МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 113 114 115 116 117 118 ( 119 ) 120 >>
-
"Ел укытучысы-2013" бәйгесе 12.02.2013

"Ел укытучысы-2013" бәйгесендә безнең мәктәптән инглиз теле укытучысы Шаһиева А.Г. катнашты. Район турының зона этабында ул 3 нче урынга лаек булды. Хезмәттәшебезне чын күңелдән котлыйбыз.
-
Сталинград сугышы 09.02.2013

Бөек Ватан сугышының иң дәһшәтле көрәше- Сталинград сугышы тәмамлануга быел 2 февральдә 70 ел булды. Әлеге дата уңаеннан мәктәптә тематик сыйныф сәгатьләре үткәрелде. Чираттагысы бүген 6 нчы сыйныфта узды. Сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Э.Г. укучыларга әлеге көрәшнең тарихын сөйләде, укучылар презентация әзерләгәннәр иде.
-
Укучыбыз зона ярышларында! 07.02.2013

Бүген, 9 нчы сыйныф укучысы Сөләйманов Ранис ТР укучыларының IX спартакиадасы кысаларында, 1997-1998 елгы егетләр арасында уздырылучы волейбол ярышларының зона турында район җыелма командасы составында чыгыш ясар өчен Тәтеш районына китте. Аңа уңышлар һәм хәерле юл телибез
-
4 нче сыйныф укучылары сынау узды 06.02.2013

Бүген, 4 нче сыйныф укучылары, 2010-2015 нче елларга планлаштырылган Татарстан Республикасында белем бирүнең стратегик үсеш чараларын тормышка ашыру максатыннан уздырылучы чара кысаларында, математика һәм татар теле фәннәреннән тест биремнәре эшләделәр. Иртәгә исә әлеге тестлар рус теле һәм әйләнә-тирә дөнья фәннәреннән уздырылачак. Сынауда 10 укучы катнаша.
-
Ата-аналар җыелышы 04.02.2013

2 нче февраль көнне, 9 сыйныф укучылары һәм аларның әниләре белән берлектә җыелыш булды. Әлеге җыелыш, ТР ның Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2013 нче елның 15 гыйнварында чыккан 31/13 №лы боерык "Об утверждении Порядка организации и проведения в 2013 году ГИА обучающихся, освоивших основные общеобразовательные программы основного общего образовани, с использованием механизмов независимой оценки знаний путем создания Государственной экзаменационной комиссии РТ" ка таянып алып барылды. Җыелышта 9 нчы сыйныф укучылары, аларның әниләре, укучылар имтихан бирә торган фән укытучылары, мәктәп җитәкчелеге катнашты. Укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Э.Г.Хәсәнова югарыдагы боерыкка һәм район мәгариф бүлегеннән җиткерелгән мәгълүматларга таянып имтиханнар һәм аларны бирү тәртибе белән таныштырды. Фән укытучылары да үз фәннәреннән имтихан бирү тәртипләре белән таныштырып чыктылар.
-
Математикадан ачык дәрес 31.01.2013

Мәктәптә ел башында кабул ителгән план нигезендә, төрле фәннәрдән ачык дәресләр күрсәтү дәвам итә. 28 гыйнвар- дүшәмбе көнне чираттагысын математика һәм информатика укытучысы Гильманова Э.Р. уздырды. Ул 5 нче сыйныфта математикадан яңа стандартлар буенча "Ялгыз һәм аралаш вакланмалар" темасына яңа материал аңлату дәресен күрсәтте. Әлеге дәреснең максаты "Укучыларны ялгыз һәм аралаш вакланмалар белән таныштыру, аларны аера белүләренә ирешү" иде. Дәрестә укучылар теманы үзләре ачтылар, дәрескә үзмаксат куйдылар, парларда эшләделәр. Укучылар дәрестә үзләрен иркен тоттылар, актив һәм теләп катнаштылар.
-
"Президент ярышлары" 27.01.2013

Кичә, безнең мәктәптә, укучыларның Бөтенрусия спорт ярышларының районкүләм этабы - "Президент ярышлары" узды. Шуңа районыбызның барлык мәктәпләреннән укучыларны һәм аларны әзерләүче укытучыларны кабул иттек. Программага 6 төрле ярыш кертелгән иде. Шунысы куанычлы, шәхси беренчелектә, " 3 х 10 м га челночный бег" ярышында, үзебезнең укучы- 9 нчы сыйныфтан Сөләйманов Ранис 3 нче урынга лаек булды. Аңа медаль һәм мактау кәгазе бирделәр.
-
Ачык дәрес 23.01.2013

Бүген, 3 нче сыйныф җитәкчесе Шагиәхмәтова Г.Х. математика фәненнән яңа стандартлар буенча ачык дәрес уздырды. Дәреснең темасы- "Сумманы санга тапкырлау" иде. Укучылар дәреснең темасын үзләре ачтылар, дәрестә бик актив катнаштылар. Дәрестә укытучы белән укучылар арасындагы тыгыз бәйләнеш сизелә, балалар һәр биремне теләп һәм уйлап эшләделәр.
-
Ата- аналар җыелышы 20.01.2013

17 нче гыйнвар көнне 2 чирек, 1 нче яртыеллык нәтиҗәләре буенча мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Җыелышты "Укучыларның сәламәтлеген саклау- мәктәп һәм ата-ананың төп бурычы" дигән темага доклад белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гильманова Э.Р.чыгыш ясады. Аннан соң төрле темаларга сөйләшүләр булды. Шуның берсе- укучыларны өстәмә ашату мәсьәләсе. Ахырдан 9 нчы сыйныф укучыларының әти-әниләре өчен рус теле һәм математика фәннәре буенча бирелгән пробный ГИА нәтиҗәләренә анализ ясалды. Җыелышта 21 әти- әни катнашты.
-
"Чисталык дәресе" 17.01.2013

Кичә мәктәптә, РМБның 14.01.2013 нан 10 нчы № приказы нигезендә "Чисталык дәресе" узды. Әлеге дәрестә сыйныф җитәкчеләре укучыларга экологиягә, табигый ресурсларга сакчыл караш булдыру турында сөйләделәр, презентацияләр карадылар. Ахырдан сыйныфларда генераль җыештыру уздырылды.








