Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 ( 153 ) 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
“Без бергә” фестивале. 10.04.2017

Районда “Без бергә” Республика фестиваль-конкурсының муниципаль этабы үтте. Татарстан халыклары биюләренә багышланган бәйгедә безнең мәктәптән 10 нчы сыйныф кызлары рус халык биюе белән чыгыш ясадылар, ә 3 нче сыйныф укучысы Н.Дәүлинең “Мин песнәгемне сагынам” хикәясеннән өзек өйрәнеп, сәнгатьле сөйләм номинациясендә катнашты.
-
Акция “Что такое ГТО?” “Нәрсә ул ГТО?” 10.04.2017

Мәктәбебездә шундый тема астында акция узды. Укучылар бик актив катнаштылар. Һәрберсе ГТО турында фикерләрен белдереп, сорауларга җаваплар язып, стенага куелган газетага карточкалар ябыштырдылар.
-
"Скажи,НЕТ" 10.04.2017

-
“Экояз” акциясе 05.04.2017

Апрель аенда “Экояз” дигән акция старт алды. Укучылар язның беренче хәбәрчеләре-сыерчыклар өчен яңа оялар ясадылар. Аларны мәктәп бакчасындагы агачларга беркетеп куйдылар. Оялар экологик яктан чиста һәм өр-яңа материалдан эшләнде. Канатлы дусларыбыз сау-сәламәт булсыннар; матур-матур балалар чыгарсыннар.
-
Югары Лащи мәктәбендә консультациядә. 31.03.2017

“Умные каникулы” проекты кысаларында 27 нче март көнне Югары Лащи мәктәбендә 9 нчы сыйныф укучылары өчен мәктәпара консультацияләр оештырылды. Безнең мәктәптән 6 укучы барып кайтты. Алар математика, рус теле, физика фәннәре буенча башка мәктәп укытучыларыннан консультацияләр алдылыр. Безнең укучыларга бигрәк тә математика фәненнән үткәрелгән консультация ошаган. Алар бер вариантның 2 нче бүлеге биремнәрен эшләгәннәр. Консультацияләр турында укучыларның әти-әниләре дә уңай фикерләрен белдерделәр. Мондый чараларның үткәрелүе бик әйбәт: балалар узара аралашалар, бер-берсен таныйлар, белемнәрен чагыштыралар, дигән фикерләрен әйттеләр алар.
-
«Патриотическое воспроизведение текста» 31.03.2017

“Живая классика” конкурсының район этабы узды. Безнең укучыбыз уңышлы чыгыш ясады. Ул, «Патриотическое воспроизведение текста» дигән номинациядә җиңүче булып, Грамотага тәкъдим ителде.
-
“Умные каникулы” 27.03.2017

В целях реализации Приказа МКУ «Управление образования Буинского муниципального района» №379 от 17 марта 2017 года «О реализации муниципального проекта «Умные каникулы» в школе составлен и утвержден приказом директора план-график работы с обучающимися 9 ого класса.
Активно ведется работа по подготовке к ОГЭ. Учащиеся каждый день занимаются на консультациях: изучают «западающих» тем по предметам; выполняют тестовые задания; работают над текстами.
-
Культпоход 24.03.2017

24 нче март көнне Аксу мәдәният йортында Г.Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повесте буенча төшерелгән татарча кино күрсәтелде. Укучылар, укытучылар коллективы бик теләп кинога культпоход оештырдылар. Киноны һәркем тын да алмыйча карады. Кино барыбызга да бик ошады.
-
Хочу всё знать! 23.03.2017

22 нче март көнне Буа шәһәренең 5 нче гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Хочу всё знать” төбәкара конференциясе булды. 2нче сыйныф укучысы 2 нче урынны, ә 3 нче сыйныф укучысы 3 нче урынны яуладылыр. Киләчәктә дә укучыларга уңышлар телибез.
-
“Кояшлы ил” конференциясе 22.03.2017

21 нче мартта Яңа Чәчкаб урта мәктәбендә II Республикакүләм фәнни-гамәли конференциядә укучыларыбыз бик теләп катнаштылыр. Уңышларыбыз да зур. “Халкыбызны таныткан шәхесләр” номинациясендә “Без Тукай оныклары” темасына чыгыш ясап,11 нче сыйныф укучысы 1 нче дәрәҗә Дипломга, 1-3 нче сыйныф укучылары, сәхнәләштереп шигырьләр укып, 3 нче урыннарга ия булдылыр. Афәрин!






