МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Яфраказык әзерләү 16.07.2013

Бүген коллектив белән, тагын яфраказык җыю өчен туган авылыбыз табигатенә чыктык. Бергә бердәм булып эшләү нәтиҗәсендә норманы тутырып кайттык. Җыелган яшел массаны "Гөбнә" агрофирмасының иске Чәчкаб филиалына тапшырдык.
-
Бакчадагы эшләр 12.07.2013

Кичә мәктәп бәрәңгесенең чүбен тагын бер кабат утап чыктык. Бу юлы ярдәмгә укучыларыбызның кадерле әниләрен дә чакырдык. Бергә- бергә тизрәк тә, күңеллерәк тә булды.
-
Универсиада утын каршылап 03.07.2013

Бүген районыбыз халкы тарихи вакыйгада катнашты- Универсиада утын каршы алды. Әлеге вакыйгадан безне коллектив та читтә калмады барчабыз бергә җыелышып килдек.
-
Юл чатында хезмәттә 02.07.2013

Бу юл кырыендагы чүп нишләп шулай тиз үсә микән? Ул укытучыларның бөтенләй дә ял итәселәре килми дип уйлый ахрысы. Менә бүген кабаттан әлеге чүп белән көрәшеп, кабат тиз генә очрашмаска дип килешеп кайттык.
-
Лагерь көндәлегеннән 30.06.2013

Лагерь тәмамланды. Бүген лагерьдә тәрбияләнүче 15 бала белән саубуллаштык. Соңгы көн уңаеннан зур бәйрәм- сабантуй оештырдык. Укучылар лагерьдә үткән көннәре турында фикерләрен язып калдырдылар. Шунысы куанычлы- лагерьдә үткән көннәр укучыларга бик ошаган.
-
Чыгарылыш кичәсе 28.06.2013

Бүген мәктәбебез канат ярган 4 бөркетен олы юлга озатты. 4 егетебез төп мәктәпне тәмамлап өлгергәнлек аттестаты алды. Әлеге кичәдә әти-әниләр, укытучылар һәм районнан килгән вәкил Гайнуллина Рафия Зөфәр кызы катнашты.
-
Лагерь көндәлегеннән 27.06.2013

Бүген безнең укучылар кызыклы сәфәргә чыктылар- Буага күңел ачырга бардылар. Иң элек "Арктика" боз сараенда шугалакта шудылар, аннан соң бассейнга су коенырга бардылар. Әлеге сәфәр укучылар күңелендә озакка сакланыр әле.
-
Бакчадагы эшләр 26.06.2013

Мәктәбебез участогы бик зууур безнең. Нинди генә культура үсми анда. Әмма төп игътибарны әлбәттә бәрәңгегә бирәбез. Аны без күп итеп утыртабыз. Бәрәңге үстерү катлаулы эш булса да, безнең укытучылар сынатмыйлар. Менә бүген дә пыр туздырып икенче кат чүбен утап чыктык.
-
Яфраказык әзерләү 25.06.2013

Коллективыбыз 35 градуслы эсседә дә тик ятмый. Кыш өчен терлекләргә азык әзерлибез- яфраказык җыябыз. Чираттагысына бүген бардык. Тиешле норманың яртысын диярлек үтәдек. Җыелган азыкны "Гөбнә" агрофирмасының Иске Чәчкаб филиалына тапшырдык.
-
Лагерь көндәлегеннән 23.06.2013

Бүген "Чишмәкәй"дә тәрбияләнүче балалар өчен "Һәрвакыт әзер бул" конкурсы оештырылды. Әлеге бәйге 7 этаптан торды: "Китап докторы", "Хәрби доктор", "Ребуслар утравы", "Яшь кулинар", "Нәни чәчтараш", "Нәни кулинар", "Музыкаль эрудит". Әлеге конкурста "Дуслык" командасы җиңеп чыкты. Бүген шулай ук ташландык материалларда подделкалар ясау конкурсы үткәрелде. Әлеге конкурста "Йолдызкай" отряды җиңү яулады. Әлеге чараларның һәркайсын Хисамова Резедә Мансур кызы оештырды.








