МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 ( 102 ) 103 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Урман дәресе 22.03.2014

Район мәгариф бүлегенең 19.03.2014 нән 69 нчы № лы "О проведении урока леса в общеобразовательных учреждениях" боерыгы нигезендә, бүген барлык сыйныфларда да "Урман дәресе" үткәрелде.
-
Нәүрүз бәйрәме 21.03.2014

21 март- көн белән төн тигезләшкән көн. Әлеге көнне бөтен мөселман дөньясы Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтә. Безнең мәктәптә дә әлеге бәйрәм матур традициягә әйләнде. Кичә укучылар авыл халкын бәйрәм белән котлап, Нәүрүз күчтәнәчләре җыеп йөрделәр. Бүген исә зурлап Нәүрүзбикәне чакырып күңел ачтык, төрле уеннар уйнадык. Соңыннан исә, нәүрүз күчтәнәчләре белән сйландык.
-
Тарихтан сыйныфтан тыш чара 20.03.2014

Бүген, тарих укытучысы Габидуллина Г.И. 5-9 сыйныфларда тарих фәненнән борынгы заман тарихы буенча "Тарихи КВН" үткәрде. Әлеге чараның максаты борынгы заман тарихы буенча үтелгән темаларны искә төшерү, кабатлау. укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерү, төркемнәрдә эшләп - бердәмлек булдыру иде. Чарада 6-7 сыйныф укучылары ике төркемдә ярыштылар, 8 нче сыйныфлар аларга ярдәм итеп тордылар. Жюрида 5 нче сыйныф укучылары иде.
-
Сыерчык оялары ясау буенча конкурс 17.03.2014

3-15 март көннәрендә юлда, мәктәпкә сыерчык оялары күтәреп килүче балаларны очратырга була иде. Бу - мәктәптә игълан ителгән сыерчык оялары ясау конкурсының нәтиҗәләре. Мәктәптә ир-егет хезмәт укытучысы булмау сәбәпле, һәр укучы өйдә үзе яисә әти-бабаларына ясатып оялар алып килде. Әлеге конкурста 1 нче сыйныф укучысы Адиятуллина Э. алып килгән сыерчык оясы җиңүче дип танылды.
-
Бадминтон буенча зона ярышлары 14.03.2014

9 март көнне, район командасы составында, игезәк бертуганнар- Рамил һәм Ранис Гаттаровлар Кама Тамагында Идел аръягы командалары арасында Республика беренчелегенә 2003 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында, бадминтон буенча ярышның зона этабында катнашып кайттылар. Әлеге ярышта укучыларыбыз 2 урын алдылар һәм Республика этабында катнашу хокукына лаек булдылар. Май аенда аларны Казан шәһәре көтә. Афәрин! Киләчәктә дә зур уңышлар телибез!
-
"Йолдызлык-2014" нәтиҗәләре 13.03.2014

Кичә, 12 март көнне мәктәбебез укучылары "Созвездие. Йолдызлык-2014" фестиваленең район туры гала-концертында чыгыш ясап кайттылар. Нәтиҗәләребез сөендерерлек. Конферанс номинациясендә Хөсәенова Л. - Шәмсетдинов И. һәм Хөсәенова И. - Хәсәнов Б. парлары (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.) беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Вокал - соло номинациясендә Адиятуллина Э. - 1 урын (җитәкчесе Габидуллина Л.Ә.), Хузина Г. - 3 урын (җитәкчесе Хисамова Р.М.) га лаек булдылар. Вокаль ансабль номинациясендә "Салават күпере" ансамбле (җит. Габидуллина Л.Ә.), һәм "Шатлык" дуэты (җит. Хисамова Р.М.) - 1 нче урын яулап кайттылар. Беренче дәрәҗә диплом һәм 1 нче урын яулаган укучыларыбыз 27, 28 нче март көннәрендә Буа шәһәрендә узучы зона турында катнашачаклар. Укучыларга һәм аларның җитәкчеләренә алда торган зур ярышлар алдыннан уңышлар телибез! Афәрин!
-
Башлангычларда "Фән көне" 05.03.2014

Башлангыч сыйныф укытучысы Хәсәнова Ф.Г., бүген 1-4 нче сыйныф укучылары өчен математикадан "Фән көне" үткәрде. Әлеге чараның максаты- укучыларда хәтерне, игътибарлылыкны үстерү, математика фәненә кызыксыну уяту иде. Укучылар әлеге чарада натураль цифрлар турында кызыклы мәгълүматлар алдылар, логиканы үстерергә ярдәм итүче мәсьәләләр чиштеләр.
-
Географиядән ачык дәрес 05.03.2014

Бүген география укытучысы Хәсәнов И.Р., 7 нче сыйныфта география фәненнән "Төньяк Америка" темасыннан яңа стандартлар буенча ачык дәрес үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар АКШ турында яңа мәгълүматлар алдылар. Дәреснең максаты укучыларда АКШның географик урыны, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, климаты, рельефы, эчке сулары һәм политикасы турындагы белемнәрне формалаштыруга юнәлтелгән иде.
-
"Хорлар бәйгесе"нең 2 нче этабы 04.03.2014

Бүген бездә, "Хорлар бәйгесе"нең 2 нче этабы- әниләр турында җырлар конкурсы узды. Әлеге чараны сыйныф җитәкчеләре белән берлектә музыка укытучысы Хисамова Р.М. оештырды. Конкурста 1-9 сыйныфның барлык укучылары да катнашты. Икенче этап нәтиҗәләре буенча 1 нче урында "Әниемә" җыры белән 4 нче сыйныфлар (сыйныф җитәкчесе Булатова Г.А.), 2 нче урында "Пар канатым" җыры белән - 5 нче сыйныф, 3 нче урында "Әнкәй җирдә иң зур кеше" җырын башкаручы 3 нче сыйныф укучылары. Конкурсның соңгы этабы- 20 нче апрельдә үтәчәк, темасы- "Туган як турындагы җырлар".
-
Президент баяннары уңыш китерде! 03.03.2014

Кайбыч балалар сәнгать мәктәбендә укучы булачак баянчылар, игезәк бертуганнар Рамил һәм Ранис Гаттаровлар (җитәкчеләре Зөлфия Яруллина) Чистай шәһәрендә узган “Кама мозаикасы” республика смотр-бәйгесеннән зур җиңү - 3 нче урын белән кайтты. Аларга әлеге баяннарын узган ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов бүләк иткән иде.








