МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120 >>
-
Парламент дәресләре 26.04.2013

22-27 апрель көннәрендә мәктәптә, "ТР һәм РФ ның Дәүләт символлары" дигән темага 1-9 нчы сыйныфларда парламент дәресләре үтә. Әлеге дәресләрне сыйныф җитәкчеләре сыйныф сәгатьләрендә үткәрәләр. Укучылар бик кызыксынып дәүләт символлары һәм аларның тарихын искә төшерәләр
-
Ата- аналар җыелышы 25.04.2013

Бүген, чираттагы мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Әлеге җыелышта сүз, 3 нче чирек нәтиҗәләре турында булды. "ФГОС- укытуда яңа стандартлар" дигән методик доклад белән 2 нче сыйныф укытучысы Хәсәнова Ф.Г.чыгыш ясады. Җыелышта ата-аналарга, укучыларның иминлеген тәэмин итү, "17 май- балалар ышаныч телефоны көне", IT- чемпион конкурсы, "Посмотри в глаза своему ребенку" акцияләре һәм башка сораулар турында мәгълүматлар җиткерелде.
-
Волейбол ярышларының зона этабы 25.04.2013

Бүген, безнең мәктәп базасында, 1999 елгы һәм аннан да яшьрәкләр арасында волейбол ярышларының зона этабы узды. Әлеге ярышларда Иске Чәчкаб, Кайбыч, Кошман мәктәпләреннән килгән командалар катнашты. Нәтиҗәдә, безнең мәктәпнең кызлар командасы да, малайлар командасы да 1 нче урын яулап финалда катнашу мөмкинлеге алды.
-
Зур җиңүебез! 23.04.2013

Әлеге яз, безнең мәктәп тарихына куанычлы вакыйга белән кереп калыр. Чөнки, укучыларыбыз Хөсәенова Ләлә һәм Шәмсетдинов Илназ (җитәкчеләре Гильманова Э.Р.), "Созвездие- Йолдызлык-2013" телевизион - эстрада фестивалендә, конферанс номинациясендә (уртанчылар төркеме) Республика күләмендә 3 нче урын яулап кайттылар. Әлеге җиңүгә укучыларыбыз 3 ел дәвамында тырыша- тырмаша килделәр. Арыган, туйган чаклар да булды. Ләкин әлеге җиңү киләчәккә зуррак баскычларга үрләргә өмет бирде. Укучыларга бүләк итеп диплом белән бергә телефон-андроид, акчалата бүләк, һәм йолдызлык медальләре тапшырдылар. Җиңүчеләребезне кайнар котлыйбыз, аларга алда тагы да зуррак җиңүләр телибез. Уңышлар сезгә!
-
Язгы өмә 20.04.2013

Бүген дәресләрдән соң мәктәп территориясен чүп-чардан арындыру өчен язгы өмәгә чыктык. Әлеге чарада 2-9 сыйныф укучылары һәм укытучылар коллективы- барысы да бик актив катнашты.
-
"Экология айлыгы" 19.04.2013

Татарстан Республикасында экология елы кысаларында, мәктәбебездә 2013 елның 15 апрель-15 май көннәрендә "Экология һәм әйләнә-тирәне саклау айлыгы" үткәрелә. Әлеге айлык кысаларында класс сәгатьләре үткәрелә башлады. Чираттагысын бүген, 6 сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Э.Г. үткәрде. Ул "Урманнарны саклыйк" дигән темага түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрде.
-
"Фән көне" 18.04.2013

Кичә, 17 апрель көнне 1 нче сыйныф укытучысы Мөхетдинова А.Н., әйләнә-тирә дөнья дәресе буенча "Фән көне" үткәрде. Әлеге чарада 1-4 нче сыйныф укучылары катнашты. Кичә "Йолдызлы сәгать" телевизион уены форматында оештырылган иде. Ял иткән арада, 1 нче сыйныф укучылары Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштырдылар. Әлеге китапка кергән берничә хайван һәм үсемлек турында сөйләделәр.
-
Рәсемнәр күргәзмәсе 16.04.2013

Мәктәптә сәләтле укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз күп. Шуларның берсе рәсем укытучысы- Хәйретдинова Л.Р.. Ул үзе дә бик матур ясый, укучыларны да шуңа өйрәтә. Иң күңеллесе шул- укучыларыбыз да рәсем сәнгатен үз итә. Бүген Лилия Рифкатовна укучыларның һәм үзенең эшләрен берләштергән рәсемнәр күргәзмәсе оештырды.
-
Г.Тукайның вафатына 100 ел 15.04.2013

Бүген халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның вафатына 100 ел. Шушы дата уңаеннан, мәктәптә Г.Тукайны искә алу кичәсе узды. Әлеге чараны татар теле укытучысы Булатова Г.А. оештырды. Укучылар "Исемдә калганнар" хикәясеннән өзек күрсәттеләр, шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр.
-
Күңелле ял 13.04.2013

Кичә, каникулның соңгы көнендә укучыларыбыз өчен бик күңелле вакыйга булды. 5-9 нчы сыйныф укучылары Казанга экскурсиягә бардылар. Әлеге күңелле чараны алар өчен мәктәп җитәкчелеге белән берлектә, Хәсәнова Э.Г. һәм Шагиева А.Г. оештырды. Әлеге чара кысаларында укучылар табигый байлыклар музеенда, боулинг клубта булдылар һәм 3D форматында "Парк Юрского периода-2" фильмын карадылар.








