Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 ( 146 ) 147 148 149 150 >>
-
“Мавыктыргыч фәннәр”(“Занимательная наука”) олимпиадасындагы безнең уңышлар. 11.04.2017
Буа Башкарма комитеты рәисе Даутов С.Ф. инициативасы белән 2016 нчы елда башланып киткән муниципаль олимпиада быел да зуррак колач белән дәвам итте. Олимпиаданың беренче туры гимназиябез базасында узды. Анда катнашкан балалар арасыннан иң көчлеләре икенче турга уздылар. 11 апрель көнне Сәгъдиев исемендәге мәктәп базасында узган олимпиаданың соңгы турында безнең укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар.Математика фәне буенча:1. 7 нче сыйный укучысы Камалова Ландыш (укытучысы Бадертдинова А.Т.), 11 нче сыйныф укучысы Мухаметшин Аяз (укытучысы Хисамутдинова Ф.Ф.) II нче урыннар алдылар.Биология фәненнән 11 нче сыйныф укучысы Хуснутдинова Ильсияр (Шаймарданова Л.М.) I нче урын алды, ә Гиматдинов Ильгиз (Ибрагимова А.А.) II нче урынга лаек булды.Химия фәненнән 10 нчы сыйныф укучысы Самерханова Эльвина һәм 8 нче сыйныф укучысы Корбанов Ленар I нче урыннаралдылар, 9 нчы сыйныф укучысы Галимова Назлыгель II нче урын алды, ә 11 нче сыйныф укучысы Гарипов Рәдиф III нче урынга лаек булды. (укытучылары Ибрагимова А.А.)Физика фәненнән 9 нчы сыйныф укучысы Юсупов Алмаз II нче урын алды, Гиззатуллин Айрат III нче урынга лаек булды.(Укытучылары Бакирова Ф.М.)Укучыларыбызны һәм аларны олимпиадага әзерләгән укытучыларны зур уңышлары белән котлыйбыз!!!!!!!!! -
Очрашу җылы тәэсир калдырды 08.04.2017

М. Вахитов исемендәге гимназиянең актлар залында Казандагы 27 нче татар гимназиясенең югары квалификация категорияле география һәм биология укытучысы, филология фәннәре кандидаты, доцент, К. Насыйри исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең табигать фәннәре академияссе профессоры, Россия язучылар Союзы әгъзәсы Ильяс Мөхәммәтҗанов белән очрашу булды. “Көтеп алган бәхет” дип аталган кичәдә гимназия укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Гарәп, фарсы, төрек телләрен камил белгән И. Мөхәммәтҗанның гарәп телендә җырлавы, шигырьләр сөйләве укучылар күңелендә җылы тәэсир калдырды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, күпкырлы иҗади шәхес булуына соклануларын белдерделәр.
-
“Мөстәкыйль балалар”га кушылыгыз! 08.04.2017
8 нче апрель көнне М.М. Вахитов исемендәге гимназиянең “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы 7 нче сыйныф укучылары республиканың наркотик матдәләргә каршы проектын тормышка ашыру, балаларның һәм яшүсмерләрнең үз сәламәтлекләре өчен җаваплылыгын арттыру, наркоманияне кисәтү буенча эш алып бару, балалар, яшүсмерләр арасында наркотикларга карата нәфрәт хисе уяту максатыннан “Наркоманиягә “Юк” дибез!” акциясе үткәрде. Акциягә әзерлек эше ата-аналар комитеты белән берлектә алып барылды. Алар “Мин тормыш сайлыйм!” плакатын ясарга, наркоманиянең зыяны турында буклетлар әзерләргә булыштылар, акцияне үткәрүдә катнаштылар. Акция гимназия ишегалдында, шәһәрнең ял үзәге каршында үткәрелде. “Мөстәкыйль балалар”, наркоманиянең куркыныч чир булуы турында кисәтеп, яшьтәшләрен, шәһәр халкын сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр. -
Апрель – шагыйрьләр ае!!! 08.04.2017
Апрель – шагыйрьләр ае. Ул безгә бөек Тукайны биргән. Гимназия укучылары район китапханәсендә шагыйрь Г. Тукайның 131 еллыгына багышланган шигырь укучылар конкурсында катнаштылар. Шулай ук балалар шагыйрәсе, якташыбыз Йолдыз Шәрәповага да бу айда 55 яшь тула. Укучылар аның шигырьләрен дә сәнгатьле сөйләделәр. -
II төбәкара фәнни - гамәли конференция!! 07.04.2017
Гимназиядә Россия Федерациясендә Экология елына багышланган II төбәкара фәнни - гамәли конференция үтте. Укытучыларның “Төбәкара хезмәттәшлек” секциясе эшендә филология фәннәре докторы, профессор, КФУ ФһСИның татар филологиясе бүлеге мөдире, татар әдәбияты тарихы кафедрасы мөдире Флёра Сәгыйт кызы Сәйфуллина, Сембер өлкәсе Мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Әлфия Сәмигулла кызы Абутдинова, Чувашия Республикасы Батыр районы Олы Тирәк урта мәктәбе укытучылары катнашты. Сүз татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә предметара бәйләнешләр аша метапредмет компетенцияләр формалаштыру хакында барды. Буа тәбәгеннән чыккан Бикколлар нәселе, Г. Тукай һәм Акчуриннар арасындагы җылы мөнәсәбәтләр турында фикер алышынды. -
