МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 ( 103 ) 104 105 106 107 108 109 110 >>
-
Р.Фәхреддин укулары 01.03.2014

Мәктәбебезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова Алсу Газиз кызын "Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану" исеме астында чыккан китапта мәкаләсе басылуы белән кайнар котлыйбыз! Шушы уңайдан, ул, Алабуга шәһәрендә үткән мәшһүр мәгърифәтче - галим, педагог Р.Фәхреддингә багышланган Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең XI нче Республика педагогик укуларында катнашып шәһадәтнәмәгә лаек булып кайтты.
-
Математикадан Республика олимпиадасы катнашучылары 01.03.2014

18 нче февраль көнне мәктәбебезнең 4 нче сыйныф укучылары Гаттаров Ранис һәм Гаттаров Рамил, 5 нче сыйныф укучысы Шәмсетдинов Илназ Буа шәһәрендә математика фәненнән Республика олимпиадасының зона турында катнашып кайттылар. Укытучылары Булатова Г.А, Галиуллина А.С һәм укучыларга зур уңышлар телибез!
-
Башлангычларда "Фән көне" 28.02.2014

27 нче февраль көнне башлангыч сыйныф укытучысы Мөхетдинова А.Н. 1-4 нче сыйныф укучылары өчен "Тапкырларга-табышмак" дигән интеллектуаль уен оештырды. Әлеге чара укучыларга экологик тәрбия бирү, урманнарга, андагы чәчәкләргә, хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү; халык авыз иҗаты аша укучыларның фикерләү сәләтен үстерү максатыннан үткәрелде. Әлеге чарада укучылар кызыклы табышмаклар чиштеләр, уеннар уйнадылар. Кичә ахырында "Табышмаклар патшасы"н билгеләделәр.
-
1 нче сыйныфта ачык дәрес 25.02.2014

Бүген, 1 нче сыйныф укытучысы Габидуллина Л.Ә математикадан "Кимүче. Киметүче. Аерма" дигән темага мәктәпкүләм ачык дәрес үткәрде. Әлеге дәрестә укучылар алуның компонентлары ничек аталуын белделәр, теманы, дәреснең максатын үзләре ачтылар. Ныгыту өлешендә мәсьәләләр эшләделәр. Укучылар дәрестә бик актив катнаштылар, укытучының сорауларына бик теләп җавап бирделәр.
-
Ветераннарны бәйрәм белән котладык 22.02.2014

Мәктәбебездә волонтерлар отрядлары бар. Болар- 5 нче, 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары. Алар, авылыбыздагы исән калган сугыш ветераннарына ярдәм күрсәтәләр, өйләренә барып хәлләрен беләләр. Хәрби-патриотик айлык кысаларында, бүген әлеге укучылар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә ветераннарны бәйрәм белән котлап, хәлләрен белеп, күчтәнәчләрен тапшырып кайттылар. Әлеге бабайлар укучыларның килеп йөрүләренә бик шат, мәктәп исеменә һәрдаим рәхмәт сүзләрен җиткереп торалар.
-
Хәрби- спорт уены "Аҗаган" 21.02.2014

Мәктәптә узучы хәрби-патриотик айлык кысаларында, бүген "Аҗаган" хәрби-спорт уены узды. Әлеге уенда 4-9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Оештыручысы физик тәрбия укытучысы- Хәсәнов И.Р.. Укучылар ике командага бүленеп ярыштылар, ике юнәлештән төрле биремнәр үтәп мәктәпкә килделәр. Биремнәр арасында яралыга беренче медицина ярдәме күрсәтү, яралыны елга аша чыгару, газлы коридор аша үтү, җыр җырлау, "Сочи-2014" Олимпия уеннарының нәтиҗәләре турындагы сораулар да бар иде. Мәктәпкә килгәч командалар маршрут буенча флаг эзләргә чыгып киттеләр. Уенда ике команда да тигез очко җыйды, нәтиҗәдә дуслык җиңде!
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2014

"Җыр булырлык сүзләр биргән,
Туган телем рәхмәт сиңа!"
21 нче февраль- Халыкара Туган тел көненә багышланган кичә шундый исем астында үтте. Бу кичәдә мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гайнетдинова А.Г. укучыларны шушы көннең килеп чыгу тарихы белән таныштырды, укучылар туган телгә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Туган телебез- татар теленең иң камил, бай тел икәнлегенә тагын бер тапкыр инандылар.
-
Хорлар бәйгесенең 1 нче этабы 18.02.2014

Февраль - традиция буенча мәктәптә хәрби-патриотик айлык буларак игълан ителде. Әлеге айлык кысаларында төрле чаралар планлаштырылды. Шуның чираттагысы бүген үтте. Музыка укытучысы Хисамова Р.М. "Хорлар бәйге"сенә старт бирде. Аның максаты- укучыларны хор сәнгатенә җәлеп итү, коллективлык сыйфатлары тәрбияләү. Әлеге бәйгенең беренче этабы- Хәрби патриотик җырлар конкурсы. Шуңа бүген, мәктәп стеналары эчендә, патриотик - сугыш һәм батырлык турындагы җырлар яңгырады. Жюри катнашучыларның тышкы кыяфәтен, башкару сыйфатын исәпкә алып 1 нче этапка нәтиҗә ясады. "Сто дней до приказа" җырын башкарып 5 нче сыйныф укучылары - 1 нче урын, "Солдатта булган диләр" җыры белән 2 нче сыйныфлар - 2 нче урын, "Герман көе" җыры белән 3 нче сыйныфлар - 3 нче баскычны яуладылар. Укучыларга киләсе этапларда да зур уңышлар телибез!
-
"Ел укытучысы-2014" 15.02.2014

12 нче февраль көнне МБГБУ "Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбе"ндә "Ел укытучысы-2014" конкурсының зона ярышлары узды. Безнең мәктәптән әлеге конкурста башлангыч сыйныф укытучысы Булатова Гөлия Алкиновна катнашты. Укытучы, жюри каршында, үзенең укучылары белән әдәби уку дәресеннән "Матурлык" әсәренә анализ, "Нәрсә ярый, нәрсә ярамый" темасына ачык сыйныф сәгате уздырып, уңышлы чыгыш ясады.
-
2 нче сыйныфта ABC бәйрәме 14.02.2014

Бүген мәктәбебездә 2 нче сыйныфларның АВС ягъни инглиз әлифбасы бәйрәме узды. Әлеге чараны инглиз теле укытучысы Насретдинова А.Г. оештырды. Бәйрәм шигырьләр, җырлар, төрле бәйгеләр белән үрелеп барды. 2 сыйныф укучылары әле инглиз телен өйрәнә генә башласалар да, бер дә югалып калмады, бик актив һәм җитез булды. Бәйгенең җиңүчесе булып, инглиз телен яхшы үзләштерә башлаган укучы – Сәйфетдинова Зәринә танылды. Укучылар күңелле ял итте, грамоталар белән бүләкләнде.








