Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 ( 152 ) 153 154 155 156 157 158 159 160 >>
-
Бердәм методик көн 18.04.2017

17 нче апрель көнне Бик Ути төп гомуми белем мәктәбе базасында район күләмендә бердәм методик көн үтте. Темасы: “Реализация модели профессионального роста педагогов”. Районыбыз мәктәпләреннән укытучылар җыелып тәҗрибә уртаклаштылар, фикерләр алыштылар, дәресләргә анализ ясадылар, яңалыклар белән таныштылар. Безнең мәктәптән тарих һәм җәмгыять белеме, инглиз теле, математика укытучылары ачык дәресләр күрсәттеләр. Уку-укыту эшләре буенча завуч мәктәптә методик эшне оештыру турындагы түгәрәк өстәл эшчәнлегендә катнашты. Методик көн бик тыгыз, укытучыларның актив эшчәнлеге белән үтте. Эш барышында район мәгариф бүлеге методисты Загуртдинова И.З. катнашты. Укытучыларның профессиональ үсешен тәэмин итәргә булыша торган мондый эш алымнары бик кирәк, дигән нәтиҗәгә килдек.
-
Экологик дәрес. 18.04.2017

18 нче апрель көнне Аксу урта мәктәбендә экология дәресе үткәрелде. Дәрес мәктәпкүләм линейка рәвешендә үтте. 78 укучы катнашты. Ул “Бүгенге көн экологик проблемалары” дигән темага багышланды. Дәресне мәктәбебезнең биология укытучысы үткәрде. Бүгенге көндә нинди экологик проблемалар булуы, аларны ничек хәл итәргә, укучы балаларның тирә-як табигатен ничек пычратмаска тиешлекләре темалары яктыртылды. Хәзерге көндә тирә-якны чистарту икеайлыгы баруы искә төшерелде һәм өй яннарын, капка төпләрен чистартырга кушылды. Тирә-ягыбыз гөлт итеп торсын!
-
Концертта 18.04.2017

18 нче апрель көнне мәктәбебез укучылары (8,10 нчы сыйныфлар) һәм бер төркем укытучылар Буа шәһәрендә булган Айдар Фәйзерахманов һәм аның ансамбле концертында булдылар. Концерт татар халык уен кораллары, җырлары, биюләре белән таныштыру максатында күрсәтелде. Укучылар чыгышларны бик ошатып һәм яратып кабул иттеләр.
-
Неделя финансовой грамотности 14.04.2017

Информация об итогах
Недели финансовой грамотности для детей и молодежи,проведенной в МБОУ «Аксунская сош Буинского муниципального района РТ»
N
Наименование мероприятия
Дата проведения
Категория участников
Количество участников
Краткое описание
1
Вклады и кредиты .
10.04
10-11
8
Вклад на определенный срок. Кредит. Кредитная история. Полная стоимость кредита.
2
Школьникам о грамотном использовании финансовых услуг.
11.04
10
5
Что такое банк?Банковский договор и проценты.
3
Бюджет семьи и бережное потребление
12.04
9
7
Какой у нас бюджет? Источники бюджета.
4
Копейка рубль бережет.
12.04
9
7
Узнали о 4 правилах сбережения своих доходов.
Учитель: Камалиева Г.З.
-
Әйләнә - тирә һәм кеше сәламәтлеге 14.04.2017

7 нче апрель көнне “2017 ел - Россиядә экология елы” хөрмәтенә Буа шәһәре М.Вахитов исемендәге гимназиядә “Минем кече Ватаным” тема астында региональ конференция булып узды. Анда безнең мәктәптән “Әйләнә - тирә һәм кеше сәламәтлеге” секциясендә 11сыйныф укучысы I урынга лаек булды.
-
Агроэкология һәм география 14.04.2017

12 апрель көнне Буа шәһәре 5 нче гимназиядә “Экология һәм без” дигән экологик конференция үтте. Шушы конференциядә “Агроэкология һәм география” секциясендә безнең мәктәптән 10 сыйныф укучысы уңышлы чыгыш ясады. Аның чыгышын югары бәяләп I дәрәҗә диплом һәм истәлекле бүләк белән алды.
-
“Елмаю бүләк итәм!” бәйгесе җиңүчесе 13.04.2017

Беренче апрель-көлке көне уңае белән “Салават күпере” журналы үткәргән “Елмаю бүләк итәм!” бәйгесендә мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучысы үзе язган юмористик хикәясе белән катнашты һәм журнал редакциясенең “Җиңүче дипломы” һәм бәйгенең логотибы төшерелгән футболка белән бүләкләнде. Афәрин! Алга таба да уңышлар һәм балалар өчен чыга торган газета-журналларны яратып укучы һәм аларның даими хәбәрчесе булып калуыңны телибез!
-
"Экояз" дәвам итә 13.04.2017

“Экояз” кысаларында укучыларыбыз мәктәп яны территориясен чистартуда актив эшләделәр. 5 нче сыйныф укучылары мәктәптә техник хезмәткәрләргә булыштылар: Гөлләргә сулар сиптеләр, идәннәр юдылар.
-
"Арктикага" сәяхәт 10.04.2017

7 нче апрель-Халыкара сәламәтлекне саклау көне уңаеннан 6 нчы апрель көнне мәктәбебез укучылары Буа шәһәрендәге Боз сараена тимераякта шуарга бардылар.Укучыларыбыз шулай сәламәт яшәү рәвешенә дә тугрылыклы булуларын күрсәттеләр. Бозда шуу һәр балага да ошаган.Экскурсияне оештыручыларга да, сыйныф җитәкчеләренә дә бик рәхмәтле булдылар. Һәрвакыт шулай спорт белән дус булыгыз, балалар!
-
Яз килә җырчы кошлары белән... 10.04.2017

1 нче апрель-халыкара кошларны яклау һәм саклау көнен укучылар ел саен көтеп алалар. Бу көнне традиция буенча 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары үзара ярышалар: кошлар темасына КВН үткәрәләр. Ул быел да “Сандугачлар” (7 с.) һәм “Карлыгачлар” (8с.) командалары ярышы формасында бик эчтәлекле һәм күңелле үтте. Ике команда да бик теләп һәм тырышып әзерләнгәннәр. Канатлы дусларыбызга яңа оялар да ясаганнар. Дусларыбыз рәхим итсеннәр!






