Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 154 ( 155 ) 156 157 158 159 160 >>
-
Китаплар күргәзмәсе 27.02.2017

Туган телләр көне уңаеннан китапханәдә балалар китаплары күргәзмәсе оештырылды.
-
Шигырь бәйрәме. 27.02.2017

Туган телләр көнендә (21 нче февраль) башлангыч сыйныф укучылары, татар теле турында шигырьләр өйрәнеп, мәктәп күләмендә шигырь кичәсе үткәрделәр. Укучылар телебезнең тәмен тоеп, саф татар телендә сәнгатьле итеп матур-матур шигырьләр сөйләделәр.Телебезнең нинди аһәңле, тәэсирле, хисле һәм бай тел икәнлегенә төшендерделәр.
-
Сәнгать бәйрәме
22.02.2017
Туган телебез-татар теленә багышланган зур сәнгать бәйрәме үткәрдек. Анда халкыбызның дәртле биюләре башкарылды, моңлы җырлары яңгырады, гыйбрәтле һәм тирән эчтәлекле шигырьләр сөйләнде. Һәр сыйныфтан да укучылар бик теләп һәм актив катнаштылар. Авыл мәдәният йорты сәхнәсе гөрләп торды. Телебез мәңге яшәсен!
-
Тәрбия сәгатьләре 21.02.2017

Туган телләр көне уңаеннан сыйныфларда Туган телләргә багышланган тәрбия сәгатьләре узды. Алар үзара фикер алышу, әдәби-музыкаль балалар иртәсе, телләр тарихына багышланган лекцияләр формасында оештырылды. Гомумән, укучыларга телләр турында бик күп мәгълүмат җиткерелде, укучылар үзләре дә матур һәм үтемле татар телебездә шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Туган телебезне яратыйк, аны саклыйк һәм баетыйк!
-
Ата-аналар җыелышы 21.02.2017

Аксу урта мәктәбендә чираттагы гомуми ата-аналар җыелышы булды. Җыелышның темасы: “Бала тәрбияләү-үзенчәлекле һәм җаваплы эш”.
Көн тәртибе:
1.Доклад: “Бала тәрбияләүдә гаилә һәм мәктәпнең роле”.
2.Мәктәптә уку-укыту һәм тәрбия эшчәнлегенең барышы.
3.ЕГЭ, ОГЭ, ГВЭ мәсьәләләре.
4.Гаиләне һәм мәктәпне борчыган сорауларны хәл итү.
5.Балалар тормышында Интернет куркынычсызлыгы мәсьәләләре.
6.Ата-аналарны ВПР, имтиханнар расписаниесе, укучыларны аттестацияләү формалары белән таныштыру.
7.Башлангыч һәм урта сыйныф укучыларын ПМПК тикшеренүенә алып бару мәсьәләсе белән таныштыру.
-
Русский медвежонок -2017 21.02.2017

Укучылар төрле уен-бәйгеләрдә бик теләп катнашалар. Һәр елны үткәрелә торган “Русский медвежонок” уен-бәйгесендә быел да шактый гына укучыларыбыз катнашты. Араларында җиңүчеләр дә бар. Башлангыч сыйныф укучылары Әлфинә һәм Язилә быелгы уен-бәйге җиңүчеләре булды. Алар җиңүче дипломнары һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
-
Батырлык дәресе 21.02.2017

Хәрби-патриотик айлык һәм Туган телләр ункөнлеге кысаларында “Муса Җәлилнең батырлыгы” дигән темага мәктәп күләмендә батырлык дәресе булды. Барлык укучылар да линейкага тезелеп, 7 нче сыйныф укучылары әзерләгән чараны тыңладылар. 7 нче сыйныф укучылары Муса Җәлилнең батырлыгы, үлемсезлеге турында сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр; М.Җәлилнең гомере мәңгелек маяк булуы турында аңлаттылыр; аңардан үрнәк алырга, шигырьләрен өйрәнергә чакырдылар.
-
Поэзия и проза 20.02.2017

17 февраля на базе СОШ № 1 проходила 15 районная научно – практическая конференция им. Л.Н. Толстого. Учащийся нашей школы Шарафутдинов Айнур защищал свою исследовательскую работу. Он занял 1 место в номинации «Поэзия и проза»
-
Олимпиадада катнашу. 20.02.2017

Татар әдәбияты буенча муниципаль этапта җиңү яулаган 9 нчы сыйныф укучысы Нәргизә Казанда республика этабында катнашып кайтты.
-
Туган телләр декадасы 20.02.2017

№
п/п
Чаралар
Үткәрү урыны
Үткәрү урыны
Җаваплылык
1
Туган телләр көненә багышлап стена газеталары чыгару
Ай барышында
Аксу мәктәбе
Хайруллина Р.Ф.-татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Сыйныф җитәкчеләре.
2
Туган телем-татар теле темасына тәрбия сәгатьләре (һәр сыйныфта)
Дүшәмбе көннәрендә
Аску мәктәбе
Сыйныф җитәкчеләре.
3
Туган тел турында шигырьләр кичәсе.
20.02.2017
Аксу мәктәбе
Башлангыч сыйныф укытучылары
4
“Туган халкым-татар халкы,
Туган телем-татар теле” темасы астында сәнгать бәйрәме. (1-11 сыйныф укучылары)
21.02.2017
Авыл мәдәният йорты
Татар теле укытучылары
Сыйныф җитәкчеләре.
Халыкара Туган телләр көненә карата үткәрелә торган чаралар планы.
Февраль, 2017 года






