Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 141 142 143 ( 144 ) 145 146 147 148 149 150 >>
-
Безгә тыныч тормыш бүләк иткән сугыш ветераннары белән очрашу 04.05.2017

Җиңү көнен билгеләп үтәргә җыенабыз. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән сугыш ветераннары белән очрашулар оештырабыз. Кызганычка каршы, хәзер алар аз калган, исән чакларында үзләрен күреп сөйләшү - безнең олы бурыч. Гимназиянең актлар залында Бөек Ватан сугышы ветераны Рәүф Ибраһим улы Төхфәтуллин белән очрашу булып узды. Утны-суны кичкән ветеран укучыларыбызны үзе узган сугышчан юл белән таныштырды. “Түбән Наратбаш авылында тудым. Бобруйск хәрби училищесына укыргә кердем. Сугыш башлануның бишенче көнендә немецлар Белоруссиянең Бобруйск шәһәренә бәреп керделәр. Кичәге курсантлардан ил сагында торучы солдатлар булдык. Илне саклау өчен, танкистлар кирәк булды. Тиз арада танкистлар курсын бетердек.”
Сталинград сугышында күрсәткән батырлыклары өчен Рәүф Ибраһим улы Төхфәтуллинга Кызыл Йолдыз ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “1941-1945 нче елларда Германияне җиңгән өчен”, “1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен”, ”Батырлык өчен” һ.б. медальләре тапшырыла.
Ветеранның сөйләр сүзе күп иде. Укучыларыбызга тырышып укырга, илебезнең лаеклы гражданнары булып үсәргә кушты. Очрашу күп санлы сорауларга җаваплар бирү, сугыш темасына җырлар тыңлау, документаль фильмнар карау белән үрелеп барды.
-
Безопасное колесо 2017 03.05.2017

Учащиеся 3а класса, члены кружка ЮИД, участвовали в районном конкурсе "Безопасное колесо 2017". Миннебаева Лиана удостоина гработы за активное участие на знание правил дорожного движения
-
Мәгълүмати хат
02.05.2017
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгыТатарстан Республикасының мәгарифне үстерү институтыМКУ «Буа муниципаль районы мәгариф идарәсе»МБГББУ «М.М. Вахитов исемендәге гимназия»
Мәгълүмати хат
«Милли мәгариф системасы концепциясен тормышка ашыру» темасына күрше төбәкләр катнашында зона семинарыБуа шәһәре, 2017 нче елның 16 нчы маеСезне татарча белем бирүче база уку йортлары җитәкчеләре һәм укытучылары өчен оештырылган «Милли мәгариф системасы концепциясен тормышка ашыру» темасына багышланган күрше төбәкләр катнашында үткәреләчәк зона семинарында катнашырга чакырабыз. Семинар Татарстан Республикасы Буа шәһәре МБГББУ “М.М.Вахитов исемендәге гимназия” базасында 2017 елның 16 нчы маенда узачак.Семинарның максаты: татар телендә белем бирүче база уку йортлары җитәкчеләренең һәм укытучыларының компетентлык дәрәҗәсен күтәрү.Семинарның бурычлары:1. Укыту-тәрбия процессында катнашучы һәркемдә милли мәгарифне яңа баскычка күтәрүгә омтылыш тудыру.2. Татарча белем бирүче база уку йортлары җитәкчеләре һәм укытучыларының теоретик һәм методик белемнәрен үстерергә ярдәм итү.3. Татарча белем бирүче база уку йортлары җитәкчеләре һәм укытучыларының үзара хезмәттәшлеген оештыру .Үткәрү вакыты: 2017 елның 16 нчы маеҮткәрү урыны: Буа шәһәре МБГББУ «М.М. Вахитов исемендәге гимназия» .Катнашучыларны теркәү вакыты: 8.30 сәг. - 9.00 сәг..
