Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 ( 145 ) 146 147 148 149 150 >>
-
Гимназиядә экологик дәрес һәм экологик диктант. 19.04.2017
19 нчы апрель көнне укучыларыбыз Бөтенроссия экологик дәресендә катнаштылар һәм экологик диктант яздылар. География һәм биология укытучысы Шаймарданова Л.М. бу чараларны үткәрү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырды. 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары бу чараларда теләп һәм бик актив рәвештә катнаштылар. Экологик диктант язган һәр укучы исемле сертификат алдылар. -
Экологический диктант в 10 классе 19.04.2017

19 апреля 2017 года в гимназии состоялся экологический диктант. Учащиеся 10 класса приняли участие в этом мероприятии
-
Сәламәтлекләре чикле балаларыбыз космос белән танышты 19.04.2017

19 нчы апрель көнне сәламәтлекләре чикле балаларыбыз Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәгендә космосны үзләштерүгә багышланган “Беренчеләр вакыты” дип аталган тулыметражлы фильм карадылар. Ул 3D форматында күрсәтелде.2,5 сәгать барган фильмны укучыларыбыз бирелеп китеп,чын ихластан кабул итеп,кызыксынып карадылар.Балаларыбызга мәрхәмәтлелек атналыгы кысаларында күрсәтелгән фильм түләүсез оештырылды.Бу чараны оештыруда ярдәме өчен гимназия дирекциясе Буа шәһәренең мәдәни үсеш үзәге җитәкчесе Валиев Раил Ягъфәр улына зур рәхмәтен белдерә.
-
Всероссийские проверочные работы (ВПР). 18.04.2017
18 апреля 2017 года стартовали Всероссийские проверочные работы (ВПР). Они прошли в 4 и 5 классе по русскому языку в соответствии с порядком проведения -
Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ансамбль Буада! 18.04.2017
Укучылар өчен Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның этнокультурасы буенча мәгълүматлылыкны үстерү юнәлешендә төрле чаралар үткәрелә. Район мәдәният йортында Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татар Дәүләт фольклор ансамбле белән очрашу – шуларның берсе. Гимназия укытучылары һәм 10, 11 нче сыйныф укучылары бу чарадан ял итеп кайтты. Аларга артистларның профессиональ дәрәҗәдә җырлавы, биюе һәм төрле музыка уен коралларында уйнавы ошады. -
“Дус сыйныф серләре” 17.04.2017
7 нче сыйныфны “Дус сыйныф серләре” республика ата-аналар комитеты конкурсы муниципаль этабының “Иң яхшы СМС отряд” номанациясендә җиңүе белән котлыйбыз! -
Укучылар математикадан ТДИ бирделәр. 14.04.2017
14 нче апрельдә гимназиябез базасында районыбыз мәктәпләренең 9 нчы сыйныф укучылары өчен математика фәненнән репетицион ТДИ үткәрелде. ТДИ барлык дәүләт стандартларына нигезләнеп үткәрелде.Укучыларыбыз реаль ТДИ шартларында имтиханнарны бирү өчен тулы әзерлек үттеләр. -
Спектакль на английском языке 14.04.2017
14 апреля состоялся муниципальный фестиваль-конкурс школьных
театральных коллективов на английском языке “Schooltheatre.” В фестивале-конкурсе приняло участие 14 театральных коллективов. Учащиеся 7-8 класса гимназии под руководством учителей Азизовой Р.Р. и Исхаковой В.Н. представили спектакль «TheMusiciansof Bremen» («Бременские музыканты»). По результатам фестиваля-конкурса решением жюри театральному коллективу гимназии было присуждено 2 место. Поздравляем! -
Без аның белән горурланабыз. 13.04.2017
12 апрель көнне ел саен илебез халкы Космонавтлар көнен бәйрәм итә. Бу бәйрәмнән гимназиябез дә читтә калмый. Уку йортыбызда бу көнгә багышлап төрле чаралар уза. Булып узган чараларның иң күңеллесе мөгәен 8-нче сыйныфта булып узган сыйныф сәгате булгандыр. Сыйныф җитәкчесе Азизова Р.Р. чараны атаклы якташыбыз, беренче космонавтлар отрядыннан булган Марс Рафиковка багышлады. СССРда 1960 нчы елда бик күп оста очучылар арасыннан 20-сен сайлап алып космоска очар өчен әзерли башлыйлар. Алар арасында райондашыбыз (әнисе Мәрзия апа Галәветдинова Исәк авылыннан) Марс абый да була. Аны иптәшләре бик хөрмәт итәләр. Ул космоска очыш өчен тулы әзерлек үтә. Тик кайбер сәбәпләр аркасында космоска оча алмый кала. Аннан соң ул озак еллар Казахстан ДОСААФ оешмасын җитәкли. Хәрби очучы һәм инструктор буларак Әфган сугышында була. Танылган якташыбыз Исәк авылында бик күп тапкыр кунак була. Кайткан саен, Исәк урта мәктәбендә укучылар белән очрашуга килә. Соңгы тапкыр ул авылга 1987 нче елда кайта. Аның белән шәхсән таныш булган гимназиябез директоры Зиннатуллин Л.Б. якташыбыз белән булган соңгы очрашу турында бик җентекләп сөйләде, бергә төшкән фотоларын күрсәтте. -
“Кошларга ярдәм итик!” акциясе! 13.04.2017
Яз җитү белән, кошлар искә төшә. Экология елы уңаеннан, 7 нче сыйныф укучылары сыерчык оялары ясадылар. “Кошларга ярдәм итик!” акциясенә кушылдылар.







