МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << 101 102 103 ( 104 ) 105 106 107 108 109 110 >>
-
Гаилә бәйрәме бездә! 13.02.2014

Бүген, 7 нче сыйныф җитәкчесе Хәсәнова Э.Г., үзе җитәкләгән сыйныфта традициягә әйләнгән чараны- "Гаилә бәйрәме"н үткәрде. Әлеге чараны укытучы, һәр чыгарылышы белән ел саен үткәрә. 5 укучының әти- әнисе зур теләк белән бүген дә мәктәпкә җыелдылар. Араларында 2 генә әни юк, аларының да сәбәпләре җитди- яңа туган балаларын калдыра алмыйлар. Чараның беренче өлеше эшлекле өлеш булды - сыйныф җитәкчесе методик доклад белән чыгыш ясады, икенче өлешендә исә, тәрбияви мәгънәгә ия булган уеннар үткәрелде. Укучылар музыкаль номерлар белән чыгыш ясадылар, Шулай ук, укучыларның кичләрен гаиләдә эшләнгән кул эшләреннән күргәзмә дә оештырылган иде.
-
1 нче сыйныфта "Әлифба бәйрәме" 12.02.2014

Бүген мәктәбебездә, 1 нче сыйныфларның зур бәйрәме- "Әлифба бәйрәме узды". Әлеге бәйрәм укучылар әлифба китабын тәмамлаганнан соң, һәр елны үткәрелә. Быел, укучылар әлеге бәйрәмгә нык әзерләнеп, сары автобуска утырып килделәр. Тукталышларда төрле биремнәр үтәделәр: белемнәрен тикшерделәр, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Әлеге чарада әниләре дә катнашты, алар "Әниләр тукталышы"нда төрле сорауларга җавап бирделәр, балаларга бүләкләр дә әзерләгәннәр иде. Сыйныф җитәкчеләре Габидуллина Л.Ә. әлеге чараны бик күңелле итеп оештырды.
-
"Чаңгы юллары-2014" 09.02.2014

Бүген мәктәбебезнең укытучылар һәм укучылар коллективы, Россиякүләм "Чаңгы юллары-2014" акциясе кысаларында чаңгы ярышларында катнашты.
-
Парлы биюләр конкурсы 04.02.2014

Бүген мәктәптә парлы биюләр конкурсының икенче этабы - Латин Америкасы биюләре конкурсы үтте. Конкурсның әлеге этабына һәр сыйныф Латин Америкасының бер биюен әзерләгән. Ча-ча-ча, танго, джайв, румба, самба, кантри, биюләре безнең укучылар башкаруында бик матур килеп чыкты, костюмнары да бик матур, күз явын алырлык иде. Шулай итеп, конкурсның соңгы этабына старт бирелде, бу- парлы халык биюләре конкурсы. Нәтиҗәләр 3 нче этаптан соң ясалачак. Укучыларга, һәм аларны әзерләгән сыйныф җитәкчеләренә зур рәхмәт белдерәбез! Афәрин!
-
"Батырлык дәресе" 27.01.2014

Бүген Ленинград блокадасының тулысынча азат ителүенә - 70 ел. Әлеге уңайдан мәктәптә "Батырлык дәресләре" үткәрелде. 1-2 нче сыйныфлар өчен әлеге дәресне 2 нче сыйныф җитәкчесе Мөхетдинова А.Н. үткәрде. Ул әзерләгән презентациядә шәһәр халкының ачлы-туклы яшәвен, "Дорога жизни" нәрсә аңлатканын, Таня Савичева көндәлеген күрергә була иде. 5 - 7 нче сыйныфлар өчен дәресне тарих укытучысы Габидуллина Г.И. үткәрде. Ул башта укучыларны Ленинград шәһәренең тарихы белән таныштырды, аннан соң "Секретные материалы" циклыннан "Освобождение" ("Азат ителү") документаль фильмын күрсәтте. Соңыннан фикер алышулар булды. Калган сыйныфларда шулай ук дәресләр үтте, аларны сыйныф җитәкчеләре үткәрде.
-
Бадминтонда уңыш елмайды! 26.01.2014

23 нче гныйнвар көнне, безнең мәктәптә 6 команда: Иске Чәчкаб, Кайбыч, Подберезье, Меми, Чүти, Бәрлебашы мәктәпләре командалары катнашында, 2002 елгы һәм аннан да яшьрәк укучылар арасында бадминтон ярышы узды. Әлеге ярыш, 1-2 урынны яулаучы командаларга югары лигада чыгыш ясау мөмкинлеге бирү өчен үткәрелде. Команда составында 4 укучы: 2 малай һәм 2 кыз. Безнең мәктәп командасында игезәк бертуганнар Рамил һәм Ранис Гаттаровлар шәхси беренчелектә 1-2 нче урыннарны яулап, командага 1 урын алып килделәр. Укучыларыбызны әлеге уңышлары белән кайнар котлыйбыз, аларга югары лигада сынатмауларын һәм яхшы нәтиҗәләр телибез!
-
"Охрана труда" буенча укулар 25.01.2014

Бүген мәктәптә барлык хезмәткәрләр белән "Охрана труда" буенча укуларның чираттагысы уздырылды. Әлеге укулар, мәктәп хезмәткәрләренең куркынычсызлык кагыйдәләрен белү һәм үтәүләрен өйрәтү максатыннан үткәрелде. Укуларны мәктәп директоры Хәсәнов А.А. оештырды. Бүгенге тема электр куркынычсызлыгына багышланган иде. "Укучылар" ның белемнәре киләсе укулар вакытында махсус комиссия тикшерәчәк.
-
Тимурчылык эше дәвам итә 24.01.2014

Мәктәбебездә "Игелек кыл" акциясе кысаларында тимурчылар үз эшләрен дәвам итәләр. Авылыбызда ялгыз яшәп, ярдәмгә мохтаҗ булучылар күп түгел. Шулай да укучылар өлкәннәрнең өйләренә хәлләрен белергә баралар. Кыш көне исә карларын көриләр. Бу көннәрдә укучыларыбыз сыйныф җитәкчеләре белән берлектә үзләре шефлык иткән әби-бабайларга барып ишегалды, өй тирәләрен кардан чистарталар.
-
Математикадан ачык дәрес 22.01.2014

Төп мәктәптә яңа стандартларга күчүгә әзерләнү максатыннан мәктәбебездә ачык дәресләр үткәрү, тәҗрибә уртаклашу дәвам итә. Бүген математика укытучысы Галиуллина А.С. 5 нче сыйныфта "Ялгыз һәм аралаш вакланмалар" темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрес тема буенча белем һәм күнекмәләр бирү, фәнгә кызыксыну уяту, математик чаралар ярдәмендә бүгенге җәмгыятькә яраклашырдай шәхес тәрбияләү, әлеге фәннең тормышта әһәмиятен аңлауга юнәлеш бирүгә корылган иде. Дәрестә төрле метод берләшмә укытучылары катнашты. Дәрес бик эчтәлекле узды. Ахырдан дәрескә үзанализ һәм анализ ясалды.
-
Откытый урок по русскому языку 21.01.2014

Сегодня в 7 классе, учительница русского языка и литературы Хасанова Э.Г. провела открытый урок русского языка на тему "Причастие. Значение и синтаксическая роль". С целью подготовки внедрения новых стандартов в основной школе, урок был построен с учетом требований ФГОС. Совместно с обучающимися была сформулирована тема, цель урока, на каждом этапе урока проводилась рефлексия. Урок был нацелен на формирование УУД. Подводя итог был дан самоанализ и проведен анализ урока.








