәрдаим булышулары соралды.
-
Укытучылар көне 05.10.2017

11 нче сыйныф укучылары укытучыларга матур җырлар, шигъри сүзләр белән бәйрәм котлавы җиткерделәр.
-
Гражданнар оборонасының -85 еллыгы 04.10.2017

4 октябрь Гражданнар оборонасының 85 еллыгы көне. Бу дата уңаеннан мәктәптә иртә белән эвакуция әзерлеге тикшерелде . Шуннан соң мәктәбебезнең ТИН укытучысы районнан килгән күрсәтмәләргә нигезләнеп "Гражданнар оборонасына -85 ел " диеп аталган дәрес күрсәтте . Дәрестә гражданнар оборонасы тарихы һәм аның бүгенгесе темасы ачып бирелде видеофильм күрсәтелде.
-
Белем үрләренә старт бирелде. 03.10.2017

5 нче сыйныфларда Старт контроль эшләре башланды. Ул рус теле, математика, литературное чтение фәннәре буенча уздырыла. Укучылар башта анкеталар тутырдылар. Шулай итеп укучыларның башлангыч сыйныфлардан урта сыйныфларга нинди белемнәр белән күчкәнлекләре ачыклана. Укучылар, һичшиксез, үзләрен урта һәм югары сыйныфларда укырга лаеклы икәнлекләрен исбатларлар. Игътибар! Старт! Марш!!
-
«Юный пешеход» 02.10.2017

Аксу урта мәктәбендә 6 сыйныф укучылары ЮИД отряды исемен йөртәләр. 29 сентябрь көнне алар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә юл йөрү кагыйдәләре буенча чыгыш ясадылар hәм беренче сыйныф укучыларына «Юный пешеход» таныклыгы тапшырдылар.
-
“Мәрхәмәтле Татарстан”. Мәрхәмәтлелек атнасы. 01.10.2017

Мәрхәмәтлелек атнасы кысаларында укучылар белән күп төрле эшләр башкарылды. Ә тимурчылар командасы авылыбыздагы ялгыз әбиләргә ярдәм итәргә бардылар. Аларга йорт тирәсендәге эшләрдә булыштылар, хәлләрен белештеләр. Өлкәннәр үз чиратларында балаларга зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
-
«SMS- дети» 29.09.2017

Аксу урта мәктәбендә 7 сыйныф укучылары «SMS- дети» отряды исемен йөртәләр. Сыйныф җитәкчесе җитәкчелегендә мәктәпкүләм уткәрелгән чараларда актив катнашалар. 29 сентябрь көнне алар «Экстремизмга – ЮК!» айлыгы кысаларында флешмоб оештырдылар.
-
«Экстремизму – Нет!» «Экстремизмга юл юк!” исеме астында үткән айлык тәмам 29.09.2017

Айлык барышында мәктәбебездә күп төрле эшләр башкарылды. Терроризмга каршы көрәш көне уңае белән акция үткәрелде. Анда төрле террор актларында һәлак булганнарны искә алдык.
-
Встреча с представителями правоохранительных органов 29.09.2017

Была организована встреча с инспектором ПДН и участковым инспектором. Беседа была посвящена злободневным молодежным проблемам (проблема наркомании, токсикомании, экстремизма, терроризма в молодежной среде). Ребята вступали в диалог с сотрудниками, задавали интересующиеся вопросы. Представители правоохранительных органов процитировали выдержки из различных нормативно-правовых актов, зачитали выдержки из статей, предусматривающих ответственность за совершение правонарушения экстремистского характера.
-
Тематик тәрбия сәгатьләре 29.09.2017

Һәр класста тематик тәрбия сәгатьләре үтте: “Мин, без һәм башкалар”, “Экстремизм һәм патриотизм” , “Үзара аңлашу хәрәкәте” һ.б. Башлангыч сыйныф укучылары “Без халыклар дуслыгы яклы!”, “Без тынычлык сагында!” исемле рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылаМәктәп китапханәсендә «Правовое обеспечение противодействия терроризму»; «Экстремизм и терроризм – вызов обществу» дигән темаларга китаплар күргәзмәсе оештырылды. На уроках истории, права и обществознания учащиеся изучали документы: «Всеобщая декларация прав человека», Конституция РФ и другие.






