Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 161 ) 162 163 164 165 166 167 168 169 170 >>
-
"Культурный дневник " җиңүчеләре 02.06.2016

"Культурный дневник " - җиңүчеләре Сәмитова Алинә , Сабирзянова Язилә-1 нче сыйныф укучылары - республика күләм бәйгедә җиңеп чыктылар һәм махсус чакыру белән Казанга экскурсиягә бардылар .Афәрин , балалар !
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2016
Тәүге звонок белем ачкычларынБалаларның бирә кулына.Соңгы звонок башлап алып чыгаҺәр яшьлекне тормыш юлына.25 май көнне мәктәбебезнең 11нче сыйныф укучыллары өчен (алар 9 укучы) соңгы кыңгырау яңгырады . Бу тантанада әти -әниләр , җирле үзидарә һәм күмәк хуҗалык рәисләре , районның үзәк банк җитәкчесе Шакиров Ә.Э. ,район мәгариф бүлеге методисты Еремеева З.А. катнашты. Алар укучыларга зур уңышлар , якты киләчәк ,ак юл теләделәр .Укучылар үзләре дә матур әдәби музыкаль монтаж күрсәттеләр . -
Мониторинг эше 23.05.2016

11 нче сыйныф укучылары чираттагы мониторинг эшен тапшырдылар . Татар теленнән сочинение элементлары белән изложение яздылар .
-
Балаларны яклау көне 16.05.2016

14 май көнне план буенча мәктәптә "Балаларны яклау көне " үткәрелде . Беренче мәктәп директоры билгеләгән сигнал яңгырады , укучылар һәм укытучылар бердәм рәвештә мәктәп територриясеннән читкә чыгып төзелделәр . Сыйныф җитәкчеләре рапортлары тыңланды. Тикшерүдә күренгәнчә мәктәп эвакуация вакытына сыешты . Гражданнар оборонасы җитәкчесе ( мәктәп директоры) эвакуациягә "якшы" билгесе куйды. Көннең икенче өлешендә хәрбиләштерелгән эстафета булды . Нәтиҗәләр тибәндәгечә . Башлангыч сыйныфлар арасында 4 сыйныф- 1 урын , 2 сыйныф - 2 урын , 3 сыйныф - 3 урын , 1сыйныф - 4 урын.
5-8 сыйныфлар 8 сыйныф - 1 урын , 6 сыйныф - 2 урын , 7 сыйныф - 3 урын , 5- сыйныф - 4 урын .
9-11 сыйныфлар арасында беренчелекне 10 һәм 11нче сыйныфларның җыелма командасы беренче , ә 9 сыйныфлар 2 нче урынны яуладылар .
-
Бердәм Республика Гаилә дәресе 14.05.2016

14 нче май көнне мәктәбебездә зур гаилә бәйрәме булды. Ул бердәм республика дәресе уңае белән оештырылды. Иң элек Укучылар һәм гаиләләр “Гаилә һәм гаилә кыйммәтләре” дигән темага лекция тыңладылар. Лекцияне ЗДВР Идиятуллина Г.Т. укыды. Гаиләләр турында матур шигырьләр яңгырады. Аннары бәйрәм табигать кочагында дәвам итте.Укытучылар гаиләләреннән төзелгән командалар төрле кызыклы уеннарда һәм спорт ярышларында катнаштылар. Барлыгы 10 команда уйнады. Бәйрәм бик күңелле һәм кызык булды. Афәрин балалар һәм әтиләр-әниләр!
-
Минем гаиләм 13.05.2016

“Минем гаиләм” дигән темага 8 нче сыйныф укучылары инша яздылар.(Укытучылары Хәйруллина Р.Ф.) Алар гаилә турында фәлсәфи фикер йөртеп тә, үз гаиләләре турында ихлас фикерләрен белдереп тә, үрнәк гиләләр нинди булырга тиеш, дигән сорауга үзләренең туры сүзләрен әйтеп тә язарга тырыштылар. Бигрәк тә Шәфигуллина Нәргизә, Сабирҗанова Ландыш , Шакирова Динә, Гатауллина Ләйсән иншаларын чын күңелдән, гаиләләре белән горурланып, яратып язганнар иде.
-
Гаиләм-җылы оям 12.05.2016

Гаилә көненә багышлап һәр сыйныфта стена газеталары чыгардылар, плакатлар ясадылар. Бу эшкә һәр сыйныф та бик җаваплы карадылар. Берсеннән берсе эчтәлеклерәк, матуррак газеталар бизәде мәктәбебез диварларын. Газеталарда укучыларның үз гаиләләре турында язган кечкенә мәкаләләре, шигырьләре һәм гаиләләре белән төшкән фоторәсемнәре урын алды.
-
Минем гаиләм рәсемнәрдә 11.05.2016

Минем дус гаиләм” темасына 1-9 нчы сыйныф укучылары рәсемнәр ясадылыр һәм шулардан мәктәбебез залында зур күргәзмә оештырылды. Күргәзмәне һәр укучы кызыксынып, бер-берсе белән фикерләрен алышып, үзләренең бәяләрен биреп карадылар. Рәсемнәр бик күп иде, ихластан ясалганнар иде, балаларның үз гаиләләрен яратулары бөркелеп тора иде. Рәсемнәр күргәзмәсен оештыру белән башлангыч сыйныф укытучылары: Зиннәтуллина Л.В., Сабирҗанова Г.Ф., Хасанова Г.Н. һәм искусство фәне укытучысы Гобәйдуллина И.И. җитәкчелек иттеләр.
-
Бөек Җиңүнең -71 еллыгы 11.05.2016

Аксу урта мәктәбендә Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган зур тантана булып узды.Бәйрәмгә сугыш ветераны Мөлеков Котдус абый чакырылды.Ул үзенең сугышта күргән аырлыклары турында укучыларга сөйләде.
-
Үлемсез полк 11.05.2016

9 май көнне мәктәптә «Үлемсез полк» акциясе үткәрелде.Акция сугыш ветераннарын хөрмәтләү,алар үткән данлы юлларны искә төшерү максатыннан үткәрелде.






