Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 ( 147 ) 148 149 150 >>
-
Авырырга ярамый... 14.09.2017

Татарстаныбызда гриппка каршы прививка ясау бара. Безнең мәктәп укучыларына да авылыбыз фельдшеры укол ясады. Укучылар барысы да диярлек, ата-аналарының рөхсәте нигезендә, прививка ясаттылар. Кыш буе авырмыйча укырга язсын.
-
Физзарядкага бас! 14.09.2017

Мәктәбебездә һәр көнне иртәбез шундый чакыру астында физзарядка ясау белән башланып китә.
-
Куркынычсызлык дәресе 05.09.2017

5 нче сентябрьдә мәктәбебездә зур мероприятие булды: бик күп кунаклар килде. Ләкин алар гади кешеләр генә түгел иде. Кунаклар МЧС, янгын куркынычсызлыгы оешмасы, полиция бүлеге вәкилләре иде. Алар безгә балалар куркынычсызлыгын саклау турында лекцияләр укыдылар, янгынны булдырмас өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген искәрттеләр; кеше бәлагә тарыганда, аңа беренче ярдәм күрсәтү ысулларын күрсәттеләр. Шулай ук велосипедта йөргәндә нинди юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә тиешлекне аңлаттылар; юл йөрү кагыйдәләрен бозганда нинди җаваплылыкка тартылуыбыз турында да искәрттеләр. Балаларның куркынычсызлыгын саклауга багышланган чаралар ай буе дәвам итәчәк, чөнки сентябрь -“Балаларның куркынычсызлыгын саклау”--айлыгы ул.
-
1-Сентябрьдә тематик мероприятиеләр 05.09.2017

Беренче сентябрь көнне мәктәбебездә тематик тәрбия дәресләре үтте.
1-4, 2 нче сыйныфлар-“Мин талантлы”
3 нче сыйныф- “Нәрсә ул тынычлык?”
5 нче сыйныф – “Күзәтүчән булыйк!”
6 нчы сыйныф – “Экстремизмга-юк!”
7 нче сыйныф- “Тынычлыкка ни җитә!”
8 нче сыйныф – “Халыкара тынычлык дәресенең тарихы”
10 нчы сыйныф – “Я- патриот своей страны”
11 нче сыйныф – “Киләчәктәге профессиям” дигән темаларга кызыклы әңгәмәләр оештырдылар.
-
Тырышлык нәтиҗәләре 01.09.2017

Җәйге каникул вакытында да, «Культурный дневник» кысаларында төрле бәйгеләрдә катнашып, бик күп грамоталарга ия булган Алинә. Афәрин!
-
1 нче сентябрь-Белем бәйрәме 01.09.2017

Менә тагын 1-сентябрь җитте. Һәрберебез исән-сау мәктәпкә җыелдык. Быелгы уку елында безнең мәктәбебез танымаслык булып үзгәрде. Ул эчке яктан да, тыштан да танымаслык булып үзгәрде: яңарды, матурайты, төзекләнде һәм чистарды. Чөнки ООО “Стройгарант+” төзүчеләре аңа капиталь ремонт ясадылар. Аларга бик зур рәхмәт белдерәбез һәм мәктәбебезне сакларга , тырышып укырга сүз бирәбез.
Белем бәйрәме бик күңелле һәм оешкан төстә узды. 4 беренче сыйныф укучысы өчен беренче кыңгырау шалтырады. Бәйрәм белән котларга авылыбыз җитәкчеләре, район һәм район мәгариф бүлеге вәкилләре дә килде. Алар “беренчеләргә” үзләренең изге теләкләрен теләп, бик күп бүләкләр тапшырдылар. Укучылар матур әдәби-музыкаль монтаж күрсәттеләр.Укытучылар һәм әти-әниләр дә уку елының уңышлы һәм хәерле булуын теләделәр. Шулай итеп укулар башланды. Хәерле сәгатьтә! Яңа уку еллары котлы булсын!
-
Педсовет 29.08.2017

29 нчы августта Аксу урта мәктәбендә чираттагы август киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә барлык укытучылар да катнашты. Иң беренче районда үткән пленар конференциянең резолюциясе укып тикшерелде. Аннары 2016-2017 нчы уку елында эшләнгән эшләргә отчет ясалды; ЕГЭ һәм ОГЭ нәтиҗәләре анализланды, киләсе уку елы өчен имтиханнарга баллар билгеләнде; Уку-укыту, тәрбия эшчәнлегенә кагылышлы мәктәп документациясе: Укыту һәм тәрбия планнары, уку планы, еллык календарь план, мәктәпнең эш режимы һ.б. документлар укып тикшерелде һәм расланды. 2017-2018 нче уку елына яңа бурычлар билгеләнде; ТР һәм РФ документлары һәм күрсәтмәләре укып өйрәнелде. Гомумән, педсовет бик эшлекле һәм җанлы үтте.
-
Директорларның һәм завучларның август киңәшмәсе 19.08.2017

18 нче августта мәктәбебездә директорлар һәм завучларның август киңәшмәсе узды. Ул “Актуальные направления развития муниципалной системы образования: приоритеты и перспективы” дигән тема астында үтте.
-
Чыгарылыш -2017 08.07.2017

11 нче сыйныф укучылары имтиханнарны уңышлы тапшырып бетерделәр. Бөтен фәннәрдән дә югары баллар җыйдылар; порогны үтмәгән укучы булмады. 24 нче июнь көнне мәктәптә укытучылар, әти-әниләр катнашында чыгарылыш кичәсе үткәрелде. Укучыларга изге теләкләр әйтелде, аттестатлар тапшырылды, укучылар чыгышы тыңланды. Ак юллар сезгә, балалар!
-
“Единая Россия” проекты җиңүчесе Казанда. 12.06.2017

Мәктәбебезнең 2 нче сыйныф укучысы Алинә “Дети рисуют страну” дигән республика конкурсының “Безопасное движение”номинациясендә район этабы җиңүчесе буларак, 12 нче июнь-Россия көне көнне Казанга бүләкләү тантанасына барды. Ул “Ривьера” отеленең Лазурный берег залында булды. Алинәгә махсус бүләк планшет, велосипед, Аквапаркка билет һәм Мактау грамотасы тапшырылды.Афәрин!






