Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 151 ) 152 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
“Зеленая планета” 26.04.2017

“Зеленая планета” бәйгесе җиңүчесе- - 1 нче сыйныф укучысы.
-
Мәктәптә Тукай укулары 26.04.2017

26 нчы апрель көнне мәктәбебездә тәнәфес вакытларында укучылар көн дәвамында Г.Тукай шигырьләрен укыдылар. Һәр укучы (1 сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка кадәр) Г.Тукайның үзе яраткан шигырен яңгыратты. Шулай итеп без Г.Тукайның туган көнен билгеләп үттек.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре. ВПР. 11 класс 25.04.2017

Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре дәвам итә. Бүген, 25 нче апрельдә, 4 нче сыйныф укучылары математикадан, 11 нче сыйныф укучылары физика фәннәреннән эшләделәр. Укучыларга алдагы фәннәрдәге эшләрендә дә уңышлар телибез.
-
Спортчы егетләребез 24.04.2017

22 нче апрельдә “Спортлы Татарстан” (Спортивный Татарстан”) кысасында мәктәпнең милли көрәш буенча җыелма командасы Иске Суыксу авылында уздырылган Җамалтдинов Р.М. исемендәге ярышларда катнашты. 6,7 нче сыйныф укучылары үз авырлыкларында 2 нче, 3нче урыннарга лаек булдылар. Җиңүче грамоталары һәм призлар белән бүләкләнделәр. Афәрин, егетләр! Без җиңүче егетләребез белән горурланабыз!
-
Конференция имени Толстого 22.04.2017

21 апреля в Казани на 15 республиканской научно - практической конференции им. Л.Н. Толстого ученик 11 класса, с работой "Голоса из ада" (по произведениям В. Шаламова и И. Салахова "Колымские рассказы") награжден Дипломом 1 степени. Научный руководитель : учитель русского языка и литературы. Наши поздравления!!!
-
“Мәрхәмәтлелек атнасы” 21.04.2017

“Мәрхәмәтлелек атналыгы” (“Неделя добра”) акциясе кысасында “Яшь Тимурчылар” отряды -6 нчы сыйныф укучылары Миңзифа әби, Рокыя апа, Мәгъмүрә әби, Равия апа, Зәйтүнә әби, Гүзәлия апаларга ярдәм итәргә бардылар. Алар өлкәннәргә сулар керттеләр, бәрәңге тутырыштылар, ишегалдында җыелган суларны ерып җибәрделәр. Укучыларның ярдәменә әби-апалар бик шат булдылар. Зур рәхмәтләрен әйттеләр.
-
Бөтенроссия тикшерү эшләре. ВПР 20.04.2017

Мәктәпләрдә Бөтенроссия тикшерү эшләре башланды. Ул 4,5,11 нче сыйныфларда үтәчәк. 4, 5 нче сыйныф укучылары рус теле һәм математикадан биремнәрне үтәделәр инде. Укучыларга уңышлар телибез.
-
Бөтенроссия экологик диктанты. 20.04.2017

19 нчы апрель көнне мәктәбебездә укучылар экологик диктант яздылар. Диктант язуда 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. 5-8 нчы сыйныфлар өчен кайбер сораулар шактый катлаулы булса да, 9-11 нче сыйныф укучылары сынатмадылар. Халыкара Җир көнендә диктантка йомгак ясалып,сертификатлар тапшырылуын көтәбез.
-
Апрель-Тукай, Тукай-Апрель 20.04.2017

Апрель ае-Тукай ае. Шуңа күрә мәктәбебездә Г.Тукай шигырьләрен сәнгатьле укуга багышлап шигырь кичәсе үткәрелде. Анда 1-8 нче сыйныф укучылары катнашты. Алар бик матур шигырьләр өйрәнгәннәр иде. Һәр сыйныфта иң сәнгатьле укучылар билгеләнде. Алар 26 нчы апрель - Г.Тукай туган көнне мәктәп күләмендә үткәреләчәк Тукай укуларында катнашачак.
-
Ренат Харис укулары 20.04.2017

19 нчы апрель көнне Буа шәһәренең Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбендә “Киләчәге бар милләт без, Шәхесләргә бай милләт без” дигән II Республикакүләм Ренат Харис укулары булды. Анда катнашу өчен өч номинациядә бәйгеләр игълан ителгән иде.
1.”Минем дә бар үз Тукаем! Күңелемдә яши һаман” секциясендә Р.Харисның шигырьләрен сәнгатьле итеп төрле телләрдә яттан укырга.
2.”Туган як бизәкләре” секциясендә, Р.Харис традициясен дәвам итеп, Туган якка багышланган рәсемнәр ясарга.
3.”Мин туган якларыма-Буа якларына гашыйк булганга гына шагыйрь булдым”(Р.Харис) Укытучылар өчен чыгышлар.
Бу зур чарага Казаннан да мөхтәрәм кунаклар-шагыйрьләр кайткан иде. Алар: Р.Харис, Ф.Галимуллин, Р.Рахман, Р.Сәлах, Р.Сәгъдиев; газета-журнал мөхәррирләре.Бу зур бәйгедә безнең мәктәптән сәнгатьле шигырь сөйләү секциясендә 3 укучы катнашты. Шуларның икесе (7,8 нче сыйныф укучылары) Җиңүче дипломнарына лаек булдылар. Рәсемнәр бәйгесендә барлыгы 9 укучы катнашты. Шуларның 4се катнашучы шаһәдәтнамәсенә, ә 1се (2нче сыйныф укучысы) II дәрәҗә Дипломга лаек булдылар. Бу бүләкләрне алар танылган шагыйрьләр, күренекле диктор, сәнгатьле сөйләм остасы Ф.Галимуллин бәяләве белән, алар кулыннан алдылар. Афәрин, балалар! Һәрвакыт сәнгатьне яратыгыз.