СЕМИНАР ПРОГРАММАСЫГимназиянең туган якны өйрәнү музее белән танышу. Экскурсия үткәрү.Җаваплы: Юнысова М.М.Музыкаль сәламләү. Җаваплы Корбанова Г.М.I. 9.00-9.20 – Семинарны ачу, гимназиянең актлар залы, 1 нче кат. Семинарда катнашучыларны котлау:1. Буа Башкарма комитеты рәисе урынбасары – МКУ ”Буа районы мәгариф идарәсе” җитәкчесе Ханбиков И.Ф. чыгышы.2. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле .чыгышы.3. Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты вәкиле чыгышы.4. МБГББУ «М.М.Вахитов исемендәге гимназия» директоры Зиннатуллин Л.Б.чыгышы.II. 9.20-10.15 – Пленар утырыш, гимназиянең актлар залы, 1 нче кат.1. Милли мәгариф системасы концепциясен тормышка ашыру буенча МБГББУ «М.М.Вахитов исемендәге гимназия»нең юл картасы. МБГББУ «М.М.Вахитов исемендәге гимназия» директоры Зиннатуллин Л.Б.чыгышы. (7 мин.)2. Укыту-тәрбия процессында милли-төбәк компонентын куллануда гимназиядә тупланган тәҗрибә. МБГББУ «М.М.Вахитов исемендәге гимназия» директорының укыту-тәрбия буенча урынбасары Сафиуллина Э.Ф. чыгышы. (7 мин.)3. Гимназиянең милли тәрбия концепциясе һәм программасы. МБГББУ «М.М.Вахитов исемендәге гимназия» директорының тәрбия буенча урынбасары Корбанова Г.М. чыгышы. (7 мин.)4. Яңа дәүләт стандартларын тормышка ашыру шартларында татар теле һәм әдәбиятен өйрәнүдә дәрес һәм дәрестән тыш эчтәлекнең интеграцияләнүе. МБГББУ «М.М.Вахитов исемендәге гимназия” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Низамиева Р.Һ. чыгышы. (7 мин.)5. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә татарча белем алуга әзерлек. Буа районы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячеләренең МБ җитәкчесе чыгышы.III. 10.20-12.00 – Гимназиянең методик берләшмә кысаларында дәрес һәм дәрестән тыш чара фрагментлары һәм мастер-класслар
Башлангыч сыйныф укытучыларының методик берләшмәсе:Җитәкче: Хәсәнҗанова М.Ә.1. Физик тәрбия, 1 нче сыйныф, дәрес темасы: ”Төрле хәрәкәттәге уеннар”, укытучы Гыйззәтуллин Ш.С.2. Технология, 1 нче сыйныф, дәрес темасы: ”Милли бизәкләр”, укытучы Сафина А.М.3. Сыйныфтан тыш чара, 2-а сыйныф, тема: ”Табигать язмышы - безнең язмыш”, укытучы Сөләйманова З.Р.4. Сыйныфтан тыш чара, мәктәпкә әзерлек төркеме, “Ак каен” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Математика һәм табигать фәннәре укытучыларының методик берләшмәләре:Җитәкче: Ибраһимова Ә.Ә.1. География, 6 нчы сыйныф, дәрес темасы:”Эчке сулар”, укытучы Зиннәтуллин Л.Б.2. География, 9 нчы сыйныф, дәрес темасы: ”Халык хуҗалыгына гомуми характеристика”, укытучы Шәймәрданова Л.М.3. Биология, 7 нче сыйныф, дәрес темасы: “Хайваннар дөньясын саклау”, укытучы Ибраһимова Ә.Ә.4. Математика буенча сыйныфтан тыш чара, 5 нчы сыйныф, тема: ”Кызыклы математика”, укытучы Бәдертдинова А.Т.
