Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 167 168 ( 169 ) 170 >>
-
Театр атналыгы 16.11.2015

16-21 ноябрьгә кадәр мәктәптә театр атналыгы бара .
-
Мәдәният дәресе 22.10.2015

Мәдәният дөньясына рәхим итегез , балалар һәм әти- әниләр !
-
Җәүдәт Дәрзаманга 70 яшь 14.10.2015

Шагыйрь , язучы Җәүдәт Дәрзаманның 70 яшьлек юбилее уңаеннан "Балаларның аерылгысыз дусты -Җәүдәт Дәрзаман " темасына балалар иртәсе үткәрелде . Анда 1-4 сыйныф укучылары катнашты . Укучылар шагыйрьнең шигерьләрен ,хикәяләрен сөйләделәр . Ахырдан язучы иҗатына багышланган презентация күрсәтелде .
-
Гражданнар оборонасы айлыгы 03.10.2015

Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында мәктәптә ТИН дәресләре булып үтте . Укучылар беренче пожар сүндерү өчен җайланган машина һәм мотопомпа ярдәмендә су сиптереп карадылар . Икенче дәрестә огнетушитель ярдәмендә пожар чыганагын сүндерү буенча практик дәрес булды . Шулай ук укучылар бу көнне бау ярдәмендә төрле төеннәр бәйләргә , палатка куярргада өйрәнделәр . 3 дәрескә Буада МЧС та эшләүче Гисматуллин Амир Гөлмулла улы килде . Ул үзенең чыгышында пожардан саклану чаралары аны сүндерү һәм пожарны булдырмау юллары турында сөйләде.
-
"Экстремизмга -юк!" 22.09.2015

"Экстремизмга- юк !" айлыгы кысаларында "Без тынычлык яклы " темасына кичә булып узды . Укучыларга тынычлыкны саклауның әһәмияте , терроризмның фаҗигасе турында аңлатылды . Чараларны тарих укытучысы Камалиева Гүзәл һәм авыл китапханәчесе Нургалиева Фәридә әзерләде .
-
Грамоталылыкны тикшерәбез 09.09.2015

8 нче сентябрь -грамоталылык көне . Шул уңайдан мәктәбебездә "Грамоталылык гомуми культуралылыкның бер өлеше " дигән темага тәрбия сәгатьләре булды . Ә татар теле дәресләрендә төрле типтагы диктантлар яздык .
-
Без бергә ! 08.09.2015

Агачларны юкка гына җиребезнең яшел калканы димиләр. Сулаган һавабызның сафлыгы, елга-күлләребезнең мул суы шул калканның никадәр ышанычлы булуына бәйле. Һәр кеше үз гомерендә бер тапкыр булса да агач утыртырга тиеш, ди халык.
7 сентябрьдә Республикада игълан ителгән «Без бергә» экологик акциясендә агач утырту ачык мисал булып тора. Акция кысаларында мәктәбебез да тирә - якны яшелләндерү эшләрен дә актив катнашты. “Бола” елгасы буена 9 -11 сыйныф укучылар эрозиягә каршы куаклар утырттылар.
-
Икенче икмәк уңышы 08.09.2015

Елдагыча укучылар һәм укытучылар тырышлыгы белән үстерелгән “икенче икмәгебез” мул уңыш җыеп алынды.
-
Терроризмга каршы көн ! 04.09.2015

3 сентябрь -терроризмга каршы көрәш көне .Шул уңайдан барлык сыйныфларда да тәрбия сәгатьләре үткәрелде .
-
Укулар башланды !!! 01.09.2015

Көтеп алынган кыңгырау чыңлады . Быел беренче сыйныфка керүче 9 бала өчен ул беренче кыңгырау булды . 2015-16 уку елында Аксу урта мәктәбендә 83 бала белем алачак . 11 сыйныфта 9 укучы ЕГЭ бирергә әзерләнә . Хәерле сәгатьтә ! Хәерле белем юлына !






