Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 141 142 ( 143 ) 144 145 146 147 148 149 150 >>
-
«Туган телдә белем бирү: бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары» темасына күрше төбәкләр катнашында зона семинары. 16.05.2017
16 майда гимназиябездә «Туган телдә белем бирү: бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары» темасына күрше төбәкләр катнашында зона семинары булып узды.Чуваш Республикасы, республикабызның Идел алды зонасы һәм район мәктәпләреннән килгән укытучылар, мәктәп директорлары һәм районнарның мәгариф идарәсе методистлары катнашындагы семинар оешкан төстә, нәтиҗәле булып үтте. Семинарда Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Исмәгыйлева Гөлназ Хәмзә кызы катнашты. Катнашучыларга иртәнге чәйдән соң гимназиянең “Туган як” музеена экскурсия оештырылды. Семинар утырышы уку йортыбызның актлар залында укучыларыбызның сәламләве белән башланып китте. Семинарда катнашучыларны Буа Башкарма комитеты рәисе урынбасары – МКУ ”Буа районы мәгариф идарәсе” җитәкчесе Ханбиков Илгиз Фәрид улы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Исмәгыйлева Гөлназ Хәмзә кызы тәбрикләделәр. Пленар утырышта беренче чыгыш ясаган гимназия директоры Зиннәтуллин Линар Бәдретдин улымилли мәгариф үсеше концепциясен тормышка ашыру буенча МБГББУ «М.М.Вахитов исемендәге гимназия»нең юл картасы белән таныштырды. Директорның укыту-тәрбия буенча урынбасары Сафиуллина Эльвира Фәрит кызы укыту-тәрбия процессында милли-төбәк компонентын куллануда гимназиядә тупланган тәҗрибә турында сөйләде. Милли тәрбия өлкәсендәге гимназиядә алып бара торган эшчәнлек директорның тәрбия буенча урынбасары Корбанова Гөлфия Мәнсур кызы чыгышында чагылыш тапты. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Рузинә Һади кызының чыгышы яңа дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбиятен өйрәнүдә дәрес һәм дәрестән тыш эчтәлекнең интеграцияләнүенә багышланды. Буа шәһәренең гомуми үстерү төренә караган мәктәпкәчә белем бирә торган “Әкият” балалар бакчасы” муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Камаретдинова Гөлнара Равил кызы “Мәктәптә фәннәрне татарча өйрәнүгә әзерлек” темасына чыгышы белән мәктәп белән мәктәпкәчә әзерлек ошмалары арасындагы дәвамчылыкны күрсәтте. Семинарның икенче өлеше гимназиянең методик берләшмә кысаларында дәрес һәм дәрестән тыш чара фрагментлары һәм мастер-класслар белән дәвам итте. Ул чараларда, гимназия укытучыларыннан тыш, районның татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган база оешмасы булган мәктәпкәчә белем бирә торган “Ак каен” балалар бакчасыннан, гимназия белән тыгыз элемтәдә булган сәнгать мәктәбе һәм район мәдәният йортыннан да вәкилләр катнашты. Төшке аштан соң семинарда катнашучылар «Туган телдә белем бирү: бүгенге торышы һәм үсеш перспективалары” темасы буенча оештырылган түгәрәк өстәлгә җыелдылар. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе башлыгы Исмәгыйлева Гөлназ Хәмзә кызы җитәкчелегендә узган түгәрәк өстәлдә Чуваш Республикасы, республикабызның Идел алды зонасы һәм район мәктәпләреннән килгән укытучылар, мәктәп директорлары һәм районнарның мәгариф идарәсе методистлары тема буенча үзләренең проблемалары һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләделәр. Семинарга йомгакны Буа районы мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Бикчәнтәева Алия Рифкат кызы ясады.Ул семинарның тиешле дәрәҗәдә үтүенә басым ясап, туган телдә белем бирү эшендә барысына да уңышлар теләде. -
«Человек в экстремальных ситуациях»; 13.05.2017

В рамках Дня защиты детей для обучающихся гимназии проведена беседа на тему: "Человек в экстремальных ситуациях"
-
Гаилә гомер-гомергә яшәешнең башлангычы 12.05.2017

