МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе"
Визитная карточка
| Адрес: | 422330, РТ, Кайбицкий район, село Старые Чечкабы, ул. Центральная, д. 57 |
| Телефон: | +7(843)-703-08-57 |
| E-Mail: | sch1496@rambler.ru; Schkb.kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Старочечкабская ООШ" |
| Руководитель: | Калимуллин Айрат Азатович |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 34 учащихся и 9 воспитанников/ 34 укучы һәм 9 тәрбияләнүче бала |
| У нас учат: | 11 учителей и 1 воспитатель/ 11 укытучы һәм 1 тәрбияче |
МБОУ "Старочечкабская основная общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан"/ МБГБУ "Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Иске Чәчкаб төп гомумбелем бирү мәктәбе" - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
"Синең куркынычсызлыгыңның бишлеге" 11.10.2016

Безгә кунакка Кайбыч районы эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм гаилә уңышсызлыкларын профилактикалау инспекторы Әхмәтова Лилия Шәүкәт кызы килде. Ул башлангыч сыйныф укучылары белән "Синең куркынычсызлыгыңның бишлеге" ("Твоя пятерка безопасности") дигән темага әңгәмә үткәрде. Үз чыгышында ул укучыларны өйдән әти - әни рөхсәте белән генә чыгып китергә яраганлыгын, таныш булмаган кешеләр белән аралашырга, алардан бернәрсә дә алырга ярамаганлыгын, юлда йөргәндә юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген тагын бер кат исләренә төшереп үтте.
-
Котлыйбыз! 10.10.2016

Быелгы укытучылар көне безнең мәктәпкә зур куаныч алып килде. Әлеге көн уңаеннан район мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәм чарасында, башлангыч сыйныфлар укытучысы Габидуллина Лютция Әгъзам кызы мәгариф өлкәсендә куйган фидакарь хезмәте, укыту һәм тәрбия процессында ирешкән казанышлары өчен "Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының мактау грамотасы" белән бүләкләнде. Безнең мәктәп тарихында беренчеләрдән шушы югары бүләккә ия булган Лютция Әгъзамовна әлеге мактауга чын мәгънәсендә лаек! Без аны чын күңелебездән котлыйбыз һәм киләчәктә эшендә зур уңышлар, сәләтле һәм белемле укучылар, укучыларының хөрмәтен, ата-аналарның рәхмәтен тоеп яшәвен һәм эшләвен телибез!
-
Волейбол- безнең спорт төре! 09.10.2016

Кичә, 8 нче октябрь көнне "Салават күпере" спорт-сәламәтләндерү комплексында 2003 елгы һәм аннан да кечерәк яшьтәге укучы балалар арасында волейбол ярышы узды. Әлеге ярышта безнең мәктәптән кызлар һәм ир балалар командасы катнашты. Уңышларыбыз мактанырлык. Кызларыбыз (тренерлары Хәйретдинова Лилия Рифкать кызы) әле беренче тапкыр гына катнашуларына карамастан 3 нче урынны, ә ир балаларыбыз (тренерлары Хәсәнов Илнур Рафаил улы) 1 нче урынны яулап кайттылар. Ә иң мөһиме шул- ир малайларыбыз инде 3 ел рәттән беренчелекне бирмиләр, димәк кубок бөтенләйгә безгә калачак! Укучыларыбызны һәм аларны җиңүгә алып килгән укытучыларыбызны әлеге зуууур уңышлары белән котлыйбыз, һәм яңа җиңүләр теләп калабыз!
-
Медицина тикшерүе уздык 06.10.2016

Кичә, 5 нче октябрь көнне район үзәк хастаханәсе табиблары укучыларга медицина тикшерүе уздырырга килделәр. Табиб Таулбаева А.Р һәм шәфкать туташы Ибраһимова М.Р. укучыларның буйларын, авырлыкларын үлчәделәр, үпкә эшчәнлеген тикшерделәр, хроник авыруларының булу-булмавын ачыкладылар. Шулай ук укучыларның физик үсешен, сәламәтлек төркемен, физкультура төркемен билгеләделәр һәр укучыга сәламәтлекләрен саклауга үзләренең киңәшләрен бирделәр.
-
Укытучылар көне узды 05.10.2016

