Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422415, РТ, Буинский район, с. Аксу, ул. Школьная, д. 37А |
| Телефон: | +7(843)-745-07-38 |
| E-Mail: | aksu3@rambler.ru, Sax.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Аксунская СОШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Хайруллин Талгат Давлятович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 15 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Аксунская средняя общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Аксу урта гомуми белем мәктәбе" - новости
Страницы: << 151 152 153 ( 154 ) 155 156 157 158 159 160 >>
-
Язгы каникулга китәбез 18.03.2017

Өченче чирек тәмамланды . Каникулга китәр алдыннан укучылар мәктәп линейкасына җыелды. Мәктәп директоры ,завуч, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары , ТИН укытучысы балаларны төрле инструкцияләр , каникулда булачак тәрбия эшләре, районда булачак ЕГЭ һәм ОГЭ буенча җыелышлар тәртибе белән таныштырдылар .
-
Нәүрүз- 2017 17.03.2017

Каникуллар башланганчы мәктәпнең тәрбия планы нигезендә "Нәүрүз -2017 " бәйрәме булып үтте . Уеннар башланганчы "Татлы ярмеркә" булып үтте. Аннан соң төрле уеннар үткәрелде.
-
Педсовет 17.03.2017

Аксу урта мәктәбе укытучыларының чираттагы педсовет утырышы булды. Анда 3 нче чирек нәтиҗәләренә йомгак ясалды. Укучыларның ЕГЭ, ОГЭга әзерлекләре мәсьәләсе тикшерелде. 4,5,11 нче сыйныф укучылары өчен үткәрелә торган Бөтенроссия тикшерү эшләре (ВПР) турында сөйләшү булды. Уку елы ахырында үткәреләсе укучыларның йомгаклау аттестациясе төрләре билгеләнде. Укытучыларның профессиональ конкурсларда ничек катнашулары мәсьәләсе каралды. Укучы балаларны төрле куркыныч тудыручы уеннардан ничек саклап калу юллары турында фикер алышынды, сыйныф җитәкчеләренә бу турыда әти-әниләр белән ныклап сөйләшергә кирәклеге искәртелде. Шулай ук 4 нче чиреккә бурычлар билгеләнде.
-
Мониторинг 16.03.2017

10 нчы сыйныф укучыларының белемнәрен мониторинглау үткәрелде. 14 нче мартта математика, 16 нчы мартта җәмгыять белеме һәм физика фәннәре буенча мониторинг эшләрен үтәделәр.
-
Грамотность на кончике пера -2017 15.03.2017

15 марта в Ново-Чечкабской СОШ прошел кустовой этап конкурса "Грамотность на кончике пера". Учащиеся из нашей школы которые участвовали в конкурсе заняли призовые места . Поздравляем всех участников.
-
Котлыйм сине ! 13.03.2017

"Салават күпере" журналы үткәргән "Котлыйм сине !" бәйгесендә безнең укучыбыз да җиңүчеләр рәтендә. Алга таба да аңа уңышлар телибез.
-
Живая классика 13.03.2017

В школе провели конкурс чтецов “Живая классика”. Ученик 7 класса представлен на участие в муниципальном этапе конкурса “Живая классика”
-
Туган телләр фестивале 09.03.2017

3 нче март көнне Буаның Сәгъдиев мәктәбендә Буа районы җирлегендә яшәүче рус, чуаш, татар милләте телләренә багышланган зур бәйрәм булды. Бәйрәмдә һәр өч телдә дә шигырьләр сөйләделәр, милли җырларны яңгыраттылар, дәртле биюләрен башкардылар. Безнең мәктәптән 7 сыйныф укучысы үзенең яраткан җырын башкарып (“Без авыл малайлары”), Э.Мөэминованың “Туган телем” дигән шигырен сөйләп, тамашачыларның да, жюри әгъзаларының да симпатиясен яулады.
-
Хаков конференциясе 07.03.2017

Мәктәбебезнең 11 сыйныф укучылары Кильдураз мәктәбендә үткәрелгән "Казан университеты профессоры Вахит Хөҗҗәт улы Хаковның тормыш юлы һәм фәнни-педагогик мирасы " республика күләм фәнни -гамәли конференциясендә катнашып беренче һәм икенче урынны яуладылар .
-
Татар егете 02.03.2017

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан авыл мәдәният йортында “Татар егете” дигән уен-бәйге оештырылды. Ул бәйгедә мәктәбебезнең 11 нче сыйныф егете Айнур да катнашты. Бәйге үз-үзең белән таныштырудан башланды. Аннары сәнгатьле шигырь сөйләү, җыр, бию, автомат сүтеп җыю бәйгеләре дәвам итте. Һәр бәйгедә алдынгылыкны алып, Айнур җиңүче булды. Афәрин, Айнур! Киләчәктә дә сиңа уңышлар гына елмайсын.