Тел һәм тарих фәннәре укытучыларының методик берләшмәләре:Җитәкче: Низамова Л.М.1. Тарих, инглиз теле, интеграль дәрес, 10 нчы сыйныф, дәрес темасы: “Казан – Татарстан башкаласы, борынгы шәһәр”, укытучылар Азизова Р.Р., Исхакова В.Н.2. Рус әдәбияты, 8-9 нчы сыйныфлар, ”Якташ язучыларыбыз”, укытучылар Зиннәтуллина М.М., Сөнгатуллина А.Ф.3. Татар теле, мастер-класс, укытучы Җәләлова Л.Г.4. Cыйныфтан тыш чара, 6 нчы сыйныф, тема: “Бөек якташыбыз - Бакый Урманче”, укытучы Галәтдинов Р.Х.
Мәдәни юнәлештәге фән укытучыларының методик берләшмәләре:Җитәкче: Корбанова Г.М.1. Рәсем дәресе,7 нче сыйныф, дәрес темасы: “Образ һәм сурәт“, укытучы Гадиева Р.М.2. Хезмәт дәресе, 5 нче сыйныф, дәрес темасы: “Тору урыны экологиясе һәм эстетикасы. Хәзерге заман җитештереүндә экологик яктан чиста предметларны файдалану”, укытучы Камалетдинов Р.И.3. Җыр дәресе, 3 нче сыйныф, дәрес темасы: “Татар милли музыкасы”, укытучы Корбанова Г.М.4. Сыйныфтан тыш чара, 5 нче сыйныф, “Әкияттәге музыка”, сәнгатъ мәктәбе укытучысы Әбелханова М.Г.
IV. 12.05-12. 30 –Төшке аш.Гимназия ашханәсе, 1нчекат.V. 12.30-13.15–Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институты вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл,тема: «Милли мәгариф системасы концепциясен тормышка ашыру шартларында база уку йортларының эшчәнлеген оештыру». Гимназиянең актлар залы, 1 нче кат.VI. 13.15-13.45 - Семинарга йомгак ясау, ирекле микрофон, сертификатлар бирү. Гимназиянең актлар залы, 1 нче кат.VII. 14.00 - Семинарда катнашучыларны озату.Адрес: ТР, Буа шәһәре, Р. Люксембург урамы,66 нчы йорттел./факс: 8 (843) 74 31464E-mail: school651@mail.ruСезне көтеп калабыз!
-
7 нче сыйныфлар өчен мониторинг тикшеренүләре 29.04.2017
2017 нче елның 27 нче апрелендә, Координацион совет эше рамкаларында, Буа районының 7нче сыйныф укучылары , төрле фәннәрдән диагностик тест сорауларына җавап бирделәр. Мониторинг тикшеренүләр өчен 1нче тест рус теленнән һәм математикадан булса, 2 нче тестагы сораулар һәм биремнәр биология һәм тарих фәннәреннән төзелгән иде. Тестлар өчен стандарт формадагы биремнәр бирелде. Район мәгариф идарәсе методистлары Казан шәһәреннән килгән РЦМКО вәкилләре белән берлектә мониторинг тикшерүләрен тиешле дәрәҗәдә үткәрделәр. -
Республикакүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасы 29.04.2017
Республикакүләм татар теле һәм әдәбияты укытучылары олимпиадасының II этабында Р.Һ. Низамиева, М.М. Юнысова катнашты. Татар теле, әдәби текст белән эшләү, яңа белем бирү стандартлары һәм укытучы һөнәренә таләпләр, татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы буенча язмача җаваплар бирделәр. “Заман дәресе үзенчәлекләрен яхшы беләүче” номинациясендә җиңүче һәм катнашучы сертификаты алып кайттылар. Котлыйбыз! -
9 – 11 нче сыйныф укучылары өчен “Без – Тукайлы халык” исеме астында Тукай укулары үткәрелде
26.04.2017
26 нчы апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Шул уңайдан гимназиядә 9 – 11 нче сыйныф укучылары өчен “Без – Тукайлы халык” исеме астында Тукай укулары үткәрелде. Укучылар “Тукай - публицист”, “Тукай - тәрҗемәче”, “Дин һәм Тукай”, “Тукай – юмор һәм сатира остасы”, “Тукай мәхәббәте” темасына чыгыш ясадылар. Габдулла Тукайның күпкырлы эшчәнлеге турында мәгълүмат алдылар
-
“Тукай безнең күңелләрдә” исемле әдәби-музыкаль кичә 26.04.2017