Гимназиядәге зур чаралар!!! 07.04.2017
Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясендә 7 нче апрель көнне балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучыларының “Минем кече Ватаным” дип аталган II төбәкара фәнни – гамәли конференциясе һәм ВУЗ галимнәре һәм гомуми белем бирү мәктәп укытучыларының “ВУЗда һәм мәктәптә экология һэм туган якны өйрәнү буенча балаларның эзлэнү эшчәнлеген оештыру” дигән темага багышланган төбәкара фәнни – гамәли конференцияләр булып узды.Бу ике чара да экология елына багышланып үткәрелә.Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы, Казан федераль университетының идарә итү, экономика һәм финанс институты, Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы “Рус география җәмгыяте”нең Татарстан Республикасындагы буенча төбәк бүлеге, Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе һәм 2016/2017 нче уку елына кабул иткән планнары нигезендә вуз галимнәре һәм Буа шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге гимназиясе тарафыннан оештырылган конференцияләр тиешле югарылыкта һәм бик оешкан төстә үтеп китте.Бу конференцияләр икенче тапкыр гына үткәрелүенә карамастан Татарстанның бик күп районнарыннан диярлек килгән мәктәпкәчә яшьтәге балалар, укучылардан һәм аларның остазларыннан тыш,Чуваш Республикасы,Ульян өлкәсе мәктәпләреннән дә бик күп укучылар һәм укытучылар катнашты. Төрле номинацияләрдә эшләрен яклаган балаларга бәяне, мәртәбәле жюри әгъзалары куйды. Гимназиянең актлар залында җиңүчеләрне Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгы дипломнары һәм грамоталары белән бүләкләделәр.Татарстан Республикасы экология һүм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан махсус конференция өчен җибәрелгән китапларны алу балаларны тагын да шатландырды. -
“Ел укучысы” бэйгесе 03.04.2017
31 нче март көнне “Ел укучысы” район бәйгесе уздырылды. 4а сыйныфы укучысы Исхаков Рамазан 3 нче урынга лаек булды. Котлыйбыз! -
Итоги районного этапа VI Международного конкурса юных чтецов «Живая классика» 03.04.2017
На основании Положения о VI Международном конкурсе юных чтецов «Живая классика» 28 марта 2017 года среди обучающихся 5-10 классов школ Буинского муниципального района был проведен конкурс на лучшее чтение отрывка из любого произведения, не включенного в школьную программу литературы. В конкурсе приняли участие 36 обучающихся из 26 школ района-победители школьных туров конкурса. Ученица 7 класса МБОУ «Гимназия им.М.М.Вахитова» г.Буинска РТ Идрисова Дина стала призером районного этапа конкурса.Поздравляем! -
Приглашение на очный тур II Межрегиональной научно– практической конференция «Моя малая Родина»
31.03.2017
МКУ «Управление образования Буинского муниципального района Республики Татарстан» доводит до Вашего сведения, что обучающиеся Ваших общеобразовательных организаций (согласно приложению) приглашаются на очный тур II Межрегиональной научно–практической конференции «Моя малая Родина», которая состоится 7 апреля 2017 года на базе МБОУ « Гимназия имени М.М.Вахитова» города Буинска Республики Татарстан. Также приглашаются педагоги, приславшие свои работы для участия во II Межрегиональной научно-практической конференции на тему: «Организация эколого-краеведческой исследовательской деятельности в школе и вузе», посвященной Году экологии.Основание: приказ МО и Н РТ № под-387/17 от 09.03.2017 г.Регистрация участников состоится 7 апреля 2017 года с 8.30 до 9.30 часов по адресу: г.Буинск, ул. Р.Люксембург, дом 66.Командировочные расходы оплачиваются за счет направляющей стороны.Телефон для справок (884374) 3-14-64 (Гимназия).
-
Спорт ярышлары! 28.03.2017
Бүген безнең мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары арасында спорт ярышлары узды. Безнең җыелма “Җиңү” командасын 1 урын белән котлыйбыз.