Ел да 15 майда – табигатьнең иң гүзәл, алмагачлар чәчәккә төренгән вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә.
Гаилә көне уңаеннан гимназиянең 5-9 сыйныф укучылары өчен КЦСОН ”Гармония” психологлары белән бергәләп кызыклы яңгәмә оештырылды.
-
Укучылар бүгенге көн геройлары белән очрашты 10.05.2017
10 нчы майда Буа муниципаль районы һәм Буа шәһәре мәктәпләре укучылары Россия география җәмгыятенең Татарстан бүлегеннән килгән Астахов М.В. һәм Артемьев И.В. белән очраштылар.Алар икесе дә очучы-космонавтА.А.Леонов исемендәге су төбен өйрәнү отрядыннан.Килгән кунаклар алып килгән видеосүрәтләрне файдаланып үзләренең эшчәнлекләре турында сөйләделәр.Залда утыручылар дайверларның иң салкын вакытта Төньяк Боз океанының Баренц диңгезе,Антарктида яры буендагы Беллинсгаузен диңгезе һәм төньяк ярымшарның салкынлык полюсы Оймякон янындагы Лабынкыр күле төбенә төшүләре турында сөйләүләрен кызыксынып тыңладылар. Укучылар шулай ук су төбенә төшү җайланмаларын үз күзләре белән күрделәр һәм аларны ничек файдаланырга икәнен белделәр. Россия география җәмгыятенең Татарстан бүлеге вәкилләре республикабыз территориясендәге сулыкларны өйрәнүдә һәм аларны чистарту эшендә дә актив катнашулары турында да әйттеләр. .2017 елдагы игълан ителгән экология елында алар укучыларны Россия география җәмгыяте оештырган акцияләрдә актив катнашырга чакырдылар һәм укучыларның күп сорауларына җавап бирделәр.Кичә ахырында су төбенә төшү җайланмаларын киеп үзләрен чын дайверлар итеп тоючылар да булды, аннан барлык укучылар да килгән кунаклар белән коллектив фотога төштеләр.Бу очрашуны оештырырга ярдәм иткән Россия география җәмгыятенең Татарстан бүлеге рәисе Шиллер Д.А. һәм аның урынбасары Агарков А.Ю.ка Буаның барлык географияне яратучылар исеменнән зур рәхмәт җиткерәбез. -
Барыгызны да җиңү көне белән! 09.05.2017

Бөек Ватан сугышының тынганына җитмеш ике ел үтте. Гимназиядә эшләүче һәм укучылардан беркем дә сугыш чорын күрмәде. Бу канкойгыч сугыш турында ишетеп кенә беләбез. Сугыш дип әйтүгә, безнең күз алдына җимерелгән йортлар, актарылып беткән болыннар, ятим балалар килеп баса. Әйе, рәхимсез сугыш илебез халкына әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәт китерә. Япь-яшь егетләр, кызлар, туган җирләрен саклау өчен, фронтка китәләр. Тылда калганнар җиңү өчен дип, бар тырышлыкларын куялар. Сугыш бик күп гаиләләргә кайгы, ачы күз яшьләре китерә. Я ире, я уллары, я әтиләре Ватан өчен яу кырларында мәңгегә ятып кала. Ачлыктан тилмереп үлүчеләр дә күп була сугыш елларында. Бу сугышта бик күп якташларыбыз корбан булган. Нинди зур югалтулар! Ләкин халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән Җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала. Тик шулай да, күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Без быел да 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәмдә катнаштык. Бу иң олы бөйрәмдә күкрәкләренә орден-медальләр таккан чал чәчле ветераннарны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен аларга тагын бер рәхмәт хисе уянды. Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Аларга хөрмәт хисе беркайчан да сүнмәс һәм югалмас.
-
"Үлемсез полк" 09.05.2017

9 май көнне укучыларыбыз "Үлемсез полк" та катнаштылар.
-
Хәйкәлләр янында 09.05.2017

-
День защиты детей
07.05.2017
На основании письма Министерства по делам ГО И ЧС РТ , МО и Н РТ 20.03.2017 № 125-2-3-3, 21.03.2017 № исх-529/17 «Об организации и проведении Дня защиты детей» с 15 апреля по 24 мая 2017 года в гимназии проводятся ряд мероприятий. В целях профилактики ДТП для обучающихся гимназии организована встреча с представителями ГИБДД.
-
С ДНЕМ ПОБЕДЫ! 07.05.2017

Учащиеся 9-а класса поздравили с днем Победы вдову ветерана войны Ежова Ю.Н. Галину Петровну. Спасибо Вам, дорогие ветераны!
-
Слет Юнармейцев 05.05.2017

Юнармейцы гимназии принимали участие в районном слете Юнармейцев.







