Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия"
Визитная карточка
| Адрес: | 422430, г. Буинск, ул. Розы Люксембург, д. 66 |
| Телефон: | +7(843)-743-14-64 |
| E-Mail: | school651@mail.ru, Gv.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия имени М.М. Вахитова" |
| Руководитель: | Зиннатуллин Линар Бадретдинович |
| Год основания учреждения: | 1922 |
| У нас учатся: | 363 |
| У нас учат: | 39 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия имени М.М.Вахитова города Буинска Республики Татарстан"/Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Татарстан Республикасы Буа шәһәре М.М. Вахитов исемендәге гимназия" - новости
Страницы: << 141 142 143 144 145 146 147 ( 148 ) 149 150 >>
-
Яр Чаллыдан килгән “Муха-Цокотуха” исемле курчак театры 21.03.2017
21 нче мартта 3 сыйныф укучылары Яр Чаллыдан килгән “Муха-Цокотуха” исемле курчак театрын карарга бардылар. Актерларның матур чыгышлары балаларга бик ошады. -
"Артист буласым килэ" 21.03.2017
21 нче март конне Яна Чэчкап утра мэктэбендэ уткэрелгэн шагыйрь Эхмэт Рэшитов исемендэге "Кояшлы ил" II республикакулэм фэнни-гамэли конференцияда "Артист буласым килэ" секциясендэ Эхмэт Рэшитовнын "Мульти пульти карыйбыз" шигырен сойлэп 1 Б сыйныф укучысы Каримова Айгол III дэрэжэ диплом белэн булэклэнде. -
Спортивные игры во время каникул 21.03.2017

В дни весенних каникул организована работа кружков и спортивных секции
-
2нче А сыйныфы укучылары “Созвездие-Йолдызлык” фестивалендә. 20.03.2017
“Созвездие-Йолдызлык” фестивале сәхнәсендә гимназиябезнең 2нче А сыйныфы укучыларын күрү барыбыз өчен дә шатлыклы күренеш булды. Беренче тапкыр гына зур сәхнәгә чыккан укучыларыбыз чыгышлары белән үзләренең сәләтле икәнлекләрен тагын бер кат күрсәттеләр.Укучыларыбызга һәм аларны бәйгегә әзерләгән укытучыларына зур рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә зур уңышларга ирешүләрен телибез. -
“Инглиз теле иленә “ сәяхәт 18.03.2017
Инглиз теле атналыгы кысаларында гимназиянең 4нче А сыйныфы укучылары “Инглиз теле иленә “ сәяхәт ясадылар. Кызлар һәм малайлар командалары инглиз телендәге сүзләрне,җырларны белүдә,табышмаклар чишүдә,хайваннарны сүрәтләүдә көч сынаштылар. Сәяхәт бик күңелле һәм кызыклы узды. -
НӘҮРҮЗ МӨБӘРӘКБАД! 18.03.2017
Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка турыкилгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.ХIХ гасырдан калган мәгълүматларга караганда, Нәүрүз атна-ун көнгә сузылган. Ул көннәрне йорттан-йортка кереп “нәүрүз әйтеп” йөрү гадәте булган. Нәрүз такмагын әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар теләп йөргәннәр.Яшьләрнең, укучы балаларның – шәкертләрнең болай йөрүләре үзенә күрә бер күңел ачу була. Салкын кышлар бетеп килүенә шатлану, авыл халкының күңелен күтәрү өчен җырлар чыгарылган:Ач ишегең, керәбез,Нәүрүз әйтә киләбез,Хәер-дога кылабыз,Аш-сый көтеп торабыз,Нәүрүз мөбәрәкбад!Бүген гимназиядә бәйрәм! Бәйрәмдә барлак укучылар да катнаша. -
Бәйрәм ярминкәсенә рәхим итегез 18.03.2017

Нәүрүз бәйрәме уңаеннан гимназиядә бәйрәм ярминкәсе оештырылды. Укучылар уз куллары белән ясаган тәм-томнар, кул эшләрен тәгүдим иттеләр.
-
Карга боткасы 18.03.2017

Борын- борын заманда кешеләр нилектән җирдә яз булганын белмәгәннәр,ди. Алар ямьле җылы яктан кара каргалар алып килә икән , дип уйлаганнар. Шуның өчен карлар эреп, сулар ага башлагач, табигать изүләрен чишеп җибәреп, гөрләвекләргә таба, яңаруга-яшәругә йөз боргач каргалар килу хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “ Карга боткасы” дип атаганнар.
Бу көнне балалар матур итеп киенгәннәр. Бергәләшеп өйдән –өйгә йөргәннәр-йомырка җыйганнар. Хуҗаларга рәхмәт әйтеп, изге теләкләр теләгәннәр. Халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Шулай авылны урап уткәннән соң, ярма, май, сөт алып, табигатьнен иң куркәм җиренә - кардан ачыла башлаган су буйларына, ялан- кырларга яки тау битләренә җыелганнар. Учак тергезеп, казан асканнар, ботка пешергәннәр. Ботка пешкәнче , төрле уеннар уйнаганнар, җырлаганнар, такмаклар әйтешкәннәр. Аннан соң,бергәләп, ботка ашаганнар. Ботканы балалар узләре генә ашап бетермәгән, аның куп өлешен, каргаларга дип, ялан өстенә сибеп калдырганнар, чишмә суына корбан иткәннәр
Балалар бу көнне бәйрәмгә хас булган келәү-теләүләр әйткәннәр, җирдән муллык , күкән яңгыр , кояштан җылылык табигатьтән бәрәкәт , илгә туклык , гаиләгә иминлек теләгәннәр. Җаннары – таннары белән кояшлы җылы көннәрнең тизрәк килүен , язгы ташуларның тизрәк агып китүен көткәннәр.
Гимназия укучыларына да "Карга боткасы" күренеше күрсәтелде. Анан барлык кунаклар "Карга боткасы" белән сыйландылар -
Страноведческий конкурс «Around the UK» 16.03.2017
В рамках недели английского языка в 10 классе прошёл страноведческий конкурс «Around the UK» (учитель английского языка Исхакова В.Н.). Старшеклассники соревновались в знании истории, географии, традиций и обычаев, песен и исполнителей Объединённого Королевства Великобритании и Северной Ирландии. -
Эссе на тему «Роль Интернета в моей жизни» 16.03.2017
Неделя английского языка – лучшее время показать свои способности и знания английского языка. Одиннадцатиклассники написали эссе на тему «Роль Интернета в моей жизни». Лучшие работы будут награждены на линейке грамотами и книгами на английском языке.