Бүген укытучылар көне! Димәк, бүген безнең мәктәптә "Дуслык иле" укучылар үзидарәсе оешмасы тулы көченә эшли. Иртән- иртүк ишектән кергән укытучыларны укучыларыбыз чәчәк букетлары, шарлар, котлау сүзләре язылган йөрәк формасындагы открыткалар белән каршы алдылар. Укытучы да булып карадылар үзләре, 1- 7 нче сыйныфларда дәресләрне алар укыттылар. Ә иң мөһиме, алар безгә бик матур һәм кызыклы концерт программасы әзерләгәннәр иде. Укучыларыбызга тырышканнары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Ә инде коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап эшләрендә зур уңышлар, сәләтле һәм белемле укучылар телибез!
-
"Тормыш иминлеге нигезләре" фәненнән ачык дәрес 04.10.2016

Бүген, Гражданлык оборонасы көнен бәйрәм итү уңаеннан, илебез мәктәпләрендә тормыш иминлеге дәресләрендә Россиякүләм ачык дәресләр үтте. Әлеге чарадан безнең мәктәп тә читтә калмады. ТИН укытучысы Хәсәнов Айрат Габделхак улы үткәргән ачык дәрестә укучылар, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен, төрле куркыныч һәм экстремаль ситуацияләрдә югалып калмау чараларын искә төшерделәр, практик биремнәр белән үзләренең белемнәрен ныгыттылар
-
Казаныбыз өчен бердәм тавыш бирдек! 04.10.2016

Россия Үзәк Банкының 200 һәм 2000 сумлык яңа купюралары 2017 нче елның ахырында кулланылышка керергә тиеш. Яңа акчаларга кайсы шәһәрләрнең сурәтләре төшереләчәген ачыкларга нибары 4 көн калып бара. Димәк көрәшнең иң кызу өлешенә чыктык дигән сүз бу. Укучыларыбыз да укытучыларыбыз да төрле ысуллар белән үзләренең тавышларын инде бирделәр. Күрше - күләннәр, өлкән әби-бабайларыбызга да тавыш бирергә ярдәм иттек хәтта. Өлкәннәр көне уңаеннан үткәрелгән мәҗлес тә Казаныбыз өчен тавыш бирү белән башланып китте.
-
Уңыш бәйрәмендә катнаштык 03.10.2016

Кичә, 2 нче октябрь көнне район үзәгендә район мәктәпләре катнашында Уңыш бәйрәме узды. Әлеге бәйрәмдә һәр мәктәп җәйге чорда мәктәп яны участогында эшләү нәтиҗәсен - җыеп алынган уңышны жюрига тәкъдим иттеләр. Җыр-бию белән үрелеп барган әлеге чарага һава торышының бик матур булуы да ямь өстәде. Призлы урынны яулый алмасак та, күңелебезне төшермәдек, әлеге чарадан ел буена җитәрлек күңелле тәэсирләр алып кайттык.
-
Өлкән яшьтәге авылдашларыбызны котладык 30.09.2016

Кичә, Кайбыч авыл җирлеге Иске Чәчкаб авылында яшәүче өлкән яшьтәге авылдашларыбызны мәктәпкә җыеп корбан ашы уздырды. Әлеге чарада авылдашларыбызны якынлашып килүче өлкәннәр көне белән котлау да оештырылды. Мәҗлестә Хәялиев Рәмис Рафис улы, Петухова Фәния Фәрит кызы, Сафин Рәмис Габбас улы да катнаштылар. Өлкән яшьтәге авылдашларыбызны котлауда мәктәп укучылары һәм укытучыларының да көче керде.
-
5 нче сыйныф укучылары мониторинг үтә 30.09.2016

5 нче сыйныф укучылары бүгенге көннәрдә тырышып -тырмашып башлангыч сыйныфтан алынган белемнәренең ныклыгын дәлиллиләр. Әлеге тикшерүләрне укучылар ГБУ "РЦМКО" тарафыннан оештырылган диагностик биремнәрне башкарып үтәләр. 28 нче сентябрь көнне математикадан биремнәр башкардылар инде, ә бүген исә рус теленнән мониторинг үтүче укучыларыбызга уңышлар телибез!








