Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
5 нче сыйныфта ата-аналалар җыелышы 27.09.2017

5 нче сыйныф укучыларының старт контроль эшләре башлану сәбәпле, аларның сыйныф әти-әниләре җыелышы үткәрелде. Җыелышка барлык укучыларның да әниләре килде. Әниләргә балаларының мәктәптә ничек укулары, тәртипләре турында мәгълүмат бирелде. Башлангыч сыйныфтан урта звенога килгәч туган кайбер авырлыклар, яңалыклар, үзгәрешләр турында җиткерелде. Көндәлек режим турында искә төшерелде. 28 нче сентябрьдән 5 нче октябрьгә кадәр балаларның рус теле, математика, читательская грамотность буенча Республика мәгариф министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган контроль эшләр турындагы документлар белән таныштырылдылар. Җыелыштан соң үзләре дә анкета тутырдылар.. Үз балаларының белемнәре, өйдә ничек әзерләнүләре, гаиләдә балага мөнәсәбәт, гаилә белән мәктәпнең тыгыз элемтәдә эшләргә тиешлеге буенча бирелгән сорауларга җаваплар күрсәттеләр, үз фикерләрен белдерделәр.
-
Олимпиадаларның мәктәп туры 25.09.2017

Бөтенроссия фән олимпиадаларының мәктәп турлары башланды. Ул уку планындагы һәрбер фәннән бирелгән график буенча үткәреләчәк. Укучылар өчен кызу эшләр башланды, аларга зур уңышлар һәм җиңүләр телибез.
-
"Тынычлык күгәрчене " бөтенроссия акциясе 21.09.2017

Мәктәп укучылары акциядә катнашып ак тынычлык күгәрченнәренә сугыш һәм хезмәт ветераннарының исемнәрен язып төрле төстәге шарлар очырдылар . Акциягә катнашуны 8 сыйныф укучылары оештырды.
-
Көзге кросс 21.09.2017

Күп еллардан килгән традиция буенча мәктәптә көзге кросс булып үтте. Крооста барлык укучыларда актив катнашты.
-
Кәрим Тинчуринның 130 еллыгына 20.09.2017

Милли драматургия үсеше тарихында исеме кабатланмас урын алган шәхес Кәрим Тинчуринның тууына 130 ел тулуны мәктәбебез укучылары әдәби-музыкаль кичә белән билгеләп үттеләр. Драматургның әсәрләреннән өзекләр карадык. Китапханәче Шафигуллина Д.М. Кәрим Тинчуринга багашланган китап күргәзмәсе оештырды.
-
Әдәби көндәлекле булдык 19.09.2017

15 нче сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучыларының бердәм “әдәби дәрес”е булды. Ул укучыларга “Әдәби көндәлек”ләр тапшыруга багышланды. Бу дәрескә 1 нче сыйныф укучыларының әниләре дә килде. Аларга көндәлекләр белән ничек эшләргә кирәклеге аңлатылды. Дәрес мәктәп һәм авыл китапханәсе мөдирләре катнашында башлангыч сыйныф укытучылары тарафыннан үткәрелде. Шулай итеп, укучыларга уку елы дәвамында көндәлекләр белән зур эшләр башкарырга: төрле бәйгеләрдә катнашырга, культура учакларына сәяхәткә барырга, күп китаплар укырга һ.б.кирәк булачак. Укучыларга мавыктыргыч һәм кызыклы хезмәт юлында зур уңышлар телибез.
-
Яшел Үзәндә семинар 19.09.2017

18 сентябрь көнне Яшел Үзән шәһәренең 10нчы гимназиясендә республикакүләм семинарда Мәскәү һәм Казан шәһәре белгечләре бердәм дәүләт аттестациясендә булачак үзгәрешләр белән таныштырдылар . Бу семинарда мәктәбебезнең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы да катнашты .
-
Укучыларны ашатуны оештыру 15.09.2017

-
“Экстремизмга юл юк! “ 14.09.2017

Сентябрь аенда һәр елны “Экстремизмга юл юк!” дигән тема астында айлык игълан ителә. Быелгы уку елында да айлык дәвам итә. Махсус күрсәтмәләр нигезендә эш планы төзелде, классларга эшләр бүлеп бирелде. Район күләмендә рәсемнәр, иншалар бәйгеләре игълан ителде . Һәр укучыны шул бәйгеләрдә актив катнашырга чакырабыз.
-
Айсылу 14.09.2017

7 нче сентябрь көнне авылыбыз мәдәният сараенда “Айсылу” дигән татарча кинофильм күрсәттеләр. Барлык укучылар һәм укытучылар коллективы шул кинога культпоход оештырдык. Кино җырчы булырга теләүче бер татар кызының язмышы турында. Фильм барыбызга да ошады.






