Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 155 ( 156 ) 157 158 159 160 >>
-
Вперед, Юнармейцы! 17.02.2017

16 февраль көнне мәктәпнең җыелма командасы районда "Вперед Юноармейцы !" ярышында катнашты. Укучылар уңышлы чыгыш ясадылар . 11 сыйныф укучысы Сәмитова Алия АК-74 автоматын җыю буенча беренче , противогаз кию буенча команда 2 нче урынны яулады . Укучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
-
Әфган сугышы истәлекләре 15.02.2017

1979 елда башланып, 10 елга кадәр сузылган бәрелеш, 1989 елда Советлар Союзының 15 мең кешесен югалту белән тәмамлана. Әлеге коточкыч сугыш безнең куңелләргә дә тирән уелган. Әфган сугышында катнашкан безнең авылдашларыбыз да бар. Һәр елның 15 февралендә Совет гаскәрләренең Әфган җиреннән чыгарылуы көне уңаеннан мәктәбебездә сыйныф сәгатьләре үтә .
-
Китап- саекмас чишмә 10.02.2017

Мәктәбебезнең иң күп китап укучыларыннан төзелгән "Тапкырлар ", "Дуслык ", "Зирәкләр " командалары "Китап - саекмас чишмә" дигән тема астында КВН күрсәттеләр . Китап турында мәкальләр әйтеп , табышмакларга җаваплар табып , сорауларга җаваплар биреп ,әсәрләрнең геройларын танып, матур- матур шигырьләр сөйләп , җырлар башкарып көч сынаштылар . КВН бик кызыклы ,җанлы ,укучыларның актив эшчәнлеге белән үтте . Ахырда "Дуслык" командасы җиңде . Китапларны яратыгыз , аларны куп укыгыз !
-
Парламент дәресе 10.02.2017

10 февраль көнне мәктәбебезнең югары сыйныф укучылары белән берлектә Парламент дәресе кысаларында “Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе” программасы өйрәнелде. Программа буенча эшләү укучыларда кызыксыну уятты.
Информация
по проведенным мероприятиям в МБОУ «Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ» в рамках Парламентского урока-2016
-Конкурс детских рисунков –учащиеся начальных классов,Сабирзянова Язиля,Самитова Алиня,Сабирзянова Азалия,Ахметова Альфиня,шарафутдинова Алсиня.
-Конкурс творческих работ, посвященный теме «Закон и законодатели»-Шакирова Камиля, ученица 7 класса.
-Конкурс эссе на тему «Татарстан-2030: мои предложения в Стратегию развития» - ученица 10 класса , Камалиева Лилия
-10 февраля в школе был проведён единый Парламентский урок с участием депутатов местного сельского совета, где учащиеся делились своими мнениями о Программе Стратегия-2030.
-
Әлифба бәйрәме 10.02.2017

1 нче сентябрь иртәсендә генә мәктәп бусагасын тәүге мәртәбә атлап кергән нәниләр беренче җиңүләрен бәйрәм иттеләр . Аларга хәрефләр тану , хәрефләрдән иҗекләп сүзләр төзү , укырга өйрәнү җиңел булмады. Тик балалар югалып калмадылар ,тырыштылар.
-
Студентлар белән очрашу 04.02.2017

Аксу авылы мәдәният йортында Казан шәһәре югары уку йортларында белем алучы студентлар белән очрашу булып үтте . Очрашуга килгән студентлар уку йортлары турында , уку йортына кабул итү шартлары турында сөйләделәр . Соңыннан концерт һәм дискотека булды.
-
Хәрби -патриотик тәрбия айлыгы 30.01.2017

23 январьдан 23 нче февраль чикләрендә мәктәптә хәрби патриотик тәрбия айлыгы үтә . Айлык вакытында күп төрле уеннар ,тәрбия сәгатьләре , очрашулар планга кертелде .
-
Имтиханнарга әзерлек дәвам итә. 24.01.2017

11 нче сыйныф укучылары 24 нче гыйнвар көнне рус теленнән РМО укытучылары тарафыннан махсус әзерләнгән КИМнар буенча тест эшләре башкардылар. Өч укучы да тырышып үз КИМнары биремнәрен үтәделәр. Нәтиҗәләр әйбәт булсын, дип телибез.
-
Профориентация 23.01.2017

9 нчы сыйныф укучылары белән психологлар профориентация буенча тест үткәрделәр. Укучылар һөнәрләр өлкәсенә караган төрле сорауларга җаваплар бирделәр. Барлык укучылар да актив эшләде.
-
Психологик мониторинг 20.01.2017

19 нчы январьда мәктәбебезгә психологлар килде. Алар 1, 5, 9 нчы сыйныф укучылары белән төрле характердагы психологик күнегүләр эшләделәр.1 нче сыйныф укучылары белән төсләр аша сорауларга җавап бирү формасында мониторинг үткәрделәр. 5 нче сыйныф укучылары да сорауларга җаваплар бирделәр.






