Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 161 162 163 164 165 166 ( 167 ) 168 169 170 >>
-
Гражданнарны патриотик рухта тәрбияләү айлыгы 25.01.2016

-
7нче сыйныфта ачык дәрес 22.01.2016

Методик семинар кысаларында 22 гыйнварда 7 нче сыйныфта "Татар әдәбиты" фәне буенча ачык дәрес үткәрелде . Дәресне 1 квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гобәйдуллина Илсөяр Ильдус кызы үткәрде .
-
Бездә кунаклар -атаклы гармунчылар . 22.01.2016

-
Юллар имин булсын 22.01.2016

Бүген юлларда машина йөртүчеләр һәм җәяүлеләр гаебе белән бик күп һәлакәт булып тора . Алар арасында кызганычка каршы укучы балалар да була . Япь-яшь гомерләр өзелә .Шуны исәпкә алып ,укучыларга юл кагыйдәләре һәм аларны төгәл үтәргә кирәклеген һәрдаим искә төшерелеп тора . Сыйныф сәгатьләре, төрле чаралар үтә . Районыбыз территориясендә дә шундый фаҗигаләр булуын ишеткәч , мәктәп күләмендә линейкага җыелдык. Укучыларга Буада булган юл һәлакәтләре һәм шунда һәлак булган һәм имгәнгән укучылар турында җиткердек . Авыл юлларыда , олы юлларда бигерәк тә буранлы кыш көнәрендә нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге тагын бер кат яңартылды .
-
ЕГЭ һәм ОГЭ 21.01.2016

19 январьда 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналар җыелышы булды . Төп тема ОГЭ һәм ЕГЭ мәсьәләләре булды . 1 нче яртыеллык нәтиҗәләренә анализ ясалды . Имтиханнар өлкәсендәге кайбер үзгәрешләр ,яңа күрсәтмәләр , тәкъдимнәр җиткерелде .
-
Яңа ел белән! 30.12.2015

Хөрмәтле коллегалар, әти-әниләр ,укучылар!
Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәмнәре белән котлыйм. Сәламәтлек һәм бәхет-шатлык белән тулы көннәр, байлык һәм күңел тынычлыгы сезне читләтеп үтмәсен. Хыялларыгызның һәр барчасы тормышка ашсын, бәхетләрегез ташып торсын! Кыш бабай ,Кар Кызы ,мәктәп администрациясе.
-
Педсовет 30.12.2015

Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Аксу урта мәктәбе укытучыларының киңәшмә утырышы булды . Утырышта сыйныф җитәкчеләре укучыларның өлгереше һәм тәртибе турында отчет бирделәр . ЕГЭ һәм ОГЭ мәсьәләләре буенча да зур сөйләшүләрт булды . Методик эшкә һәм эчке контроль нәтиҗәләренә анализ ясалды. Яңа яртыеллыкка максатлар һәм бурычлар билгеләнде.
-
Олимпиададан җиңү белән ! 24.12.2015

16-17 нче декабрьдә татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадасының район этабы үтте. Нәтиҗәләр буенча уңышларыбыз әйбәт кенә . Җиңүчеләребез дә, призерларыбыз да бар . Менә алар Салаватуллина Альбина -9нчы сыйныф, Шарафутдинова Айсылу -7нче сыйныф җиңүчеләр , Сабирзянов Булат-6нчы сыйныф, Шәфигуллина Нәргизә -8нче сыйныф , Камалиева Лилия -9нчы сыйныф , Гатауллин Илназ -5нче сыйныф , Шәрәфетдинов Айнур -10нчы сыйныф , призерлар булдылар. Афәрин укучылар!
-
Белемнәребезне барладык 24.12.2015

Беренче яртыеллык өчен мәктәп администрациясе тарафыннан 2-11 сыйныфларда математика , татар теле , рус теле фәннәреннән контроль эшләр үткәрелде . Нәтиҗәләр буенча өлгереш -100% ; сыйфат -80% .
-
Яңа елга әзерлек 24.12.2015

Мәктәбебез яңа 2016 нчы елны каршыларга әзерләнә. Залларыбызны , сыйныф бүлмәләрен кар бөртекләре , үзебез ясаган төрле уенчыклар , ялтыравыклар белән бизәдек . Стеналарга газета -плакатлар ясап элдек . Мәктәбебез бик матур булды. Иң матур бизәлгән сыйныф бүлмәсе 1-3нче һәм 9 нчы сыйныф укучыларыныкы .Килегез ,күрегез!!!






