МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120 >>
-
Җиңү бәйрәме 10.05.2013

Илебез Бөек Җиңүнең - 68 еллыгын бәйрәм итә. Әлеге чара уңаеннан без, традиция буенча, 8 май көнне сугыш һәм тыл ветераннарын һәйкәл янында бәйрәм белән котладык. Авылыбызда сугыш ветераннары елдан -ел кими. Бүгенге көндә алар инде 3 генә калды. Аларны зурлау- безнең бурыч!
-
"Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе 07.05.2013

"Куркынычсыз тәгәрмәч" республика бәйгесенең быелгысыюл хәрәкәте яшь инспекторлары хезмәте оешуның 40 еллыгына багышланган иде. Район мәгариф бүлеге, Россия Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең Кайбыч бүлекчәсеЮХИДИе хезмәте белән берлектә үткәрелгән әлеге бәйгедә 16 мәктәп командасы катнашты. Безнең мәктәпне исә, әлеге бәйгедә Газимҗанова Гөлчәчәк, Хәсәнова Язилә, Хузин Ранил, Зиннәтуллин Данияр тәкъдим иттеләр. Укучыларыбыз сынатмадылар, призлы урынга барып җитмәсәк тә, 4 нче урын алуыбызга без бик шатланабыз.
-
"Җиңү парады" смотры 06.05.2013

Бүген, Җиңүнең 68 еллыгына багышланган, "Марш Победителям!" дигән җыр һәм строй конкурсның зона этабы үтте. Әлеге конкурста без дә катнаштык, уңышлы чыгыш ясап диплом белән бүләкләндек.
-
Шимбә өмәсе
04.05.2013
Бүген, дәресләрдән соң, авыл җирлеге белән берлектә өмәгә чыктык. 1-4 нче сыйныф укучылары һәйкәл, мәчет тирәсен чистартса, 5-9 нчы сыйныф укучылары мәктәп территориясен чистарту белән шөгыльләнде.
-
Волейбол ярышларының район этабы
02.05.2013
Бүген, ял көне булуга да карамастан, мәктәпнең 1999 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылардан тупланган, кызлар һәм малайларның волейбол командасы волейбол ярышларының район турында катнашып кайттылар. Әлеге ярышларды командаларыбыз 2 урын алып кайттылар. Шунысы кызыклы, кызлар командасы мәктәбебез тарихында, быел беренче тапкыр формалашты һәм тиз арада уңышка да иреште. Укучыларыбызны кайнар котлыйбыз!
-
Рәсәйкүләм ТИН дәресе 30.04.2013

Мәктәпнең 27.04.2013 көненнән, 46 нчы № лы приказы нигезендә, бүген бездә Рәсәйкүләм тормыш иминлеге дәресе үткәрелде. Әлеге дәресне ТИН укытучысы Хәсәнов И.Р. , "Гадәттән тыш хәлләрдә беренче ярдәм" темасы буенча үткәрде. Дәрестә төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңә, янәшәдәге кешеләргә ничек беренче ярдәм күрсәтергә кирәклеген аңлатты.
-
Ачык тәрбия сәгате 29.04.2013

Бүген, 1 сыйныф укытучысы Мөхетдинова А.Н. "Казан- Универсиада башкаласы" дигән темага ачык тәрбия сәгате үткәрде. Әлеге дәрес яңа стандартлар буенча төзелгән иде. Укучылар, универсиада буенча төрле кызыклы сорауларга җавап бирделәр, спорт уеннарының гади вариантларын уйнап карадылар.
-
Балаларны яклау көне 28.04.2013

Бүген, мәктәптә балаларны гадәттән тыш хәлләр очрагында яклау көне үтте. Иң элек эвакуация үткәрелде, 1 минут 30 секунд эчендә барлык коллектив мәктәптән урамга чыгып төзелеп баскан иде инде. Линейкада әлеге көн һәм аның әһәмияте турында мәгълүмат укучыларга җиткерелде. Әлеге чарада, 4-9 сыйныф укучылары 2 командага бүленеп ярыштылар. Гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне яклау турында төрле теоретик белемнәрен сынадылар, аларның кайберләрен практикада үткәреп тә күрсәттеләр, төрле биремнәр үтәделәр.
-
Укучыларыбызның уңышлары 27.04.2013

Кичә, 26 апрель көнне, мәктәбебезнең Кайбыч сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче 4 укучысы, Апаста районара "Яшь музыкант" дип аталган конкурста катнашып кайттылар. Катнашып кына түгел, ә бер кочак диплом күтәреп кайттылар. "Инструменталь ансамбль" номинациясендә игезәк бертуганнар - 3 нче сыйныф укучылары Рамил һәм Ранис Гаттаровлар-1 нче урын; "Фортепиано" номинациясендә 6 нчы сыйныф укучысы -Хәсәнова Зәрринә - 2 нче урын; "Вокал-соло" номинациясендә 5 нче сыйныф укучысы- Хисамова Илсөя 3 урын дипломына ия булдылар. Укучыларның һәркайсына акчалата бүләк тапшырылган. Укучыларыбызны һәм аларның җитәкчеләрен кайнар котлыйбыз. Афәрин!
-
Габдулла Тукайның туган көне 26.04.2013

Бүген бездә "Тукай- безнең күңелләрдә" дип аталган, Г.Тукайның туган көнен искә алу кичәсе үтте. Кичә барышында балалар бакчасына йөрүче сабыйлар шагыйрьнең шигырьләрен сәхнәләштереп күрсәттеләр.Аларны тәрбиячеләре Хөсәенова Л.Т. әзерләгән. 1-5 нче сыйныф укучылары Г.Тукайның тормыш һәм иҗади эшчәнлегенә караган сорауларга җавап бирделәр. Әлеге кичә татар теле һәм әдәбияты укытучысы- Булатова Г.А. җитәкчелегендә үтте.