26 нчы апрель - татар халкыныңбөек шагыйре Г. Тукай туган көн. Бүген шул көнгә багышлап гимназиядә төрле чаралар үткәрелде. 5-8 нче сыйныф укучылары катнашында “Тукай безнең күңелләрдә” исемле әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәдә укучылар Г. Тукайның шигырьләрен сөйләделәр, җырларын башкардылар. Шагыйрь китапларыннан күргәзмә оештырылды, стена газетасы чыгарылды. Тәнәфес вакытларында Г. Тукай шигырьләре яңгырап торды. -
“Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы укучылар Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан “Аларның исеме мәңгелек” темасына акция үткәрделәр 25.04.2017
25 нче апрель көнне гимназиянең “Мөстәкыйль балалар” проектында катнашучы укучылар Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан “Аларның исеме мәңгелек” темасына акция үткәрделәр. Алар башлангыч сыйныф укучыларына Буа районыннан Бөек Ватан сугышында ун меңнән артык кеше катнашуы, шуларның 3082сенең генә исән кайтуы турында сөйләделәр. Районыбыздан чыккан Советлар Союзы геройлары П. Шафранов, М. Гарнизов, А. Самочкин батырлыгы белән таныштырдылар. Исхаков Марсель бабасының фронттан җибәргән соңгы хаты һәм рәсеме, Җәләлова Динә дәү әнисе Һава Шакирҗан кызының сугыш чорында тылдагы хатын-кызларның авыр хезмәте турында сөйләвен әйтте. -
25 нче апрель көнне М. Вахитов исемендәге гимназиядә белем алучы сәламәтлекләре чикләнгән балалар алдында шәһәребезнең “Светофорик” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгыш ясады. 25.04.2017
Мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек – һәр кешене бизи торган иң матур сыйфатларның берсе. 25 нче апрель көнне М. Вахитов исемендәге гимназиядә белем алучы сәламәтлекләре чикләнгән балалар алдында шәһәребезнең “Светофорик” балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар чыгыш ясады. “Добрый Татарстан - Мәрхәмәтле Татарстан” язгы шәфкатьлелек атналыгы кысаларында үткәрелгән әлеге чарада кунакларыбыз җырлады, төрле биюләр башкарды, шигырьләр сөйләде. Үз куллары белән ясалган бүләкләре башлангыч сыйныф укучыларына бик ошады. Укучылар һәм укытучылар нәни дусларыбызга, аларны оештырып алып килүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде. -
Йолдыз Шәрәпованың иҗат кичәсе. 24.04.2017

Танылган шагыйрә, якташыбыз Йолдыз Шәрәповага 55 яшь тулды. Ул үзенең гомер һәм иҗат бәйрәмен үткәрү өчен якташлары янына, Буа районына кайтты. 21 нче апрель көнне гимназиянең актлар залында танылган шагыйрәбезгә багышланган зур бәйрәм тантанасы булды. Район мәдәният йорты, үзәкләштерелгән район китапханәсе һәм гимназия тарафыннан оештырылган бәйрәм зур оешканлык белән үткәрелде.Районда бу очрашуга әзерлек күптәннән барды. Үзәкләштерелгән район китапханәсе балалар арасында Йолдыз Шәрәпова шигырьләрен иң оста сөйләүче конкурсын игълан итте. Бу бәйгедә җиңүчеләр шагыйрәнең иҗат кичәсендә чыгыш ясадылар. Бәйрәмгә кайткан иҗатташ дуслары Фарсель Зиатдинов, Нәҗибә Сафина һ.б. язучылар шагыйрәгә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Буа районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Гиззатов И.Г. район администрациясе исеменнән котлап аңа бүләкләрен тапшырды. Җавап сүзендә Йолдыз Шәрәпова үзен зурлаганнары өчен бу бәйрәмне оештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмхтен белдерде







