Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 148 149 ( 150 ) >>
-
"Чайка" ял лагеренда 15.05.2017

Уважаемые родители!!!Начался набор учащихся с 7 лет до 16 лет летний оздоровительный лагерь «Чайка».Всех желающих отдохнуть , просим подойти в МБУДО «Центр внешкольной работе г.Буинска РТ»
-
Мәктәп бакчасында-хезмәттә 11.05.2017

Белем алу белән беррәттән укучыларыбыз мәктәп бакчасында да тырышып хезмәт куялар. Яз җитү белән, бакчада кызу эш башлана. Чөнки кышка мәктәп ашханәсендә туклану өчен төрле җиләк-җимешләрне, яшелчәләрне үзебез үстерәбез бит. Шуңа күрә апрель башында ук кишер, кызыл чөгендер орлыкларын чәчеп, суган утыртып куйдык. Ә хәзер кәбестә, помидор үсентеләрен әзерлибез. Чәчәкләр үстерү өчен җирләр казыйбыз. Бу эшләрдә барлык укучылар да катнаша: мәктәп бакчасында тырышып эшлиләр. “Кем эшләми, шул ашамый”,-дигән бит халкыбыз да. Тырышып эшләсәң генә мул уңыш алырга мөмкин, кыш буе тәмле ашлар ашарга була. “Язның бер көне ел туйдыра”, -дигәннәр әби-бабаларыбыз да.
-
Россия география җәмгыяте вәкилләре белән очрашу. 10.05.2017

10 нчы майда Буа шәһәре Вахитов исемендәге татар гимназиясендә Буа районы укучыларының Россия география җәмгыятенең Татарстан бүлегеннән килгән Астахов М.В. һәм Артемьев И.В. белән очрашу булды. Алар очучы-космонавт А.А.Леонов исемендәге су төбен өйрәнү отрядыннан. Килгән кунаклар үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр; су төбенә төшү җайланмаларын күрсәттеләр; укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Бу очрашуда география укытучысы җитәкчелегендә безнең мәктәптән 10 нчы сыйныф укучылары катнашты.
-
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы 08.05.2017

Буген мәктәп укытучылары һәм укучылары Бөек Ватан сугышында мәңгегә ятып калган авылдашларыбыз һәйкәлеләнә чәчәкләр куйдылар . Бәйрәм авыл мәдәният сараенда дәвам итте . Биредә бәйрәм котлауларыннан соң ветеран Котдүс бабай безгә үзенең сугышчан истәлекләрен сөйләде . Укучылар күңелле бәйрәм концерты күрсәтте. Бәйрәм "Үлемсез полк" акциясе белән дәвам итте.
-
Георгий тасмасы жиңу билгесе 06.05.2017

Мәктәбебездә Татарстанда Бөек Җиңү көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган “Георгий тасмасы” Бөтенроссия акциясе үткәрелде. Укучыларга Георгий тасмалары таратылды һәм бу тасманың җиңү билгесе икәнлеге аңлатылды
-
Безопасное колесо -2017 05.05.2017

Район үзәгендә 5 май көнне "Безопасное колесо-2017" бәйгесе булып үтте . 2-3-6 сыйныф укучыларыннан торган комадабыз бәйгедә катнашып ППД номинациясендә икенче урынна яулады .
-
Шигырь бәйрәме. 29.04.2017

Г.Тукай туган көнгә багышлап, авылыбызның мәдәният йортында зур шигърият кичәсе булды. Барлык укучылар һәм укытучылар катнашты. 1 нче сыйныфтан башлап 11 нче сыйныфка кадәр булган укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Иң уңышлы чыгыш ясаучыларга Аксу авылы китапханәсе мөдире грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
-
Математик конференция 28.04.2017

28 нче апрельдә район күләмендә математик конференция үтте. Укучылар 3 номинациядә көч сынаштылар. Анда мәктәбебездән математика укытучылары җитәкчелегендә әзерләнгән 2 укучыбыз чыгыш ясады. “Мой первый проект” (“ Минем беренче проектым”) номинациясендә 7 нче сыйныф укучысы өченче урынга лаек булды һәм грамота белән бүләкләнде.
-
Бөтенроссия ТИН дәресе 28.04.2017

Гражданнар оборонасы буенча Россия Федерациясе , Россиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хаты нигезендә мәктәптә Бөтенроссия ТИН дәресе үткәрелде. Дәрестә1 нче номерлы төбәкара коткару отрядының Буа филиалыннан , Буа пожар сүндерү бүлегеннән , Аксу авылы фельдшер - акушерлык пунктыннан вәкилләр катнашты . Алар балаларга "Куркынычсыз каникуллар " дигән темага чыгышлар ясадылар ,практик дәресләр күрсәттеләр .Укучылар бик игътибар белән тыңладылар.
-
Бәйге җиңүчеләре 26.04.2017

2017 нче ел Россиядә экология елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан район күләмендә бик күп бәйгеләр үткәрелде. Мәсәлән. “Сохраним природу Татарстана”, “Зеленая планета” бәйгеләре шундыйлардан. Безнең укучыларыбыз бу бәйгеләрдә бик теләп катнашалар: матур-матур рәсемнәр ясыйлар һәм призлы урыннарга лаек булалар. “Сохраним природу Татарстана” рәсемнәр бәйгесендә җиңүчеләр-башлангыч сыйныф укучылары.






