МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 111 112 ( 113 ) 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Активистлар слеты 03.06.2013

1 июнь- Халыкара балаларны яклау көнендә, мәктәбебезнең 10 актив укучысы районда акивистлар слетында катнашып кайтты.
-
"Шатлык көне" 28.05.2013

Бүген, дәресләрдән соң,без "Шатлык көне" н уздырдык. Аның өчен, ямьле Бәрле буена төшеп, төрле уеннар уйнадык, бәрәңге, шашлык пешердек, балык тоттык. "Шатлык көне" күңелләрдә зур шатлык хисе уятты.
-
Соңгы кыңгырау 25.05.2013

Бүген уку елының иң истәлекле көне. Барлык мәктәпләрдә дә соңгы кыңгырау яңгырый. Безнең мәктәптә ул - 4 укучы өчен яңгырады. Мәктәбебез, канат ярган 4 бөркетен олы юлга озатты. Уңышлар сезгә укучылар, киләчәктә сезнең турында бары куанычлы хәбәрләр генә ишетергә насыйп булсын иде!
-
Ата-аналар җыелышы 24.05.2013

Бүген бездә мәктәпкүләм ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта иң элек, 9 нчы сыйныф укучылары һәм аларның әниләре белән имтиханнар турында сөйләшү булды. Аннан соң уку елына анализ ясалды. Директор, завучлар еллык эшкә нәтиҗә ясап чыгыш ясадылар. Җәйгә һәм киләсе уку елына планнар белән таныштырдылар.
-
Фән көне 23.05.2013

Бүген, 4 нче сыйныф укытучысы Габидуллина Л.Ә. үзенең сыйныфы белән "Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар" дигән КВН үткәрде. Әлеге чара, фән көннәре кысаларында, укучыларның дәрестә алган белемнәрен ныгыту, югары әхлак сыйфатлары һәм туган телебезгә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Укучылар "Яшь Җәлилчеләр" һәм "Тукай оныклары" исемендәге 2 командага бүленеп көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, аз гына өстенлек белән "Тукай оныклары" командасы алга чыкты.
-
Бакчадагы эшләр 22.05.2013

"... Җил дә вакытында исә, яңгыр да вакытында ява". Димәк, бакчада утыртылган яшелчәләргә үсү өчен шартлар бар. Ләкин шул ук вакытта чүп үләне дә көтеп тормый, ул да башын калкыта. Укучыларыбыз түтәлләрне чүп үләннәреннән арындыру өчен күп көч куялар.
-
"Ике йолдыз" 16.05.2013

Бүген мәктәптә, "Ике йолдыз" дип аталган дуэтлар конкурсы узды. Әлеге конкурсны оештыручы һәм уздыручы, мәктәпнең музыка укытучысы- Хисамова Резедә Мансур кызы. Конкурс 3 номинациядә- "Вокал дуэтлар", "Инструменталь дуэтлар", "Биюче дуэтлар" узды. Катнашучылар күп булды, "Вокал дуэтлар" номинациясендә 1 урынны 5 нче сыйныф кызлары-Гаттарова Адилә - Хисамова Илсөя алды, "Инструменталь дуэтлар" номинациясендә 1 нче урынга, 3 сыйныф укучылары игезәк бертуганнар Гаттаров Рамил-Ранис лаек булды. Алар, Республикабыз президенты Миннеханов Рөстәм Нургали улы 14 май көнне бүләк иткән баяннарда, көйләрдән тезмә уйнадылар. "Биюче дуэтлар" номинациясендә, катнашучы бары тик 1 генә пар булды.Болар- 2 нче сыйныф укучылары Галиуллин Илфар-Хөсәенова Илгизә. Тамашачы мәхәббәтен дә нәкъ менә алар яулады.
-
Бердәм Универсиада көне 15.05.2013

Бүген бездә, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2013 елның 30 апреленнән чыккан 1733/13 нче № лы боерыгы нигезендә "Бердәм Универсиада көне" уздырылды. Бүген, гаилә көне булуын да истә тотып, әлеге чарага ата-аналарны да җәлеп иттек. Чаралар планлаштырылган тәртип буенча үткәрелде. Иң элек, 1-9 нчы сыйныфларда бердәм Универсиада дәресе уздырылды. Әлеге дәресне уздыру өчен материал, http://mon.tatarstan.ru сайтыннан һәм укытучыларның үзләре әзерләгән презентацияләреннән алынды. Аннан соң 5-9 нчы сыйныф укучылары өчен футбол ярышы, ә 1-4 нче сыйныф укучыларының әти- әниләре белән берлектә күңелле эстафеталар, җиңел атлетика һәм шахмат ярышлары оештырылды.
-
Күмәк хезмәт 13.05.2013

Бу уку елы дәвамында мәктәптәге зур эшләрне әтиләр ярдәменә таянып башкардык. 11, 12 нче май көнне әтиләрне кабаттан өмәгә җыйдык, бу юлы мәктәп коймаларын төзекләндерү өчен. 2 көн дәвамында әтиләр (абыйлар) ауган коймаларны турайту буенча зууур эш башкардылар. Без аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Балаларның сәламәтлеге сагында 13.05.2013

Даими рәвештә авыл фельдшеры Сафина Л.Х белән элемтәдә торабыз. Укучыларга тиешле прививкаларны ул даими рәвештә мәктәпкә килеп ясый. Бүген исә туган көннәре апрель- май аенда булган 7 укучыга "Манту реакциясе"н тикшерү привикалары ясап китте.








